ирлек шагыйрсе иатында авыл язмышы



Региональная конференция исследовательских работ учащихся

“Малые Давыдовские чтения”

Татарская литература

ТЕМА:

Җирлек шагыйрәсе иҗатында-
авыл язмышы

ФИО участника конференции: Галиева Илиза Илнуровна

Актанышская средняя общеобразовательная школа №1

6 класс

Научный руководитель: Галиева Ленара Рафаиловна

Учитель татарского языка и литературы

Набережные Челны

2013

Кереш

Безнең авылыбыз табигатьнең иң гүзәл, иң матур җиренә урнашкан. Бу дөньяда туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше барыбер үзенең туган авылын сагына. Туган җир, туган авыл — иң кадерле сүзләр. Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә.

Актаныш – җырлы – моңлы як, халыктан чыккан талантларга хисапсыз бай. Төбәкнең матурлыгы үзе генә дә талантлар үсеп чыгуы, аларның канатлары ныгуы өчен уңдырышлы җирлек бирәдер төсле. Эш сөючән, җырга – моңга һәвәс халкы белән бергә, менә шушы табигый көязлек җирлегебездән чыккан шагыйрьләр иҗатында матур чагылышын таба, аларга рухи азык бирә, дәрт һәм ялкын өсти. Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуына горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы әдипләребез иҗатын өйрәнү аша да керә. Фәнни эшемне дә нәкъ менә туган як, туган җирлек төшенчәсен тормыш мәгънәсе итеп алган, гомерләре буена авыл җирлегендә фидакарь хезмәтләре белән танылган, туган авылларына дан җырлаган, җирлек шагыйрьләре хезмәтләренә багышлыйм.

Максат: җирле шагыйрьләр иҗатында милли ментолитетның чагылышын табу

Бурычлар:

Җирлек шагыйрьләре иҗаты белән танышу;

Иҗатында тулысынча милли менталитет чагылган шагыйрә – Чинаева Вәзилә Мансаф кызы иҗатына күзәтү;

Төп өлеш

Җирлектәге шагыйрьләр иҗаты

Актаныш – аккошлар иле. Актаныш – маһир игенчеләр төбәге. Актаныш – асыл талантлар туфрагы. Актаныш туфрагы татар милләтенә кырыкка якын язучы һәм шагыйрьне бүләк иткән. Болардан тыш җирле шагыйрьләр каләме эш сөючән тырыш халкы, кадерле туган –туфрагы, газиз әти-әнисе һәм башкалар турында шигъри юллар сыза. Актанышта инде күп еллар “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе эшләп килә. Бу берләшмәдә бүген инде танылу алган шәхесләр каләмен чарлады. Күп еллар бу берләшмәне җитәкләгән Мөхәммәт Мирза — Татарстан Язучылар берлеге рәисе. Бүгенге көндә А.Авзалова , Л.Шәйгәрданова, Ә. Моталлапов , В.Чинаева һәм башкалар үз иҗатлары белән район халкын сөендерәләр, һәрберсенең дә китаплары бысылып чыкты.

Альбина апа Афзалованың шигырьләре туган ягын, кешеләрне яратуы, матурлыкны башкалардан үзгә итеп күрә алуы белән халык мәхәббәтен яулады. Аның шигырьләре “Аргамак” журналында, “Актаныш таңнары”, шулай ук “Ватаным Татарстан”, һ.б. газеталарда дөнья күрде, күреп тора. Бер бәйләм шигырьләре “Агыйдел дулкыннары” җыентыгына кергән. Район басмаханәсендә чыккан “Һәрбер җырым – йөрәк хисем минем”, “Актанышым – ак калам”, “Гамьле гомер” дигән китапларын белән сөендерде. Алар арасында җырларга әйләнгәннәре дә бар. Шигырьләре укучыны канатландыра да, уйландыра да һәм хәтта сискәндерә дә. Чөнки тормышның чынбарлыгы тулы төсләрдә чагылыш тапкан. Аның күңеленә бар да сыя, ул аларны үзенчә бәяли, тасвирлый.

Лилия апа Шәйгарданова – тормышка гашыйк, сәләте ташып торган, шигъри җанлы, нечкә күңелле шәхес ул. Шигырьләре туган авылга, кызыклы балачакка, кешеләргә мәхәббәт хисләре аның шигырьләрендә чагылыш таба. Милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, тарихын белдереп, шулар аша туган җиргә һәм үз халкына мәхәббәт, алар белән горурлану тәрбияли. Үз халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен буыннан -буынга тапшыручы, шуңа нисбәтле рәвештә әхлакый сыйфатларын үстерүче дә ул.

Халкыбызның хыялында туган, аның күңелендә гасырлар буена якты өмет – хыялларын, мәхәббәттә исә иң сафлыкны гәүдәләндергән Зөһрә Ләесова, Фидаил Мәҗитовлар кебек каләмнәрен чарлап килүче яшьләр дә бар.

Мәктәбебездә, җирлегебездә һәрдаим язучылар, җирле шагыйрьләр иҗаты белән даими танышып барабыз, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә безнең нәни күңелләрдә әлеге шагыйрьләребез туган җирнең шул дәрәҗәдә газиз икәнлеген аңлата алуы белән кадерле. Безне, укучыларны, шигырьнең эчтәлеге, сюжеты гына түгел, ә аларның теле, ягъни авторның җанлы сөйләме дә кызыксындыра.

Нәтиҗә: Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше барыбер үзенең туган авылын сагына. Туган җир, туган авыл — иң кадерле сүзләр. Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә. Җирле шагыйрьләребез иҗатында да бездә туган –туфракка кадер –хөрмәт, матурлык хисләре генә тәрбияләп калмый, ул яхшылыкка, кешелеккә өнди.

Җирлегебез шагыйрәсе – Чинаева Вәзилә Мансаф кызы иҗатына күзәтү

Безнең туган ягыбыз – Актаныш ягы – әдәбияткә бик күп танылган әдипләр биргән як. Туган туфрагыбызда туып, туган җиребезнең матур табигать кочагында, аның гади, тырыш, намуслы халкы арасында үскән Вәзилә апа Чинаеваның күп кенә шигырьләрендә торган җиренә – Актанышка мәдхия җырлана.

Безнең якта, бездә генә шулай

Алсуланып таңнар атадыр,

Арып – талып, җылы нурын сибеп

Офыкларга кояш батадыр…

“Безнең якта” шигыре

40 ел гомерен балаларга аң – белем, тәрбия кылуга багышлаган, Актаныш төбәгендә танылган шагыйрә , бүгенге көндә дә җаны – тәне белән үз туган авылын сагынып яши ул. Туган җир дисәм, яланаяклы балачагым, беренче мәртәбә кояш нурларында кызынуым искә төшә. Туган җир дисәм, салават күперенең җиде төсе җитмеш төскә кереп, җемелди башлый, гап- гади яңгыр тамчылары көмешкә әйләнә. Әйе, 12 яшендә Вәзилә апа туган авылы белән хушлаша. ( Су басу зонасына эләгеп, күчеп беткән авыл Татар Әҗбие турында сүз бара) Әй, ул кабатланмас, бәхетле, ваемсыз балачак!Балачагымның һәр көне, һәр мизгеле минем хәтеремдә. Шулай булмас иде, минем балачак хәтирәләре авылымның көнкүреше, гореф – гадәтләре, тарихы белән үрелеп бара. Авылыма кайтып килә алмаган кебек, балачакка да кире юл юк”,- ди Вәзилә апа. Авыл картада да юк, аның урынында – Көләгеш сазлыгы, хәзер тыюлык.

Өзелеп сагынам туган авылымны,

Бөрлегәнле болын –кырларын,

Тездән биек хәтфә үлән баскан

Кыр үрдәкле Митау буйларын…

“Авылыма” шигыре

Юк, үткәннәрне сагынып кына калмый Вәзилә апа, үткәннәребезгә тарихи урын билгели, аларны күңел түребездә беркетеп калырга ашыга.

Бик еш кына, инде ничәмә ел, Ялан тәпи бәбкә үлән өсләп

Авылымны күрәм төшемдә. Күлгә суга төшәм таң белән.

Һәрбер йортны таныйм, һәр нигезне, Мунча ягып, күршеләрне дәшәм:

Барлык авылдашлар исемдә… -Барчагызны җиңел пар белән!

“ Авылымны күрәм төшләремдә” шигыре

Нинди югары сүзләр, бөек аһәң белән яза Вәзилә апа авыл агайларын, авыл картларын, авыл кешесен. Үз төбәгенең кайсы почмагына күз текәсә дә, тормыш җанлана, ул гап – гади бәбкә үләнгә дә, ефәк булып кипкән печәнгә дә терек суы өрә, ул оста тылсымчы кебек безне, тормышның моңарчы күздән читтәрәк яткан катламнарына ияртеп кертә дә, уйлата, моңландыра.

Авылның бер сихри тылсымы бар: Мичтән чыккан кайнар икмәк исе,

Барча кеше аңа тартыла. Ярмаланып пешкән бәрәңге,

Шәһәрнеке ялын көтеп ала Кызыл чөгендерле татлы катык

Авылына кабат кайтырга. Сихерләми икән кемнәрне?..

“Тылсымлы авыл” шигыре

Элек –электән безнең халык эш сөючән, тырыш саналган. Хәзер авылда элекечә тәмен белеп ипи басучылар, чалгы көйләүчеләр, ат җигүчеләр азайды. Вәзилә апа халкыбызның бу гореф –гадәтләрен чәчми –түкми йөрәк түрендә саклап йөрткән һәм шуларны шигырьләрендә гади итеп, бөтен дөреслеге белән чагылдырып бирә алган. Милли йөзебезне ачучы бу матурлыкларны саклап калырга, аны китап укучының күңел түренә үк җиткерергә тели. (“Авылда печән өсте)

Сабантуйлар күптән гөрләп узган, Аяз көннең һәр минуты чутта Кызу печән өсте авылда Печән чаба халык болында.

Вәзилә апа Чинаева, беренче карашка бик нәни булып күренгән тормыш фактларына: ипи пешерүгә, коймак, өчпочмак, бәлешкә, чәк-чәккә, катыкка, кабыклы бәрәңгегә, борчак боткасына, бәбкә үләнгә, йон оекбашка, татар мунчасына, печән өстенә, тагын бик күп төрле хәлләргә бәя бирә алган, аларга илаһи җан өргән, шушы тормыш күренешләрен башкаручы кешеләрнең кызыктыргыч, кабатланмас характерларын тудырган.

Чәк- чәк ясау – зур осталык, Татар халкы – сый хөрмәтле халык

Уңганнарның хезмәте. Ризыклары телең йотарлык.

Табын күрке – баллы чәк-чәк, Төплекәе, бәлеш, өчпочмагы

Татарның сый – хөрмәте. Күргәзмәдә генә тотарлык.

“Чәк-чәк” “Татар сые – табын күрке”

Шагыйрә бар дөньяны, бөтен кешелекне бербөтен итеп һәм берьюлы күрә белә, берьюлы ярата, берьюлы бәяли. Шигърият сүрәтлектән һәм тәэсирлектән тора. Вәзилә апа Чинаевада шуларның икенчесе өстенлек ала. Аның шигърияте укучыга акыл өйрәтми, бәлки, дулкынландыра, сокландыра, яраттыра, нәфрәтләндерә…

Вәзилә апаны “Мәхәббәт шагыйре” дип атарга була. “Мәхәббәт” сүзенә нинди мәгънә салып әйтәсең бит! Шагыйрә иҗатында “Мәхәббәт” сүзен алыштырырдай сүзләр эзлим: сөю, иман, рух, игелек, тормыш, яшәеш, бәхет…Бүгенге көн өчен, киләчәк өчен борчылу, яну..мәхәббәте газиз анасына, туган төбәгенә, балачакка, кешеләргә, яисә ярсу яшьлегенә, халкы, гореф-гадәтләренә багышлангангамы, ул – саф, якты, әмма күпмедер моңсу – ямансу да. Чын тормыштагы кебек. Шигырьләрдә бетмәс – төкәнмәс оптимизм белән бергә, күңел кырларын туктаусыз чиертеп торучы язмыш, үткәннәр…

Ләкин, ләкин болар бары төштә, Кай җирләрдә соң сез, авылдашлар,

Өндә: сагыш, хәтер, үткәннәр, Теләмичә аннан киткәннәр?

Гомер агышлары төсле Тәрәзәңә карап үтәм,

Эрләнгән йомышак җепләр, Төшкән пәрдәләрең лә.

Бу җепләрдә әнкәм кушкан Нинди хисләр яшеренгән

Иң татлы, җылы хисләр. Пәрдә чәчәкләрендә?

“Йон оекбаш – әнкәм бүләге” “Чигүле пәрдәләрең”

Туган як табигатен сүрәтләгәндә сагынып телгә ала торган образларның иң матурларыннан берсе — чишмә булса кирәк. Вәзилә апа шигъриятендә дә бу шулай.

Чылтыр чишмә күпме гашыйкларның

Серен саклап, серен чишмәгән.

Күпме парлар хәер – фатиханы

Иң беренче алган чишмәдән.

“Гашыйклар чишмәсе”

Иҗатында кечкенә балаларга багышлап язылган шигырьләргә дә урын табыла. “Ана каз һәм мин” шигыре әнә шундыйлардан. Кешелек тормышындагы зур вакыйгаларның берсенә дә битараф түгел ул. Газет –журналларның юбилее дисеңме, укытучылар көнеме, Яңа елмы – барчасына да иҗат чишмәсеннән өлеш чыгара, халыкчан, тормышчан булулары белән алар укычыларның күңеленә хуш килә, шигырьләре турында күп җылы фикер ишетә. Аның карашы шулкадәр киң офыклы, ул җир тормышына, кешеләр гаменә мәһабәт таулардан да, ай – йолдызлар ераклыгыннан да карый ала.

Нәтиҗә: Вәзилә апа Чинаеваның шигырьләрен укыгач, тирән фикерле, хисле, тарихи чикләрен билгеләп булмаган, шул ук вакытта үтә дә таныш, үз, газиз иҗат кына халыкчан, милли һәм иманлы булуын аңлыйсың. Иҗатының асылын, нигездә, әлбәттә, авыл тарихы, авыл тормышы, авыл гаме билгели.

Йомгак

Фәнни эзләнү эшемнең ахырына кадәр, шагыйрә нинди булырга тиеш, нәрсә соң ул шигырь? — дигән сорауларга җавап эзләдем. Җирлектәге шагыйрьләр иҗаты белән танышканнан соң, мин сорауларыма җавап таптым. Шагыйрә булу, минемчә, йөрәктәге ургып торган көч, җан сафлыгы, ул күңелдәген ахырынача әйтеп бетерү теләге. Ә шигырь, ул күңелнең бер халәте. Тормышта без шатлыклар һәм кайгылар, табышлар һәм югалтулар, сокланулар һәм ачынулар, җиңүләр һәм җиңелүләр кичерәбез. Ниндидер гаделсезлектән елыйсы, яки сөенеч – шатлыклардан йолдызларга сикерәсе килә. Беркемгә дә сөйләргә теләмәгән яшерен серләр бар. Менә шундый чакта кеше күңелендә шагыйрьлек уяна да торгандыр. Әлбәттә, һәркем шигырь язмый. Ләкин күңелендә матурлыкны күреп соклана, яманлыкка нәфрәтләнә белү хисләре бар икән, син җаның белән шагыйрь, синең күңелең бай. Бай күңелле кешеләр генә дөньяга матурлык өләшә ала.

Җирлектәге шагыйрьләребез дә кешеләрне яратучан, тормышка гашыйк, сәләте ташып торган, шигъри җанлы, нечкә күңелле шәхесләр. Туган илгә, туган авылларына, кешеләргә мәхәббәт хисләре аларның шигырьләрендә чагылыш тапкан. Актаныш төбәге җырлы –моңлы як, даны еракларга таралган. Үз төбәге кешеләре белән горурлану , туган җире турында кайгырту, үз җирлегенең традицияләрен ныгытырга омтылу кебек сыйфатлар әхлакый гүзәл шәхес формалаштыруда зур роль уйный.

Чыннан да, кайсы гына шагыйрь иҗатына тукталсаң да, туган як кеше өчен иң кадерлесе, иң изгесе. Анда һәммә нәрсә матур, газиз һәм кадерле. Бу хисләрне аңлау өчен, бары туган авылыңнан читтә берничә көн генә яшәү дә җитә. Җирле шагыйрьләр иҗатында сагыну — матур хис, туган авыл, туган җир һәрнәрсәдән кыйммәт һәм алыштыргысыз. Ә шигырь дөньясында син туган якның бер бөртеге, җирдә кеше булып тууның нинди олы бәхет икәнлеген бөтен җаның – тәнең белән тоясың.

Кулланылган әдәбият

А.Авзалова “Гамьле гомер” Актаныш, 2006;

А.Авзалова “Актанышым – ак илем” Чаллы 2001;

В. Чинаева “авылымны күрәм төшләремдә” Актаныш, 2005;

Г.Гыйльманов, Р.Мингалим “Агыйдел дулкыннары” Казан 1997;

“Мәйдан” №10, 2008;

З.Ләесова “Кайнар сүзләр йөрәк эретә ала” Актаныш 2006.



sitemap
sitemap