внеклассное мероприятие_41582



Шаян каләмле абый.

Ш.Галиевнең 80 яшь тулу уңаеннан уздырылган әдәби-кичә.

Уку залында китап күргәзмәсе оештырылган.Язучының портреты,китаплары.Газета-журнал битләреннән мәкаләләр урнашкан.

Мин-Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай!

Ут малай!

Мин-бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин ,мин,

Мин бик

Тыйнак мин!

Алып баручы: Сабый чакта танылган,укылган әсәрләр күңелдә гомерлеккә уелып кала.Беренче карашка гади генә,беркатлы гына тоелган ул шигырьләр,әкият-хикәяләр безне гомер буе озата бара.Балалар әдәбияты-халкыбызның иң затлы рухи хәзинәсе ул.Шуңа күрә балалар өчен иҗат итү- язучының иң зур бәхетедер ул.

Алып баручы:Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллинның туган җире-Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылы,туган елы-1928елның 20 ноябре.Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә.1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый,әмма әтисе Бөек Ватан

сугышында һәлак булу сәбәпле,укырга мөмкинлеге калмый.Ике ел колхозда эшли.Беренче шигырьләрен 1945 елның гыйнварында яза,газета битләрендә 1948 елдан күренә башлый.1953 елның көзендә аны Казанга “Чаян” журналына эшкә чакыралар.Ул башта әдәби хезмәткәр,аннары бүлек мөдире булып эшли.

1 Алып баручы: Ш.Галиев балалар поэзиясенә алтмышынчы еллар башында “Яшь ленинчы” газетасында дөнья күргән комик герое Шәвәли килеп керә.Ул балаларның үз герое.Аңарда балаларга хас бөтен үзлекләре бар. Бу образ шигырьдән шигырьгә кызыклы яклары белән ачыла бара.Шәвәли хыялланучан һәм эзләнүчән,шаян һәм тапкыр малай,бераз гына хәйләкәр дә, тәҗрибәсезлеге аркасында ялгыша да.Шул сыйфатлары белән бездә елмаю уята.

Балалар,Шәвәлине нинди икәнлеген күз алдына китердегезме? Әйдәгез һәркайсыбыз аны ничек күз аллый рәсемгә төшерик әле?Бәйге тәкъдим итәм.

2 Алып баручы:

Ш.Галиев шигырьләре балаларны иң элек үзләренең тематик “сәерлеге” һәм шаян характерда булулары белән җәлеп итә. Ул поэзиядә табышмаклы шигырь юнәлешен яңартты.Шигырь ахырында шагыйрь көтелмәгән нәтиҗә ясый,төп фикерне уйлап табуны укучының үзенә калдыра.

“Узып киттем мин автобусларны”

Әй барам,барам,

Барам бер заман,

Барам бик кызу,

Барам бик яман.

Аяк астында

Уйный тик тузан,

“Эх” тә итмичә

Барсын да узам.

Узып киттем мин

Автобусларны,

Велосипедта

Чыккан дусларны.

Троллейбусларны,

Самосвалларны,

Жигули»ларны

Уздым аннары.

Артта калдырдым

«Зил»ныВолга»ны,

«Запорожец»ны

Әйтмим дә аны!

Ышанмыйсыңмы

Монда әллә син?

…Туктаган иде

Алар һәммәсе.

1 Алып баручы: “Шәүкәт” исеменең мәгънәсе көч,куәтне аңлата.Ул “олылык”,”бөеклек” мәгънәсен дә үз эченә алган.Ничек итеп көчле,куәтле булырга икән?Әйдәгез,шуның серенә төшеник әле.

Камырша“ шигырен сөйләү

2 Алып баручы: Шәүкәт Галиев үзенең шигырьләре аша балаларга туган җир кадере, дуслык,хезмәт,намус кебек төшенчәләрне сеңдерә.Балалар аңларлык телдә танып-белү мәгълуматлары бирә.

Светофорның өч сүзе” шигырен сөйләү.

1 Алып баручы: Ш.Галиев үзенең шигырьләре аша чама хисен белмәүчеләрне,мактанчыкларны тәнкыйтьли.Эш сөймәүче ялкауларга ул аеруча кырыс.

Бикмулла шигырен сөйләү.

2 Алып баручы : Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы хезмәтләрен күздә тотып,1972 елда “Шәвәли”,”Гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр”,”Кызык”,”Тәмле йорт”,”Котбетдин мәргән”исемле шигырь китаплары өчен,Шәүкәт Галиевкә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде,ә1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан “Заяц на зарядке» китабы өчен ул 1982 елгы Халыкара бүләк-Г.Х.Андерсен исемендәге диплом белән бүләкләнде.

1995 елда “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ә 1996 елда Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе булды.

Ш.Галиев 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

1 Алып баручы : Шәүкәт Галиев ике дистәдән артык шигырь җыентыгы бастырып чыгарды.Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья-нәниләрдән алып,мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы:уеннары,шатлык һәм борчулары,шаянлыклары һәм батырлыклары белән очрашабыз.Бу шигырьләр әти-әнигә хөрмәт,туган җиргә,хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган,алар үгет нәсихәтсез безнең күңелебезгә үтеп керә.

2 Алып баручы : Шаян каләмле шагыйрь Ш.Галиевнең иҗат мөмкинлекләре зур.Ул үз укучыларын гүзәл шигъри табышлары белән әле бер генә сөендермәс.Чөнки шагыйрь үз шигырьләренең балалар күңеленә,алар рухына,җан сораган витаминнар кебек үк, кирәкле һәм кадерле икәнен яхшы белә.Без шаян шагыйребезгә озын гомер,иҗади уңышлар телибез.

Ш.Галиевның түбәндәге шигырьләре яттан сөйләнелде:

“Хәзинә”

“Өч тиенгә”

“Онытылган”

“Рус казлары :га-га-га “

“Сарыкмахерская “ һ.башкалар

Әдәби кичә викторина белән тәмамланды.

1.Ш.Галиев кайда һәм кайчан туган?

2.Ш.Галиев Казанда чыга торган кайсы журналда эшли?

3.1962 елда чыккан ,махсус балаларга атап язылган җыентыкның исемен әйтегез.

4.Кайсы китабы өчен Ш.Галиев Г.Х.Андерсен исемендәге Диплом белән бүләкләнде?

5.”Иләвәш”нең сере нидә?

6.Ш.Галиевкә “Татарстан Республикасының халык шагыйре” исеме ничәнче елда бирелә?

7.Шәүкәт-исеменең мәгънәсен кайсыгыз белә?

8.Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген Ш.Галиев ничәнче елда ала?

9.Сабан туенда Тимершаны җиңгән малайның исеме ничек?

10.Ш.Галиев балалар өчен барлыгы ничә китап язган?

11.2007 елда Ш.Галиевнең китабы “Ел китабы” бәйгесендә 1 урынны алды.Ул китапның исеме ничек?

12. Шук малай,



Үткен малай,

Ут малай! Кем ул?

Җаваплар:

1.1928 нче елның 20 ноябрендә Апас районы Олы Бакырчы авылы.

2.”Чаянда”.

3.”Камырша”.

4.”Заяц на зарядке «

5.Сүз арттан укыла- Шәвәли.

6. 1995 елда.

7. Көч,куәт,олылык,бөеклек.

8.1972 елда ала.

9.Сабир.

10. Ике дистәдән артык.

11.”Шәвәли китабы “.

12. Шәвәли








sitemap
sitemap