китапханлр популярлаша



Мәктәп китапханәләре популярлаша.

Октябрь ае Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы дип игълан ителде. Без, 4 “а” сыйныф укучылары- сыйныф җитәкчебез Дилбәр Раһип җитәкчелегендә китапханәбездә экскурсиядә булдык. Безне китапханәче апабыз Нурся Хисамова каршы алды. Аның белән аралашуы да үзе бер рәхәт.

Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора. Ул зур, якты, китаплар киштәләргә тиешенчә тезелгән, газета-журналлар уку өчен уку залы бар. Күп төрле стендлар, папкалар укучыларга ярдәмлек булып тора.

Китапханәчебез “Китап алсаң кулыңа- нур сибелер юлыңа” исемле библиографик дәрес үткәрде. Ул безгә китапның һәрчак яхшыга гына өндәвен һәм тормышыбызга нур өстәвен , акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде.

Ләйсән Шәйхразиева 4а сыйныф.










sitemap
sitemap