классные часы_27435



«Һәркемнең үз исеме!»

Кешеләр бер-берсен хөрмәт итәләр. Алар, бергә очрашкач: “Исәнмесез!”-дип исәнләшәләр. Мин дә класска кергәч: ”Исәнмесез, балалар!” – диярмен. Сез, урыннарыгыздан торып, мине басып каршыларсыз. Бу – сезнең исәнләшүегез, мине хөрмәт итүегез булыр. Мине генә түгел, сез һәркемне: өлкәннәрне дә, кечкенәләрне дә, үзегезнең яшьтәшләрегезне дә хөрмәт итәргә, алар белән исәнләшергә тиешсез.

Кешеләр белән очрашкач сез: “Исәнмесез!” – диегез. Малайлар өлкәннәр белән баш киемен салып исәнләшәләр.

Кешеләр белән аерылышканда: “Сау булыгыз!” – дияргә кирәк. Бу да хөрмәт итү була. Ә класста укытучы белән саубуллашканда, шулай ук аяк өсте басып, укытучыны озатып калалар.

Исәнмесез, иптәшләр!

Мин иртә белән Иртәнге сәлам!

Өйләргә керәм, Исәнме, Азат!

Иптәшләремнең Саумы, Салават!

Хәлләрен беләм: Авырмыйсызмы,

— Исәнме, Гүзәл, Хәят һәм Булат!

Исәнме, Рузәл! Исәнме, Иркә!

Исәнме, Мәрьям, Сәлам, Мәликә!

Исәнме, Галләм! Хәерле иртә!

Сезгә, дусларым, Хәерле иртә!

Сораулар:

— Шигырь сезгә ошадымы?

— Анда сүз нәрсә турында бара?

— Сез иптәшләрегез белән ничек исәнләшәсез?

Акыллы Карабай.

Безнең күршедә бер малай бар. Исеме – Рамай. Рамай – булдыклы малай. Ул һәркемне хөрмәт итә. Кешеләр белән ягымлы исәнләшә.

Рамайның бер эте бар. Этнең исеме – Карабай. Рамай Карабайны да әйбәт гадәткә өйрәткән. Балалар этнең янына киләләр дә: “Карабай, исәнме!” – диләр. Карабай шунда ук алгы тәпиен балаларга суза. Ул, янәсе, кул биреп исәнләшә.

Карабай саубуллаша да белә. Мәктәпкә барышлый балалар аңа: “Карабай, хуш, исән бул!” – дип, кул болгасалар, Карабай койрыгын болгап, җавап кайтара. “Һау-һау!” – дип өреп куя. Янәсе: “Сау, сау булыгыз, дуслар!” – ди. Ә Рамай мәктәптән кайтканда: “Карабай, мин нинди билге алдым?” – дип сораса, эт озын итеп: “У-у-у-у!” – дип өреп куя, бу аның янәсе күп билге “бишле” алгансың диюе.

Сорау: Ни өчен сезгә Рамай һәм аның эте ошады?

«Исәнләшә белегез!»

Исәнмесез, балалар!

Мин сезнең укытучыгыз булам. Минем исемем – Иркия, фамилиям – Локманова. Сез миңа Иркия апа дип дәшәсез. Хәзер таныш булыйк, сезнең исемнәрегез ничек? Басып, берәм-берәм миңа исемнәрегезне әйтеп чыгыгыз.

Балалар! Һәркемнең — өлкән кешеләрнең дә, кечкенәләрнең дә исемнәре белән бергә фамилияләре була. Сезнең дә һәркайсыгызның фамилиясе бар. Сез үзегезнең фамилиягезне дә белергә, аны дөрес әйтергә тиешсез. Ягез әле, миңа фамилияләрегезне әйтеп чыгыгыз.

Сез әти-әниләрегезнең дә исемнәрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәнегез.

Үзеңнең һәм әти-әниеңнең исемнәрен дөрес итеп әйтү белән бергә президентларның да исемнәрен әйтә белергә кирәк.

Исеңдә тот! Кешеләрнең һәм үзеңнең исем-фамилияңне тулы һәм дөрес итеп әйтә бел. Үзеңнең дә, иптәшләреңнең дә исем-фамилияләрен бозарга, кыскартырга, үзгәртергә ярамый. Кешегә башка төрле исем тагу, аңа кушамат кушу – зур әдәпсезлек.

Кеше исемнәре: Гүзәл, Динар, Зөлфия. Илдар, Марат, Гөлдәния.

Фамилияләр: Локманов, Габдрахманова, Исламов, Хакимов.

Исем-фамилияләр: Локманов Динар, Махмутов Булат, Хакимов Рузил.

Сораулар:

Синең исем-фамилияң ничек?

Туганнарыңның, апа-абыйларыңның, эне-сеңелләреңнең исемнәре ничек?

Сезнең күршеләрегез кемнәр?

Аларның исемнәре ничек?

Сез аларга ничек дәшәсез?

Очраклы имгәнүләр һәм бәхетсезлекләр
«Кан китүне туктату»

Очлы яисә үткен әйберләрдән яралану кайвакыт гаять көчле кан китүгә сәбәп була. Кан ярадан сиптереп агарга (артериядән кан китү) һәм акрын гына саркып чыгарга (венадан кан китү) мөмкин. Мондый очракларда канны туктату өчен яраланган аяк яки кулны югары күтәрергә һәм яраны бәйләп куярга кирәк. Моның өчен йогышсызландырылган бинттан файдалану яхшы (өй аптечкаларында ул һәрвакыт булырга тиеш). Әгәр дә индеөйдә бинт табылмаса, яраны әйбәтләп үтүкләнгән чиста яулык белән дә бәйләп куярга була.

Кайчакта кан шулкадәр көчле ага ки, жгут салмыйча аны туктата мөмкин булмый. Жгут хезмәтен теләсә нинди тукыма үти ала. Жгут ярадан югарырак урынга бер сәгать — сәгать ярымга салына. Бәйләвеч төене астына бөтерү өчен карандаш яки таякчык кертәләр, берничә тапкыр борып, бәйләвечне кысалар, һәм кан агу туктала. Кан әйләнеше бик нык бозылып, аяк яки кулның үлү куркынычы булганлыктан, жгутны сәгать ярымнан да озак тотарга ярамый. Әгәр яра муенда, биттә, башта булса, жгут салмаска, ә ярадан югарырак урынны кул белән кысып тотарга кирәк.

Борыннан кан киткәндә баланы утыртып яки бераз авышрак итеп тоту һәм борын белән күз арсына компресс кую яхшы. Борыннан кан китү еш булганда һәм озакка сузылганда, баланы врачка күрсәтергә кирәк.

Исәнме, мәктәп!
«Яңа уку елыбелән, дуслар!»

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма!

Үз алдыңа беркайчанда катлаулы бурычлар куйма!

Көндез 15 минут йоклап алсаң, мәктәп режимына җайлы гына кереп китәрсең.

Саф һавада йөрергә дә вакыт калдыр!

Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр.

Белемнәрне тирәнтеп, ныклап үзләштерергә, уку күнекмәләренә ия булырга. Үзен урта белем алып чыгу юлын сайларга әзерләргә.

Гомуми файдага намус белән эшләргә. Җитештерүчән хезмәттә һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтүдә катнашырга. Һөнәр

сайларга, куркынычсызлык техникасы кагыйдәсен төгәл

үтәргә.

3 Мәктәп, класс, укучылар оешмаларының иҗтимагый

тормышында, укучылар үзидарәсе эшендә актив

катнашырга.

Шәхси интересларны коллектив интереслары белән

яраштыра белергә.

4 Туган як табигатен сакларга,халык байлыгын сакларга

һәм сакчыллык өчен көрәшергә.

Уку, хезмәт, ялны дөрес оештырырга, үзеңнең һәм

башкалар вакытының кадерен белергә. Интереслар

буенча оештырылган түгәрәкләрдә, клуб

берләшмәләрендә шөгыльләнергә.

6 Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә.

7 Ата-аналарны, гаиләдәге өлкәннәрне ихтирам итәргә, өй

эшләрендә катнашырга. Йорт хуҗалыгын алып бара

белергә өйрәнергә, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр,

кечкенәләр турында кайгыртырга.

8 Тәртипле, тыйнак, әдәпле булырга. Педагогларның

таләпләрен, укучылар үзидарәсе оешмаларының

карарларын үтәргә.

9 Тыйнак, пөхтә киенергә. Мәктәпкә укучы формасы киеп

килергә.

10 Юл йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы, суда

үз — үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә.

Очраклы имгәнүләр һәм бәхетсезлекләр
«Кечкенә яралар»

Тырналган, бәрелгән урыннарга һәм башка төрле яраларга 3-5 процентлы йод настройкасы яки водород перекисе сөртү файдалы. Нык пычрануга китергәнлектән, яраны су белән юу һәм кергән яисә кадалган нәрсәләрне үз белдегең белән алу катгый тыела. Туфрак белән пычранган яра аша бала организмына бик куркынычлы столбняк (тартышу авыруы тудыручы микроблар үтеп керү ихтималын ата-аналар, укчылар яхшы белергә тиеш. Мондый очракларда, баланы поликлиникага алып барып, аңа столбнякка каршы укол ясатырга кирәк.

«Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?»

Максат: акыллы кеше турында төшенчә формалаштыру, акыллы

эшләр эшләргә өйрәтү.

Нинди кешене акыллы кеше дибез?

Аңлы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган.

ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган.

Акылга муафыйк, акылга сыешлы, акылга туры килә торган

Акыллы кеше турында нинди мәкальләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр беләсез?

Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.

Акыллы кеше башка кешенең хаталарыннан гыйбрәт алыр.

Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак — өметенә.

Акыллы тәмугта да кирәк (абхаз).

Нык акыллы кешенең дуслары сирәк була(япон).

Акыл һәм ахмаклык янәшә атлыйлар (африка).

Акыл кирәк җирдә көч ярдәм итә алмый (еврей).

Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый (адыгей).

кешенең акылы яшннән тормый (таджик).

Акыл кулларны да, аякларны да коткара (литва).

Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Швейцариянең акыл иясе Иоганн Лафатер: ”Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә һәм, башкача әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”.

Немец акыл иясе һәм тәнкыйтьчесе Готхольд Лессинг: “Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм дөрес булмаса да үз башыгыз белән.”

Борынгы кытайлылар, акыллы булу өчен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр. Менә алар: “Шундый кеше акыллы була, кем: ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дуслаша белә, үз вакытында тыелып кала.”

Үзебезнең авылда, якын-тирәдә сез нинди акыллы кешеләрне беләсез? Ни өчен аларны акыллы дип саныйсыз? Аларның акылы нәрсәдә чагыла?

Нинди кешене сәләтле кеше диләр?

1.Кешегә тумыштан бирелгән сыйфат: яхшы эшли, башкара, булдыра алу осталыгы. — Оештыра белү сәләте. Математик сәләт.

2. Үзлек, сыйфат. – Ташның ут чыгару сәләте.

— Акыллы кешегә хас булган беренче сыйфат – ныклы омтылыш. Нәрсә ул омтылыш? Ныклы һәм йомшак омтылышны ничек аңлыйсыз?

1. Нәрсә дә булса эшләргә тырышып ясалган хәрәкәт.

2. Нәрсәгә булса да ирешергә, ия булырга омтылучанлык; актив максат, ният, теләк.

3. Уңышлы барып чыгуына тулы ышаныч булмавын аңлаган хәлдә,тәвәкәллек итеп, нәрсә дә булсабашкарырга яки нәрсәгә дә булса ирешергә юнәлтелгән эш-хәрәкәт; тәҗрибә характерындагы башлангыч.

— Ныклы омтылыш – куелган максатка барып җитүдә даими һәм акыллы хәрәкәтләр ясаудан ирешелгән акыл сыйфаты.

— Йомшак омтылыш – тиз үзгәреп торучан, кыска вакытлы акыл сыйфаты.

Укучылар! Бүген без сезнең белән акыллы кешенең нинди булуы турында сөйләштек. Сезнең барыгызның да акыллы буласы килә. Кеше үз акылын үзе күнектерә, шуны онытмагыз! Үз акылыгызны күнектерү өстендә даими эшләгез, мин сезнең акыллы булып үсүегезне телим.

«Тәмәке белән бергә тартучы да яна»

Максат: тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен

аңлауларына ирешү.

Нәрсә ул гадәт?

Кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. – Чир китәр, гадәт китмәс.

Кешеләрдә нинди гадәтләр була?

Яхшы (уңай) гадәтләр, начар (тискәре) гадәтләр.

Яхшы (уңай) гадәтләрне санап чыгыгыз.

Бер сүзле булу, әйбернең кадерен белү, олыларга да, кечкенәләргә дә ихтирам белән карау, һ.б.

Начар (тискәре) гадәтләрне атап чыгыйк.

Иптәшләреңнең фикере белән хисаплашмау, әти-әниеңнең сүзен тыңламау, тәмәке тарту, аракы эчү, сүгенү һ.б.

Әле санап үткән начар (тискәре) гадәтләр арасында иң нык таралганнары ниндиләр?

Аракы эчү. Тәмәке тарту, дорфа сүз әйтү.

Сәгать саен кабатлана торганнары нинди?

Тәмәке тарту?

Димәк, бүген класс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?

Тәмәке тартуның кешегә зыяны турында.

Нәрсә ул тәмәке?

Эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы, озын сабаклы үлән үсемлек

Шул үсемлекнең тарту, суыру, иснәү яки чәйнәү өчен киптерелеп, бик вак туралган, төелгән яфраклары һәм сабаклары.

Тәмәке кайдан килеп чыккан соң? Тарта торган үләнне Европада яшәүчеләр “Табак” (ул үсә торган Табаго провинциясе атамасыннан) дип исемләгәннәр.

Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1493 елның 15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 елда инглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән. Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), борчак дару ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан нык агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән. Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларны бик нык җәзалаганнар. Аларны таяк һәм чыбыркы белән кыйнаганнар, танауларын һәм колакларын кискәннәр, ерак җирләргә сөргәннәр. Ләкин мондый катгый чаралар әйбәт нәтиҗә бирмәгән. 1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә дә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, ә ХХ гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.

Нәрсә ул никотин?

Тәмәкедә була торган наркотик (агулы) матдә.

Никотин сүзе француз дипломаты Жан Нико исеме белән бәйле. 1560 елда ул тәмәкене беренче булып Франциягә кертә. Бер сигарет төтене белән тутырылган пыяла савытка күгәрченне урнаштырсаң, ул агуланып үлә. Никотин сөртелгән пыяла таякчыкны иснәү белән чыпчыкта шундук үлә.

Тәмәке белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

Тәмәке белән бергә тартучы да яна. Ятәмәке бетмәс, тартучы бетәр. Тәмәке тартсаң каты тарт: тизрәк өзелсен. Тәмәке теләнергә өйрәтер.

Күрүегезчә, татар телендә мәкальләр күп түгел. Бу нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйсыз?

Тәмәке — мөселман халкына ят нәрсә.

Ни өчен бу гадәт кешегә бик тиз йога?

Чөнки тәмәкедә наркотик (исерткеч, миңгерәүләтә торган) көч бар. Кеше организмы, аеруча яшь, формалашып бетмәгән организм моңа бик тиз бирешә, каршы тора алмый.

Үзегезнең таныш-белешләрегез, туганнарыгыз арасыннан тәмәке тартучыларны хәтерләгез. Алар тәмәке тартулары белән канәгатьме, бу гадәттән котылырга телиләрме?

Организм өчен тәмәкенең зарарын нинди мисаллар белән дәлилли аласыз?

Тәмәке, тикшерүчеләрнең исәпләвенчә кеше гомерен 5-15 елга тиклем кыскарта. Бер сигарет уртача гомерне 7 минутка киметә. Йөрәк эшчәнлеген какшата, ашказаны, эчәк авыруларын тудыра.

С витамины – сәламәтлекне ныгыта торган төп табигый элементларның берсе. Ул, зәңгелә (цинга) авыруын дәвалаудан тыш, турыдан тән күзәнәкләрен тукландыручы капиллярдан кан китүне кисәтә. Алардан кан китсә, йөрәккә яисә баш миенә кан савып, кан юллары томалануы (закупорка) , шуның нәтиҗәсендә кешенең дөнья белән саубуллашуы ихтимал. Аякларда кан юллары томаланса, гангрена авыруы башлануы мөмкин. Ахырда аякны кисәргә туры килә. Тәмәке исә С витаминының тәэсирен бетерә, ягъни сезнең гомерегезне саклаучыны “урлап китә”. Канада белгече Маккорник С витаминын җентекләп өйрәнә һәм бер

сигаретның бер әфлисунда булган кадәр витаминны юк итүен ачыклый. Лаборатор тикшеренүләр менә шуны раслый: димәк, бер пачка сигарет тартучы кеше, организм өчен кирәкле С витаминын булдыру өчен 20 әфлисун ашарга тиеш.

Кызганычка каршы, бу гадәт хатын-кызларда да очрый башлады. Аны аларга аеруча зарарлы диләр. Ни өчен?

Хатын-кызлар – булачак аналар. Алардан балалар зәгыйф, гарип булып туулары мөмкин.

Тәмәке тартучының, кеше организмыннан тыш, тагын нинди зыяннары бар?

Төрле бәлаләргә китерә, фаҗигаләр тудыра. Әйтик, урманда тәмәке утыннан янгыннар еш чыга. Йортларда, исерекләр сүндерелмәгән тәмәке кабып йоклау сәбәпле, үлү, газ плитәләре шартлау очраклары да юк түгел.

Тәмәкенең эш урынында зыяны бармы?

Бар. Эш калдыра. Галимнәр исәпләвенчә, 7% эш вакыты тәмәке тартуга китә.

Гаиләгә нинди зыян ясый?

Гаиләнең акчасын киметә. Һәр тартучы ай саен 25-30 мең сумны җилгә яндыра.

Тәмәкегә киткән еллык акчаны берәр газета яисә журнвалның еллык суммасы белән чагыштырыгыз.

Ничек итеп бу гадәттән котылып була?

Ихтыяр көче тәрбияләргә.

Ныклы режим белән яшәргә.

Спорт белән даими шөгыльләнергә.

Физик эш эшләргә.

Тәмәке тартучылардан вакытлыча гына булса да ераграк торырга.

Поль Брэгг “Йөрәкне ничек сәламәт килеш сакларга?” дигән китабында тәмәкедән котылу өчен түбәндәге киңәшләрне бирә.

Иң башта тәмәкенең сәламәтлек өчен ифрат зыянлы икәнлегенә үз-үзеңне ышандырырга кирәк.

“Тартуны ташларга”, — дип берничә мәртәбә кабатлагыз һәм шул ук вакытта аның сезне акрынлап үтерүе һәм иң явыз дошманыгыз икәне турында гына уйлагыз.

Һәм яңадан: “Тәмәкенең һәр төре миенм җанны алучы, мин бу агудан барыбер котылачакмын”, — дип кат-кат кабатлагыз.

Тагын берничә мәртәбә: “ Мин тәмәке тартмаячакмын. Мин тәмәке тартмаячакмын”, — дип әйтегез.

Алкоголь, тозлы, майлы ризыклар һ.б. да кулланмаска.

Тәмәке тарту күзнең челтәр катлавының җитди зарарлануына китерә. Шуның аркасында олы яшькә җиткәндә сукыр калу куркынычы өч тапкыр арта. — Челтәр катлавының үзәк өлешенең заралануы олы яшьтәге кешеләрдә еш очрый, — дип искәртә Лондонның офтальмология институты хезмәткәре, доктор Ричард Уордманд. – Бу авыруның күз тукымасындагы тамырларның үзгәрүе (деформация) белән бәйләнешле үзенчәлекле формасының берсе тәмәке тартудан барлыкка килә. Кеше озаграк һәм иртәрәк тәмәке тарткан саен, ул тизрәк авырый башлый һәм аңа күбрәк сигарет таләп ителә. 50 яшьтән алып 69 яшькә кадәр тәмәке тартучылар арасында сукыраю куркынычы өч тапкыр артыграк. Үсемлек азыгында сакланган микроэлементлар челтәр катламын заралы тәэсирләрдән саклый. Ләкин тәмәке тарту аркасында микроэлементларның канда әйләнеп йөрүе туктатыла. Бу еш кына сукыраюга китерә.

Бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сөйләштек? Нинди сабаклар алдыгыз?

Биремнәр.

Тәмәке тарту гаиләгә нинди зыян ясый? – Шул хакта өегездә әңгәмә корыгыз.

Тәмәке тартуны ташлаган кешедән сораштырып, “Мин бу зәхмәттән ничек котылдым” дигән темага инша языгыз.

«Яхшы сүз-җан азыгы…»

Максат: яхшы сүзнең яхшы тәрбия бирүдә тоткан урынын

күрсәтү.

Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”. Хуҗа Эзопны чакырткан. Ишетәсеңме, Эзоп? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньяда иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”. Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята. “Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!” “Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени?” Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез. Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез, тел белән без “ирек” сүзен әйтәбез”. Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди: “Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын”. Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята. ”Эзоп, син тагын тел алып кайткансың ләбаса!” “Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез, тел белән без сугыш игълан итәбез. Тел белән без “кол” сүзен әйтәбез”.

Бу гыйбрәтле хәлдә сүз нәрсә турында бара?

Тел яхшы хәбәр сөйләргә дә, начары турында белдерегә дә сәләтле булуы турында.

Андый хәбәрләрне тел нәрсә аша җиткерә?

Сүзләр белән.

Сүзләрнең ниндиләре була?

Яхшылары да, яманнары да.

Димәк, бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?

Сүзләрнең яхшылыры, сүзләрнең яманнары турында.

Нәрсә ул тел?

Аралашу чарасы, сөйләү өчен хезмәт итә торган корал.

Нәрсәул сүз?

Төшенчә белдерә торган берәмлек.

“Яхшы” дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

Уңай, киресе: начар.

Яхшы сүзне кемнәр әйтә?

Укыган, белемле, акыллы, тәртипле, әдәпле кешеләр әйтә.

Бар очракта да яхшы сүз әйтеп буламы? Әйтик, ачу килгән чакларда?

Мондый очракларда акыллы кешеләр начар сүз кулланмас: алар я эндәшми калырлар, я кешенең күңелен яраламый торган сүзләр кулланып, әйтәселәрен аңлатырлар.

Кызганычка каршы, тормышта, кешеләр мөнәсәбәтендә сүгенү, дорфа сүзләр белән тиргәнү очраклары да юк түгел. Андый сүзләрне гадәттә кемнәр куллана?



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | ... | Вперед → | Последняя | Весь текст




sitemap
sitemap