нием сочинение



Әнием.

Әни… Әнием… Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга, түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар — безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар – безне яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә.



Әнием безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Әни булганда , өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур һәрберебезгә җылылык бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм. Әнием кешеләргә карата шәфкатьле,  ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле , акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә.

“Җәннәт -аналарның аяк астында,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда , без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.

Теләче урта мәктәбенең

9 нчы сыйныф укучысы

Әсәдуллина Руфия








sitemap
sitemap