минем нсел шрм



Татарстан республикасы

Балтач районы

Алан урта мәктәбе

Тема : Минем нәсел шәҗәрәм

Хабибрахманова Сөмбелә

Алан урта мәктәбе, 4 класс

Фәнни җитәкче:

Хабибуллина Т.М

Эчтәлек

Кереш…………………………………………………………………3-4

Төпөлеш:

§1. Шәҗәрә ………………………………………………………………………………..

§2. Хабибрамановлар нәселе……………………………………………………….4-8

Йомгаклау……………………………………………………………..9

Кулланылган әдәбият………………………………………….……10

Кушымта …………………………………………………………………………………

Кереш

Татар халкының бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү. Шәҗәрә аркылы халык ата- бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына инанган.Шәҗәрәне өйрәнү – белү мәсьәләләре Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә нигезле тикшерелә.

“Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый.Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури.Моннан кала гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту фарыз. Болай эшләү өлкән буынны изге итеп тану, борынгыларга табыну, аларның яхшы эш- гамәлләре белән горурлану булып тора. Ә бу, үз чиратында, кешене сафландыра, яхшы ниятле итә, изге уй- гамәлләрне алга сөрә.

Өлкән буын белән яшьләр арасындагы мөнәсәбәт, рухи элемтә – мәңгелек мәсьәлә ул. Яшьләрне тәрбияләүдә өлкәннәр тәэсире бик кирәк. Шул очракта гына яшь кешегә үз нәсел шәҗәрәсен үзләштерү өчен уңай шартлары туа.Нәсел чылбырында үзенең булуын тою кешедә яхшы гамәлләр белән горурлану тойгысы, шуңа лаек булырга тырышу теләге тәрбияли.Моның өчен яшьләрнең зирәк һәм тәҗрибәле өлкәннәр киңәшенә һәм өйрәтүләренә колак салуы, алардагы уңай сыйфатларны үзләштерүе кирәк.Өлкәннәргә хөрмәт алар белән бергә яшәгәндә күбрәк чагылыш таба.Хәзер шәһәрдә генә түгел, авылларда да ата- анасы, улы, оныгы белән бергә яшәү сирәк күренешкә әйләнеп калды. Гаилә әгъзалары арасында аралашу да тансык бер шөгыль була бара. Бу хәл буыннар чылбырының йомшаруына, кардәшлектә аралашу өзелүгә китерә, гаилә традицияләренең, гореф – гадәт һәм йолаларның буыннан – буынга күчемлелеген тоткарлый.Шуңа күрә монда иң мөһиме шул :һәр әби- бабай һәм ата- ана үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш- гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, гадәт- йолаларны балаларга тапшырырга тиеш.

       Мин үземнең җиде буын бабам белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр. Үзебезнең шәҗәрәбезне мин шулай күз алдына китерәм.

      Җиде буынга кадәр үз нәсел – нәсәбәңне белү – һәркем өчен гадәти хәл булган.Без, бүгенге көн яшьләре, җиде буыныбызны беләбезме? Минем бабаларым кемнәр булганнар? Шушы сорауларга җавап эзләү мине әлеге хезмәтне эшләргә этәрде. Ул түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

Нәселемнең каян килеп чыкканлыгын өйрәнү.

Буыннар арасындагы бәйләнешне барлау.

Гаилә шәҗәрәсен булдыру.

Алдыма бурыч куйдым: нәселебез турында мәгълүмат җыю һәм аны билгеле бер тәртипкә салу, бабаларымның үткәнен барлау. Гаилә архивы материалларын анализлау, сораштыру, әңгәмә алымнарыннан файдаландым. Әлеге хезмәтне эшләгәндә миңа эбием истәлекләре, авылдашыбыз Камалов Мөбәрәк бабай хәтирәләре терәк булды, шулай ук интернет челтәре мәгълүматләре ярдәм итте.

II Төп өлеш

§ 1.Шәҗәрә

Шәҗәрә ул – үткәннәрдән

Киләчәккә тәрәзә.

Һәр халыкта , һәр заманда

Шәҗәрәдә дәрәҗә.

Дамир Гарифуллин

Туган җир,туган туфрак, туган нигез …. Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын,аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта.Биредә аның әти-әнисе гомер итә,нәселдәш туганнары яши,ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

       Кеше җирдә ни өчен яши ? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. “Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң,игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”,-   дигән борынгы акыл ияләренең берсе.Аның бу гыйбрәтле сүзләрен ничек аңларга соң? Игелекле нәсел калдыр – бу сүзләр, минемчә кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчедән, нәселең игелекле булсын дисәң, үзең дә игелекле булырга тиешсең – буыннар чылбырын тоташтыручы нәсел шәҗәрәсе. Шушы чылбыр өзелмәсӘ,

һәрбуынның эшләре турында тарих битләренә күп мәгълүмат язылып киләчәк буыннарга тапшырыла барачак. Димәк,без дә аның битләрен актарабызһәм үзебез дә бу китапны язабыз.

“Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, -диләр борынгылар.Шулвакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең үз халкының үткәнен яхшы белә”.Халкыбызда борын- борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган.Шәҗәрәләр белү, язып бару- матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата- бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.

Нәрсә соң ул шәҗәрә? Гарәп теленнән кергән “шәҗәрә ”сүзе агач дигән мәгънәне белдерә.Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу,нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнар да ук халыкларда билгеле булган.

Тарих эзләреннән юлга чыктым,

Сәяхәтем бара үткәнгә.

Ак каеннар яшел яулык болгый,

Усаклар баш ия үткәндә.

1816 нчы елдан

Авылыма нигез салынган.

Хезмәт сөйгән тырыш халкым

Чиксез гүзәллеккә омтылган.

Сәрдегәрбаш булган авылым исеме,

Халкым үзгәртергә уйлаган.

Матурлыгы сизелеп торсын диеп,

Алан дигән исем сайлаган.

Алан-матур исем,

Җырларга кушып була.

Самат абый Шакир,Сара апа

Авылыма атап җыр суза.

Аланллыкта балан.

Аланлыкта балан,гөлчәчәкле ялан-

Нинди гүзәл туган җирләрем.

Онытылмас һич тә,мәңге калыр истә,

Монда эшләп үскән көннәрем.

Эре,тук башаклар шаулашалар кырда,

Шуңа карап күңелем соклана.

Бал кортлары җырлый олы хезмәт җырын,

Тргайлар да тыңлап тын кала.

Аланнарда үсә тәмле,татлы балан,

Балдай татлы Алан кызлары.

Аланлы бал бирә,алтын бодай бирә,

Бәрәкәтле Алан кырлары.

Алан халкы үзен аямыйча,

Авыл үссен диеп тырышкан.

Яңа йортка яшь киленнәр төшкән,

Сабый аваз салган һәр йортта.

Насыйр бабайның да балалары

Авыл диеп, янып яшәгән.

Пәһлевандай биш малае

Алан авылында төпләнгән.

Әхмәт углы Ногман аваз салган,

Яшим диеп якты дөньяда.

Эше гөрләп барган,уллар туган,

Сату иткән ул зур базарда.

Аннан туган Хәбибрахман бабай

Гүя балта тотып кулына.

Матур шкаф, караватлар ясап,

Хезмәт иткән шушы авылда.

Әсирлектә йөреп,илләр гизеп,

Күп газаплар күреп кайткан ул.

Гаилә корып авылында калган,

Буй җиткергән 2 кыз һәм 3 ул.

Балалары бар да курку белмәс,

Кыю, батыр булып үскәннәр.

Үсеп җитү белән бәхет эзләп,

Чит җирләргә чыгып киткәннәр.

Мансур абый Казан каласында,

Мөбәрәкшә абый – Кенәрдә,

Тәскирә апа яши Бохарада,

Ә Тәкминә апа Ташкентта.

Барысы да тырышып хезмәт итә,

Туган илгә, Ватан анага.

Җәйләр җитү белән дүртесен дә

Туган нигез тартып кайтара.

Чөнки анда минем Мәгъсүм бабам,

Әти- әни нигезен таркатмый.

Бабам тырыш, уңган булгангадыр,

Ходай ярдәменнән ташламый.

Җылы гаилә учагына сыенып,

Ял итәләр якын туганнар.

Туган йорт нигезен моңга күмеп,

Кичке тында гармун сузалар.

Без биш бала үстек әнкәй белән,

Тик үсмәдек иркә кочакта.

Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,

Биш кайгысы булдык кайчакта.

Кайгысы да, шатлыгы да булган,

Тик дус-тату яши алганнар.

Һәрбер бала үз тиңнәрен табып,

Нык терәкле гаилә корганнар.

Тәскирә – Марс, Мансур- Рәмзияләр,



Мәгъсүм бабам Рәхимә әбине,

Мөбәрәкша абый Рәйсә апаны

Үзенә яр итеп сайлаган.

Ачы язмыш бабам гаиләсен

Гел читләтеп кенә узмаган.

Ут уйнатып үскән Тәкминә апа

Яшьли гүр иясе булган.

Мәгъсүм бабам Рәхимә әби белән

Төп нигезне саклап калганнар.

Әти – әни фатихәсен алып,

Яшәү дәрте белән янганнар.

Мәгъсүм бабай — чын татар егете,

70 төрле һөнәр аз аңа.

Рәхимә әби – иманлы татар кызы,

Яшьли өйрәнгән ул намазга.

Бер-бер артлы уллар, кызлар туа,

Бәрәкәтле нигез сабый авазына чума.

Әти – әни, әби- бабай кочагында,

Үсә алар ныклы гаилә учагында.

Башта Солтан,2 елдан Раушаниясе,

5ел узганнан соң нурлы Ислам.

Төп нигезне бетермичә саклый һаман

Аннан исә бар җиһанга сибелә иман.

Дүрт ел уза, Тәкминә апа аваз сала,

Тәнзиләгә кадәр тагын 4 ел вакыт уза.

Төпчек бала иркә булгангадыр инде,

Тәнзилә апа барысыннан елак була.

Шау- гөр килгән гаилә ныгый, терәк арта,

Ир балалар армияда булып кайта.

Бер – бер артлы өйләнешеп кияүгә чыгып,

Төп нигездә оныклар аваз тарата.

Мәгъсүм бабай инде бакый дөньяда,

Урыны оҗмаһтадыр мөгаен.

Туганнары да аның тирәсендә,

Безгә дога юллыйлардыр кич саен.

Туган нигез һаман үсә, чәчәк ата,

Бәрәкәте, иминлеге һаман арта.

Туган –тума кем килсә дә ачык чырай,

Гел дә шулай яшәргә дип язсын ходай.

§ 2. Минем нәселем

Яңгул авылыннан менгән Насыйрның биш малае туа.Бу малайларның барысы да авылда төпләнеп үз гаиләләрен корып гомер итәләр.насыйрның Әхмәт исемле малаеның да биш малае туа. Болар- Гильман, Ногман, Идрис, Юныс, Ризван. Малайларбарысы да тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Алар барысы да авылда төпләнеп калалар. Әхмәт бабай малайларын йорт салып, башка чыгара. Безнең Ногман бабай да шушы нигезгә башка чыга. Фәтихәбану исемле кызга өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Аларның бер – бер артлы малайлары һәм бер кызлары туа. Баһаветдин, Низами, Хәбибрахман, Фәйзрахман, Шәрифәбану.Алар Ногман бабайның уң куллары булып үсәләр.

Ногман бабай тырыш, тиктормас кеше. Аның үз кибете була.Бу кибеттә ул авыл халкына продукция сата. Авылларда йомырка җыеп,аны ат арбасына төяп, кабык белән төргәннәр һәм Казанга алып барып, йомырканы продукциягә алыштырып кайтканнар.Бу эштә аңа малайлары да булышкан.Алар Кукмара районнарына да барып йомырка җыйганнар.Ногман бабайның уллары да авылда төпләнеп калганнар. Баһаветдин, Низами, Фәйзрахман бабайлар башка чыгып,үз тормышларын корганнар.Кызлары Шәрифәбану Кукмара районының Казаклар авылына кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстерә. Ә Хәбибрахман бабай төп нигездә калып, әти-әнисен тәрбияли.

Хәзерге вакытта авылда Ногман бабайның Низами һәм Хәбибрахман нәселе генә сакланып калган.Низами бабайның нәселен Илфат абый белән Наҗия апа һәм аларның уллары Илзир дәвам итә.

Ногманов Хәбибрахман Ногман бабайның дүртенче улы булып, 1889 нчы елда якты дөньяга килә. Ул хезмәт сөючән, алтын куллы булып үсә. Күрше авыллардан йомырка җыйганнан җыелган акчага гармун сатып алып, гармун уйнарга өйрәнә.Хәбибрахман бабай бик оста балта остасы була. Авыл халкы өчен бик матур шкафлар,өстәл, караватлар ясый, аларны Янил базарына алып барып сата.Хуҗалык өчен кирәк булган җиһазларны да үз куллары белән башкара. Хәбибрахман бабай яше җиткәч солдат хезмәтенә алына. Шул киткәннән беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, әсирлеккә төшә.Анда да кулы эш белгәнлектән, югалып калмый,үз юлын таба.Туган авылына бары тик 1920 елларда гынаәйләнеп кайта.Чит җирләрдә күп газаплар күреп кайткан Хәбибрахман бабай туган нигезендә төпләнеп кала. 1922 нче елда Янгул авылы кызы Гыйлмениса белән тормыш корып җибәрәләр. Беренче ике балалары (Әсмәбикә белән Мәгъсүм ) кееечкккенә вакытта ук вафат булалар.Аннан соң өч ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәбибрахман бабай колхозда балта остасы булып эшли.Хатыны Гыйлмениса да колхозда төрле эштә йөри.Бөек Ватан сугышы башлангач, Хәбибрахман бабайны ул елларда авыл советы рәисе булып эшләүче Вафин Нәкыйп, үзенәярдәмче итеп калдырта.Чөнки ул елларда авылда ир-атлар аз кала,хатын-кызлар белән эшләү өчен кеше кирәк була.Хәбибрахман бабай үзенең дүрт баласын ( өченче баласы Тәкминә апа яшьли вафат була) да башлы- күзле итеп, төп нигездә улы Мәгъсүм һәм килене Рәхимә тәрбиясендә, аларның биш баласын да тәрбияләшеп, 1977 нче елда 88 яшендә дөнья куя.Гыйлмениса әби 1980 нче елда вафат була.

Хабибрахманова ( Заһидуллина) Тәскирә Хабибрахман кызы 1926 елда туа. Авыл мәктәбендә белем ала. Сугыш елларында хатын- кызлар белән бергә колхозда төрле эштә эшли. 1944 елда бәхет эзләп читкә китә.Чит җирләрдә үзенең насыйп яры, Марсны очрата. Алар гаилә коралар. Гаиләләре белән бергә Андижан шәһәрендә яшиләр.Бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Малайлары Альберт гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Кызлары Венера үз гаиләсе белән Псков шәһәрендә яши.Хабибрахман бабайның кызы Тәскирә 1993 елның апрель аенда вафат була. Аны туган авылы Аланга алып кайтып җирлиләр.

Хабибрахманов Мансур Хабибрахман улы 1928 нче елда туа. Яшүсмер еллары сугыш чорларына туры килгәнгә, төрле авырлыкларга түзәргә туры килә аңа. 14-15 яшьлек малайлар ул елларда авылда төп эшче көчләр булып саналалар. Яше җиткәч солдат хезмәтенә алына. Ә инде армиядән соң Мансур бабай Казан шәһәрендә төпләнеп кала. 1954 нче елда Әтнә районы кызы Рәмзия әби белән гаилә корып, бер-бер артлы өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлар өчесе дә тормышка чыгып, икешәр бала үстерәләр.Мансур бабай белән Рәмзия әбинең бугенге көндә алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар Кызганыч, яраткан оныгының улын Мансур бабай гына күрә алмады. Мансур бабай 1996 нчы елның декабрендә якты дөнья белән хушлаша.

Хәбибрахманова Тәкминә Хәбибрахман кызы 1931 нче елда туа.Ул елларда аңа мәктәптә уку мөмкинлеге булмый.Башлангыч белем белән чикләнергә туры килә.Үсеп буйга җиткәч, Тәкминә апа да читкә чыгып китә.Ул башта Ташкент шәһәрендә яши.Аңа гаилә корып, балалар үстерергә насыйп булмый.көчле авырту аны яшьләй якты дөньядан алып китә.1966 нчы елны 35 яшендә вафат була.Аның гомеренең соңгы көннәре Андижан шәһәрендә үтә.Аны шул шәһәрдә җирлиләр.

Хабибрахманов Мөбәрәкша Хабибрахман улы 1940 нчы елда төпчек малай булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Алан мәктәбендә ала. Бөрбашта җидееллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач Үрнәктә трактористлыкка укый. Аннан кайткач колхозда тракторист булып эшли. Хабибрахман бабайның бу улы да төп нигезедән читкә чыгып китә. Ул Казан шәһәрендә төпләнә. Шәһәрдә дә үзенең төп хезмәтен дәвам итә. Төрле техникаларда тракторист булып эшли. Берничә тапкыр гаилә кора. Өченче хатыны Рәйсә апа белән 21 ел гомер итәләр. Мөбәрәкшә бабайның балалары булмый.Ул хатыны Рәйсә апаның кызын тәрбияләп үстерәләр.Бик оста гармунда уйный.Мөбәрәкша абый 1996 нчы елның февралендә 56 яшендә вафат була. Аны туган авылы Аланга алып кайтып җирлиләр.

Хабибрахманов Мәгъсүм Хәбибрахман улы 1936 нчы елны 10 нчы февралендә Хәбибрахман бабай белән Гыйлмениса әбинең дүртенче баласы булып дөньяга килә.Бабаем кече яшьтән үк оста куллы,җитез,хәйләкәр малай булып үсә.Туган авылы мәктәбендә башлангыч белем алгач,әтисенә ярдәм итеп төрле агач эше эшли башлый. Сәләтле баланы тиз күреп алалар,колхоз остаханәсенә балта остасы итеп эшкә чакыралар.Мәгъсүм бабаем һәр сәламәт бала кебек ике ел солдат хезмәтендә булып кайта.Ул танкист булып хезмәт итә.Армиядән кайткач та бәхет эзләп читкә чыгып китми,әти-әнисен тәрбияләп төп нигездә кала.Авылнын иң хөрмәтле гаиләсеннән булган Рәхимә әбиемә ойләнеп,шаулатып туй итәләр.Бабаемның читтәге туганнары ел саен төп йортка кайтып,аларның җылы карашларын тоеп,әти-әниләренен бәхетле картлыгы өчен соенеп китэлэр.Бәрәкәтле гаиләдә озак көттерми 1959 нчы елның 4 нче ноябрендә ир бала дөньяга килә.Шуннан соң бер-бер артлы Раушания,Ислам,Тәкинә,Тәнзиләләр якты дөньяга аваз салалар.Мәгъсүм бабай туган авылда балта остасы,Рәхимә әби торле эштә эшлиләр,балаларын да хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр.Әти-әни җылысын,әби-бабай үгет-нәсихәтләрен тоеп,ишетеп үскән балалар укуда да,хезмәттә дә,кешеләр арасында да үзләрен сынамыйлар.Ир егетләр үз вакытында солдат хезмәтен үтәп кайталар.Ике балага югары,өч балаларына махсус урта белем бирәләр.Әби-бабаемнын дүрт баласы бүгенге көндә үз тормышлар белән шушы авылда яши,Тәкминә апа курше Пүскән авылында тормыш корып,кыз һәм ул үстерә.

Алан авылы бүгенге көндә матур йортлары,бизәкле тәрәзә-ишекләре белән дан тота икән,монда безнең Мәгсүм бабайның өлеше бик зур.Авылда(соңгы 12 елны санамаганда)бабаеның кул һәм күңел җылысы сеңмәгән йорт калмагандыр.Кайсынын тәрәзә пыяласы,кайсының рамнары,кайберәүләрнең тәрәзә йозлекләре,ишекләре-минем Мәгъсүм бабаемның иҗат җимеше.

Авыл гел үсә,яшәрә,матурлана.Халык та мул хезмәт нәтиҗәсен тоеп бай яши.Мәгъсүм бабаемның да нигезе гөрләп әчәк ата.Әтием Ислам буыннан буынга күчеп килгән йоланы бозмыйча,төп нигезне саклап,шунда төпләнеп яши.Әнием Рәйсә белән безне-бер ул һәм кыз үстерәләр.Кызганыч, бу матурлыкны бабаем гына күрә алмый .Мәрхәмәтсез үлем аны 1996 нчы елның 10 нчы гыйнварында безнең аралардан алып китә.Ходай тәгаләнең һәркем өчен билгеләнгән вакыты бардыр,мөгаен.Урының оҗмахта булсын бабакаебыз.Без сине һәрчак сагынып һәм яратып искә алабыз!

Минем әбием Хабибрахманова(кыз фамилиясе Хисамиева) Рәхимә Хисами кызы 1939 нчы елның җылы июлендә дөньяга аваз сала.Әбиемнең балалык еллары сугыштан соңгы авыр чорга туры килә.Әтиләре сугыштан бер аягын өздереп кайтканда әбиемә нибары биш яшь була.Яңа гына матур итеп җөмлә төзеп сөйләшеп килүче әбиемә әтисе яттан догалар,Коръән аятләре өйрәтә.Авыр еллар булса да әбием авылда башлангыч,Бөрбашта җидееллык мәктәпне тәмамлый.Шул гомердән алып пенсия яшенә кадәр авылда төрле эштә эшли.1959 нчы елда бабаем белән гаилә корып,биш бала тәрбияләп устерәләр.Балаларының һәркайсы үз юлларын табып,әти-әни хәер-догасы белән яшиләр.Әбием Рәхимә бүгенге көндә безнең иң зур таянычыбыз,киңәшчебез,ярдәмчебез.Ул һәр иртәсен намаз белән башлап,кичен намаз белән каршылый.Өлкән яшьтә булса да бер эштән дә читтә калмыйча,киресенчә һәр эшне узе башлап эшләп йөри.Безгә- оныкларына җылы оек-бияләйләр бәйли,кирәкле үгет нәсихәтләрен бирә.Әбиебез-гаиләбездә иң хөрмәтле кеше.Гел шулай безнең араларда терәк булып яши, ӘБИЕМ!

Хабибрахманов Солтан 1959 нчы елның 4 нче ноябрендә Мәгъсүм бабай белән Рәхимә әбинең беренче балалары булып дөньяга килә.Алан башлангыч мәктәбендә белем алганнан соң Бөрбаш урта мәктәбендә укый.Аннан соң механизаторлар әзерләү курсларында укып,Алан софхозында тракторист булып эшли.1977 нче елныҗ көзендә армия сафларына алына.Эстониянеҗ баш шәһәре Таллинда чик сакчысы булып хезмәт итә.Армиядән кайткач та авылда тракторист булып эшли.Җәйге чорда софхозда комбайнга утыра.Яхшы хезмәт күрсәткечләрен күреп,Солтан абыйны Казахстанга да эшкә җибәрәләр.Анда да үзен сынатмый.1986 нчы елның мартында Кадрия апага өйләнеп,ул һәм кыз үстерәләр.Мәгъсүм бабам Солтан аыйны,бик яхшы йорт-җир җиткереп,шушы авлга башка чыгара.Солтан абый җәйге чорда комбайн белән,ә кышын төрле эштә йөреп,авылда хезмәт итә.Кадрия апа да авылда эшләп йөри.Уллары Руслан Казан Дәүләт энергетика университетының 3 нче курсында,кызлары Ләйлә Казан медицина колледжында 2 нче курста белем алалар.

Хабибрахманова(хәзер Ахмадиева) Раушания Мәгъсүм кызы 1962 нче елның 6 нчы гыйнварында туа.Мәктәпне тәмамлаганнан соң авылдагы бөтен кызлар белән бергә фермага эшкә төшә.Яңа гына мәктәп тәмамлаган кызлар Яңгул авылыннан яшь таналар куып алып менеп,терлек карый башлыйлар.Авылда комсомол яшьләр фермасы төзелә.Ферма мөдире Низамиев Исмагыйль абый һәм сыер савуда зур тәҗрибәсе булган Гарифҗанова Равилә апа кызларны эшкә өйрәтә.

Раушания апа 1982 нче елда шушы авыл егете Ахмадиев хәлил белән гаилә корып җибәрә.Хәлил җизни авылда балта остасы,Раушания апа башта фермада,аннан бытавойда эшли.Көттереп кенә 1988 нче елда Миләүшә исемле кызлары дөньяга килә.Аннан соң бер-бер артлы уллары Марат һәм Газинур аваз сала.Үз көчләре белән яхшы гына йорт җиткереп чыгып,барына шөкер итеп яшәп ятканда Раушания апам гаиләсен зур кайгы салып,1994 нче елның декабрендә 33 яше дә тулмаган килеш,Хәлил җизни якты дөнья белән саубуллаша.7,6,3 яшләре дә тулып җитмәгән балалар белән Раушания апа берүзе кала.Әтием һәм бүтән туганнарның тырышлыгы белән Раушания апа югалып калмый, балалар хакына дип тормышка теше-тырнагы белән ябыша.Бүгенге көндә олы кызы Миләүшә апа Казан Дәүләт гуманитар-педагогика университетының 3 нче курсында,Марат абый медицина колледжының 2 нче курсында,ә Газинур абый Алан урта мәктәбендә X сыйныфта белем алалар.

Хабибрахманова(хәзер Гарифуллина) Тәкминә Мәгъсүм кызы 1971 нче елның 24 нче октябрендә дүртенче бала булып дөньяга килә.Авылда башлангыч классларда укыганда ук инде бу уңган кыз йорт токмачы кисеп,ашлар әзерли.Эштән курыкмавы,тәвәккәл булуы белән башка туганнарыннан бераз аерылып та тора.Бөрбаш урта мәктәбен тәмалаганнан соң Казан педагогия училищесының мәктәпкәчә балалар тәрбияләү бүлеген тәмамлап, туган авылында балалар бакчасында эшли башлый.1992 нче елда Пүскән авылы егете Фәргать белән гаилә коралар.Үз көчләре белән йорт җиткереп,каралты-кура ныгытып, төп йорттан ерак түгел генә җиргә башка чыгалар.Бер-бер артлы бер кыз һәм ул тудырып тәрбиялиләр.Әтиләре җыр-моңга гашыйк булгангадыр, балалары да җырлап, тамашалар уйнап, сәхнәдә кайныйлар.Тәкминә апам гаиләсе туган нигезгә эзне суытмый,гел килеп хәл белеп торалар.

Хабибрахманова Тәнзилә Мәгъсум кызы 1975 нче елда,кысла йолдызлыгы астында туа.Кысла йолдызлыгында туганнар чынбарлыктан бераз аерылган,хыялый,ялгыз калып табигатьтә йорергэ яратучан була, диләр.Бу сыйфатлар минем Тәнзилә апама да хас сыйфатлар.Тәнзилә апа Бөрбаш урта мәктәбендэ 9 сыйныфка кадәр генә белем ала.Алган белемнәрен тагын да камилләштерү һәм махсус белем алу нияте белән ул Арча педагогия училищесына укырга керэ.1994 нче елда аны уңышлы гына тәмамлап туган авылында башлангыч сыйныфлар укыта башлый.Читтән торып Казан Дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый.Бугенге көндә шушы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытуын дәвам итэ.

Минем әтием Хабибрахманов Ислам Мәгъсүм улы 1967 елның 30 августында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә.Әтием ягымлы һәм хәйләкәр булуы белән бар кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп үсә.Авылда башлангыч белем ала.Укуда да, спортта да алдынгы урында була ул.Бөрбаш урта мәктәбендә 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң совхозда тракторда эшли башлый.Механизаторлар,шофёрлар әзерли торган махсус курсларда укып права ала. 1985 нче елда армия сафларына алына.Анда җылы Кыргыз тауларында шофёр булып хезмәт итә.Әтием армиядә булган елларын, “ике ел санаториядә булдым мин ” дип,сагынып искә ала.Армиядән кайткач Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлап,туган авылына эшкә кайта., директорның урынбасары булып эшли башлый.Төп нигезне ныгытып, әти-әнисенә, үзеннән кече ике сеңлесенә терәк булып яши.1994 нче елның декабрендә әниемә – Янгул авылы кызы Рәйсәгә өйләнеп,безне бер ул һәм ике кыз тәрбиялиләр.Әтиемне авылда бар кеше ярата һәм хөрмәт итә.Чөнки ул йомыш белән килгән бер генә кешене дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә булыша.Төп нигез көннән-көн үсә,зурая, ныгый.Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бездән кеше өзелеп тормый.Туган нигезнең җылы туфрагы, әти-әниемнең якты карашы, әбиемнең файдалы киңәшләре тартып китерә аларны монда.Әти-әнием исән-сау булсын,нигезебез һәрчак гөрләп торсын.

Хабибрахманов Солтан Мәгъсүм улы 1959 нчы елның 4 нче ноябрендә Мәгъcүм бабай белән Рәхимә әбинең беренче балалары булып дөньяга килә. Алан башлангыч мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң Бөрбаш урта мәктәбендә укый. Аннан соң механизаторлар әзерләү курсларында укып, Алан совхозында тракторист булып эшли. 1977 нче елның көзендә армия сафларына алына. Эстониянең баш шәһәре Таллинда чик сакчысы булып хезмәт итә. Армиядән кайткач та авылда тракторист булып эшли. Җәйге чорда совхозда комбайнга утыра.Яхшы хезмәт күрсәткечләрен күреп, Солтан абыйны Казахстанга да эшкә җибәрәләр. Анда да үзен сынатмый. 1986 нчы елның мартында Кадрия апага өйләнеп, ул һәм кыз үстерәләр.Бабам Солтан абыйны бик яхшы йорт җиткереп,шушы авылга башка чыгара. Солтан абый җәйге чорда комбайн белән, ә кышын төрле эштә йөреп, авылда хезмәт итә.Кадрия апа да авылда эшләп йөри.Уллары Руслан Казан Дәүләт энергетика университетын бетерде, кызлары Ләйлә Казан медицина колледңында белем ала.

Хабибрахманова ( хәзер Ахмадиева) Раушания Мәгъсүм кызы 1962 нче елның 6 нчы гыйнварында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авылдагы бөтен кызлар белән бергә фермага эшкә керә.Яңа гына мәктәп тәмамлаган кызлар Янгул авылыннан яшь таналар куып алып менеп, терлек карый башлыйлар.Авылда комсомол яшьләр фермасы төзелә.Озакламый таналар бозаулый башлый. Ферма мөдире Низамиев Исмәгыйль абый һәм сыер савуда зур тәҗрибәсе булган Гарифҗанова Равилә апа кызларны эшкә өйрәтә.

Раушания апа 1982 нче елда шушы авыл егете Ахмадиев Хәлил белән гаилә корып җибәрә. Хәлил җизни авылда балта остасы, Раушания апа башта фермада, аннан бытаойда эшли. Көттереп кенә 1988 елда Миләүшә исемле кызлары дөньяга килә. Аннан соң бер – бер артлы уллары Марат һәм Газинур аваз салалар.Үз көчләре белән яхшы гына йорт җиткереп чыгып, барына шөкер итеп яшәп ятканда Раушания апам гаиләсен зур кайгыга салып. 1994 нче елның декабрендә 33 яше дә тулмаган килеш, Хәлил җизни якты дөнья белән саубуллаша. 7,6 3 яшьләре дә тулып җитмәгән балалар белән Раушания апам ялгыз кала.Әтием һәм башка туганнарның тырышлыгы белән Раушания апа югалып калмый, балалар хакына дип тормышка теш- тырнагы белән ябыша.Бүгенге көндә олы кызы Миләүшә апа Казанда мәктәптә эшли.

Хабибрахманова ( хәзер Гарифуллина) Тәкъминә Мәгъсүм кызы 1971 нче елның 24 октябрендә дүртенче бала булып дөньяга килә.Авылда башлангыч классларда укыганда ук инде бу уңган кыз йорт токмачы кисеп, ашлар әзерли. Эштән курыкмавы, тәвәккәл булуы белән башка туганнарыннан бераз аерылып та тора. Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан педагогия училищесының мәктәпкәчә балалар тәрбияләү бүлеген тәмамлап, туган авылында балалар бакчасында эшли башлый. 1992 нче елда Пүскән авылы егете Фәргать белән гаилә коралар. Үз көчләре белән йорт җиткереп, каралты- кура ныгытып, төп йорттан ерак түгел генә җиргә башка чыгалар. Бер- бер артлы бер кыз һәм ул тудырып тәрбиялиләр. Әтиләре җыр – моңга гашыйк булгандыр, балалары да җырлап, тамашалар уйнап,сәхнәдә кайныйлар. Тәкминә апам гаиләсе туган нигезгә эзне суытмый, гел килеп хәл белеп торалар.

Минем әтием – Хабибрахманов Ислам Мәгъсүм улы 1967 нче елның 30 нчы августында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтием ягымлы һәм хәйләкәр булуы белән бар кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп үсә. Авылда башлангыч белем ала. Укуда да, спортта да алдынгы урында була ул. Бөрбаш урта мәктәбендә 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң совхозда тракторда эшли башлый. Механизаторлар, шоферлар әзерли торган махсус курсларда укып права ала. 1985 нче елда армия сафларына алына. Анда җылы Кыргыз тауларында шофер булып хезмәт итә. Әтием армиядә булган елларын, “ике ел санаториядә булдым мин” дип, сагынып искә ала.Армиядән кайткач Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамлап, туган авылына эшкә кайта, директорның урынбасары булып эшли башлый. Төп нигезне ныгытып, әти – әнисенә, үзеннән кече ике сеңлесенә терәк булып яши. 1994 нче елның декабрендә әниемә – Яңгул авылы кызы Рәисәгә өйләнеп, безне бер ул һәм ике кызны тәрбиялиләр. Әтиемне авылда бар кеше ярата һәм хөрмәт итә. Чөнки ул йомыш белән килгән бер генә кешене дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Төп нигез көннән – көн үсә, зурая, ныгый. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бездән кеше өзелеп тормый. Туган нигезнең җылы туфрагы, әти – әниемнең якты карашы, әбиемнең файдалы киңәшләре тартып китерә аларны монда. Әти – әнием исән – сау булсын, нигезебез һәрчак гөрләп торсын иде.

Минем әнием Хабибрахманова (кыз фамилиясе Закирова) Рәисә Маннур кызы 1975 нче елның 6 нчы апрелендә Яңгул авылында олы бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 бала үсәләр. Әнием 3 сеңлесенә һәм бер энесенә апа була. Башлангыч һәм урта белемне Яңгул урта мәктәбендә ала. Тугызынчы сыйныфны укыганнан соң, Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны гел “5” билгеләренә генә тәмамлап, кызыл дипломга ия була.1994 нче елда Алан башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгеләнелә. Анда әтиемне очрата, озак та йөрмиләр, шул ук елның декабрендә туй ясыйлар. Беренче балалары булып – абыем Хәбибрахманов Нәфис, һәм бер – бер артлы без сеңлем: Минем белән сеңлем Зөләйха туа.

Хабибрахманова Тәнзилә Мәгъсүм кызы 1975 нче елда, кысла йолдызлыгы астында туа.Кысла йолдызлыгы астында туганнар чынбарлыктан бераз аерылган, хыялый. Ялгыз калып табигатьтә йөрергә яратучан була, диләр. Бу сыйфатлар минем Тәнзилә апама хас сыйфатлар. Тәнзилә апа бөрбаш урта мәктәбендә тугызынчы сыйныфка кадәр генә белем ала. Алган белемнәрен тагын да камилләштерү һәм махсус белем алу нияте белән ул Арча педагогия көллиятенә укырга керә. 1994 нче елда аны уңышлы гына тәмамлап туган авылында башлангыч сыйныфлар укыта башлый. Читтән торып Казан Дәүләт гуманитар – педагогика университетын тәмамлый. Бүгнге көндә шушы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытуын дәвам итә.

Апаем Тәнзилә 2008 нче елның 15 нче мартында Алан авылы егете Хабибуллин Рифат белән тормыш корып җибәрде. Озакламый, 2008 нче елның 19 нчы сентябрендә, аларның мәхәббәт җимешләре, кызлары Ралинә дөньяга килде. Озак та үтми 2011 нче елның 5 нче октябрендә малайлары Раян дөньяга килә. Хәзерге көндә алар авылда матур гына гомер итеп яталар.

Абыем Хабибрахманов Нәфис Ислам улы 1995 елның 6 сентябрендә дөньяга килә.1997 елдан 2002 нче елга кадәр балалар бакчасына йөри. 2002 нче елның сентябрендә Алан урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә.Хәзер ул 11 сыйныфта укый. Укуы яхшы ,барлык фәннәрне дә бишкә үзләштерә.Аеруча математика, сынлы сәнгать,рус теле дәресләрен ярата.Мәктәптә оештырылган хоккей, бию, футбол түгәрәкләренең барысына да бик теләп катнаша.Әти-әтиемнең уң кулы,токымыбызның мирасы булып үсеп килә абыем.

Мин Хабибрахманова Сөмбелә 1999 елның 2 апрелендә туганмын.2001-2005 нче елларда балалар бакчасына йөргәнмен.2005 елның сентябрендә Алан урта мәктәбенә 1 сыйныфка укырга килдем.Бүгенге көндә 8 сыйныфта белем алам.Мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда бик теләп катнашам.Бигрәг тә бию, театр түгәрәкләре күңелемә хуш килә.

Сеңлем Зөләйха 2004 нче елның 7 июнендә дәньяга килде.2006 нчы елда балалар бакчасына йөри башлады. Ул бик шаян һәм шук.Бүгенге көндә 2 сыйныфта белем ала. Фәннәрне кызыксынып, яхшы үзләштерә.Безнең гаилә бик тату һәм дус.

III Йомгаклау.

“Минем нәсел шәҗәрәм” исемле бу эзләнү эшем өстендә без 2011 – 2012 нче уку елында эшли башладык. Авылның үткәнен өйрәнеп, өлкән буын кешеләре белән очрашып,борынгы бабаларны барладык һәм бу уку елыннан шушы өлкәдә, эзлекле эш алып бара башладык.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, — дигән шигарь астында мин әби – бабайлардан үземнең нәселемне барладым. Авылыбызның иң өлкән кешесе — Бөек Ватан сугышы ветераны Камалов Мөбәрәк абый хәтирәләренең дә ярдәме бик зур булды. Ул һәм Рәхимә әбием сөйләгәннәргә нигезләнеп нәсел шәҗәрәмне төзедем. Мондый фәнни эзләнү эшләрен тормышка ашыру өчен хыял, теләк , һәм синең алдыңда максат булырга тиеш, ә инде шул максатны тормышка ашыру өчен тырыш хезмәт кирәк.

Үткән тарихка сәяхәт кызыклы да, катлаулы да эш. Мин бу сәяхәт вакытында үз нәселемнең зур, эшкә кыю, куркусыз икәнлеген аңладым. Үткәннәрне барлап, киләчәк өчен зур байлык калдыруым белән чиксез горурланам.

Тарих шаһит диләр,тарих битләреннән,

Эзләсеннәр туганнарым үз эзләрен.

Бу эшемдә минем нәсел җебем,

Шул җеп белән тезелеп киткән

Ул минем газизләрем.

Кеше хакына тимәгән,

Каргалмаган безнең нәсел.

Шөкер ходам, каргалмаган

Таш белән органнарга да

Аш атарга маддәт тапкан.



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap