лмтем инша



Әлмәтем

Әлмәт шәһәре 16нчы урта мәктәбенең

5Е сыйныф укучысы Насипов Айдар Альберт улы

Укытучы: Галявиева Ч.С

Һәрбер кешенең туган шәһәре яки авылы була. Минем туган шәһәрем -Әлмәт шәһәре. Безнең төбәктә нефть чыгаралар, шуның өчен аны әле “нефтьчеләр каласы” дип тә йөртәләр. Әле күптән түгел генә төбәгебездә 600 млрд.тонна нефть чыгару уңаеннан бәйрәм үткәрелде.

Бу шәһәрдә мин тудым, балалар бакчасына йөрдем, хәзер мәктәптә укыйм, монда үземә яхшы дуслар таптым, монда минем әти – әнием, туганнарым. Үземне мин бик бәхетле бала дип саныйм,чөнки минем туган ягым — республикабызның иң чиста, иң матур һәм иң якты шәһәрләребезнең берсе.

Әлмәтебез көннән – көн матурая, төзекләнә, әледән – әле яңа биналар,

йортлар калкып чыга. Шәһәребездә бик күп мәктәпләр, балалар бакчалары,югары уку йортлары бар. Мин гаиләбез белән паркта ял итәргә, Драма театрына, туган як музеена йөрергә яратам. Мин үзем спорт белән дә шөгыльләнәм,“Юбилейный” спорт комплексына футболга йөрим.

Кая гына барсам да, нинди генә матур җирләрдә ял итсәм дә, үземнең шәһәремне бик сагынам. Авылда әбиемдә дә озак тора алмыйм, тизрәк өйгә кайтасы килә башлый.

Шәһәребездә яшәүчеләргә шуны әйтәсе килә: урамнарыбыз тагын да матуррак, тагын да чистарак булсын өчен бар көчебезне куйыйк, шәһәребезнең чисталыгы өчен тырышыйк.

Әлмәтем, мәңге яшә! Мин сине бик яратам, син — минем горурлыгым! Үземнең кечкенә иншамны төбәгебез язучысы Нур Әхмәдиевнең шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Синдә чакта очар канатлы без,

Синдә чакта без дә әллә кем.

Зәй буеның иркә җилләре дә

Төштә күрә сине, Әлмәтем!



sitemap
sitemap