ирлегебез сйлшенд татар халык мкальлре м йтемнрне роле



Актаныш муниципаль районы

Актаныш 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе



Тема: Җирлегебез сөйләшендә татар халык мәкальләре һәм әйтемнәрнең роле

Галиева Илиза Ильнур кызы

7 нче сыйныф

Фәнни җитәкче: : Галиева Ленара Рафаиль

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

КЕРЕШ

Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез , әйтемнәрсез халык та юктыр. һәрбер халык сүз арасында мәкальләр, әйтемнәр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи, әйтергә теләгән фикерен кыска гына итеп “ярып” та сала. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә , әйтемнәренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль яйсә әйтем әйтеп куя. Ул моны әйтеп җибәргәнен кайчак үзе дә сизми кала. Шуның белән безнең халкыбыз арасында да саны әлегә хәтле беленмәгән күп төрле мәкальләр, әйтемнәр йөри. Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардай мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез. Тормыш булган һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Җирлегебез сөйләшендә дә алар даими кулланылышта. Шуннан чыгып, фәнни эшемнең максаты: җирлегебез сөйләшендә даими кулланылышта йөргән мәкаль һәм әйтемнәрнең ролен ачыклау.

Фәнни эшемнең бурычы:

Мәкаль, әйтемнәрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре;

Әйтем һәм мәкальләрнең әдәби әсәрләрдә кулланылышы;

Мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте.

3

Төп өлеш

Мәкаль һәм әйтемнәрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

Нәрсә соң ул мәкаль? Безгә кардәш төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар. Борынгы әби — бабаларыбыз үзләре өчен генә яшәмәгәннәр. Балалары, оныклары өчен дә борчылганнар. Үзләре ясаган, аңлаган ялгышларда, балаларын әлеге хаталардан сакларга тырышканнар. Җирлегебез сөйләшендә дә әлеге тапкыр сүзләрне еш ишетергә туры килә. Урамда да, өйдә дә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә кулланабыз. Мисал өчен, “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың”, “Дустың нинди, үзең шундый”, “Улым сиңа әйтәм, кызым син тыңла”, “Ерак куйсаң – якыннан алырсың”, “Бер тырмага ике басмыйлар” һ.б. Әлеге мәкальләр барысы да тәрбия чарасыннан алынган дип уйлыйм. Яхшы дуслар табарга, береңә кисәтү ясау, сиңа да кагыла, алган әйбереңне урынына куярга өйрән, хаталану турында матур һәм җыйнак итеп әйтелә.

Мәкаль чикләвеккә охшаган: аның “кабыгы” һәм “төше” бар. “Кабыгы” – турыдан –туры әйтелгәне. Ә төше – аның яшерен мәгънәсе. Ул турыдан – туры әйтелми, “кабык” эченә яшеренә. Әлеге мәкальләрне аңлау өчен, ныклап уйлау зарур. Күп кенә мәкальләр турыдан-туры әйтелгән мәгънәне генә белдермиләр. Өстән караганда бу мәкаль нинди дә булса фикерне яклап киңәш бирә дип уйлыйсың, ә ул аны сиңа ирония белән әйтеп, киресенчә аңларга кирәк икәнен үз сизгерлегеңә тапшырган булып чыга. Кыскасы, мәкальләрне куллана белү яки аңлауда акыл белән эш итәргә кирәклеге бәхәссез. Димәк, мәкаль үзе шулай бик кечкенә булса да, күпьяклы, үзенчәлекле һәм хикмәтле нәрсә.Дуслар белән әңгәмә корганда, гаиләдә, гомумән,җирлектәге кешеләрнең фикерен белү максатыннан “Сөйләмегездә мәкальләр кулланасызмы?”- дигән сорауга җаваплар эзләдем. (Кушымта №1) Кайбер чакларда әнием миңа: “Күп белсәң, тиз картаерсың”, “Йомырка тавыкны өйрәтми” кебек сүзләрне еш кабатлый. Әйе, мин инде боларның мәгънәсен аңлыйм. Үзеңә кирәклесен белү, тиеш түгел вакытта сүзгәтыгылмау да урынлы.4“Кыскалыкта – осталык” – дип юкка гына әйтмиләр. Әйтемнәрнең безгә билгеле ягы – кыска булуында. Ләкин кыскалык аның җитди ягы түгел. Теләгән фикереңне, җитди, аңлаешлы итеп әйтергә мөмкинлек биргән әйтемнәр, җирлегебез сөйләшендә кулланыла. Бүгенге көндә яшьләр авызыннан да әйтемнәрне күп ишетергә мөмкин. Сыйныфташларым да аларны рәхәтләнеп файдалана. Бүген ашхандә “телеңне йотарлык”итеп пешергәннәр, дәрестә өй эше тикшергәндә “кот ботка” җитте, сине күргәч, “ике күзем дүрт булды” һ.б. Гади һәм аңлаешлы сөйләмне әлбәттә, һәр җирдә кулланасың. Мәкаль һәм әйтемнәрне Актаныш җирлегендә яратып кулланалар. Бер –беребезне ике сүздән аңлау, нәрсәнедер озаклап аңлатканчы, бер җөмлә белән әйтү, телебезнең байлыгын, матур сөйләмен күрсәтә.

5

Әйтем һәм мәкальләрнең әдәби әсәрләрдә кулланылышы

Һәр әсәрнең ачык сизелеп торган тәрбияви максаты бар. Аларның һәрберсе гыйбрәтле, үгет-нәсихәтле, нинди дә булса әхлакый хакыйкатьне үткәрә, шул ук вакытта барлык укучыларга да аңлаешлы тел белән халык хезмәтенә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый.Ә мәкаль һәм әйтемнәр нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә йә киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып та килә. Язучыларыбыз иҗатында моңа мисаллар җитәрлек. 5-6 нчы сыйныфлар (А.Г.Яхин) дәреслегендәге әсәрләрне өйрәнгәндә дә мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләренә тукталабыз, иҗат эше башкарабыз.Алар язучының никадәр оста, каләме үткен икәнлеген аңларга мөмкинлек бирә. Язучының нәрсә әйтергә теләвен аңлау – үзе бер ачыш ул. Әдәби әсәр теле андагы фикерне ахырынача әйтеп бетерми бит. Безгә хикмәтле теле шул фикерне табар өчен шартлар гына тудырган. Әйтем, мәкальләрне халык иҗат иткән, ә үз урыны белән алар язучының әсәрен баеткан. Мисал өчен: “Көтелмәгәндә күз алдына килеп баскан бу гаҗәп күренешкә мин дә телсез калдым” (М.Әмир “Агыйдел”), “Иптәшем боларны күрүгә агарынды, теле бәйләнде…” (Г Ибраһимов. “Безнең көннәр”), “Ярый, бушлай биргән атның тешен карап тормыйлар!” (М.Галәү “Болганчык еллар”), “Өлешеңә тигән көмешең” (Г.Сабитов “Тәүге соклану”), “Өрмәгән җиргә дә утыртмый” (Г. Ибраһимов “Яз башы”) “Яхшыдан туган яман” (Г.Ибраһимов “Көтүчеләр”) һ.б. әсәрләрне санап китәргә мөмкин булыр иде. Әлеге әсәрләрне укыгач, сорау туа: ни өчен фикер турыдан туры түгел, ә күчерелмә мәгънәдә бирелә? Мөгаен, мөһим фикерне җиткереп, автор укучының һәм тыңлаучының акылына гына түгел, ә хисләренә, иҗади күзаллавына да мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, тырышлык куеп табылган фикер инде онытылмый, без аны үзебезнең сөйләмебезгә дә кертеп җибәрәбез. Әсәрләр, алардагы мәкаль һәм әйтемнәр безне уйларга, әсәргә анализ ясарга, иҗат итәргә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.

6

Мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте.

Мәкаль ул — тормышның һәртөрле җил — давыллары эчендә, безне аталарча кайгырткан өлкән һәм борынгы киңәшчебез; дөньяның әчесен-төчесен күп татыган, безгә дә аны ничек танырга өйрәткән өлкән агабыз; безгә үзебезне һәм кешеләрне ничек сынарга өйрәткән сынаучыбыз; безне хатага төшүдән алдан кисәтүче күрәзәбез; хатага төшсәң, ачы, туры иттереп, ләкин шул ук вакытта гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирә белүче остабыз. (Нәкый Исәнбәт).

Татар халкына бай тарих җыеп калдырган Нәкый ага Исәнбәт, мәкаль һәм әйтемнәрнең халык өчен әһәмиятле урын алып торганлыгын яхшы аңлаган. Мәкальләр кешенең ни эшләгәнен, ялгыш юлга басмадымы, яки нәрсә эшләргә белми аптырап калдымы, бу вакыйга янында шунда ук мәкаль сикереп төшкән. Шуңа да күп белүчегә зирәк кеше, диләр. Сөйләмебездә әйтем, мәкальләрнең тоткан урыны, әһәмияте бик зур. Ул сине башкалардан белемлелегең, сүзгә осталыгыңны күрсәтсә, әйтергә теләгән фикереңне туры яки күчерелмә мәгънәдә аңлатырга мөмкинлек бирә.Син мәкаль әйткәндә, халкыңнан тел генә алып калмыйсың, акыл-тәҗрибә дә, белем-хикмәт тә туплыйсың. Шуның белән син үзеңнең сүзеңдә күп мәртәбә көчлерәк, фикерендә тирәнрәк буласың. Әйткән сүзең мәгънәгә куәтле, нык дәлилле һәм тәэсирле булып чыга. Чөнки синең бу сүзеңнең артында күмәкнең көче, халыкның тарихи тәҗрибәсе, хикмәте, акыл һәм иҗат көче тора. Син дә мәкаль әйтүең белән шуңа таянасың.Тагын бер әһәмияте — мәкальләрнең сәнгать әсәре булуында. Мәкальләрнең иң кыска, бер-ике сүз белән ачык кына итеп шулхәтле тирән күп мәгънә әйтә алучанлыклары бик зур язучыларны кызыксындыра килгән һәм язучылар үзләре дә шундый ипле, җыйнак, тапкыр, анык һәм шигъри тирән мәгънәле итеп әйтә-яза белүчелекне идеал иткәннәр.

Бүгенге көндә дә сөйләмебездә, тормышыбызда әһәмиятен югалтмаган мәкаль һәм әйтемнәребезне бик теләп файдаланабыз. Алар татар телебезнең төгәллеген, матурлыгын, җыйнаклыгын күрсәтәләр.7

Йомгаклау

Күп еллар, гасырлар үткән. Мәкальләрнең, әйтемнәрнеңтормыш итү өчен файдалы ярдәмче булуын белеп алгач, халык кабатланган вакыйгаларның һәркайсына мәкаль уйлап тапкан, кыска гына итеп әйтем белән бәя биргән. Шуның өстенә, тумышы белән тарихи да ул, кулланышы белән бүгенге дә. Мәкальләр халкыбызның тарихын да, язмышын да, акылын-фигылен, милли зәвыгын һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар.

Әйе, кеше язмышлары төрлечә… Кеше язмышларына ияреп аның теле, гореф –гадәтләре йөри. Ләкин ничек кенә булмасын, һәркемнең җирдә үзе генә салган сукмагы, нәкъ ул гына ашыйсы ризыгы, “маңгаена язылган күрәчәге”, борчу – шатлыклары, сөенеч – кайгылары була. Киләчәккә ныклы адымнар белән бару өчен, үрнәк итеп алырдай шәхесләр, гасырлар буена сакланып килгән татар телебез, әдипләребез, ил тарихында калдырган эшләре, без – яшьләр өчен өлге итеп алырлык. Вакыт үтә. Буыннарны башка буыннар алыштыра. Яңа буын кешеләре күңеленнән тарихның башка вакыйгалары үтә. Бу вакыйгалар, шулай ук күңелләрдә үз дөньяларын тудыралар. Ләкин татар теленең сүзлек хәзинәсе һәм тарихы искерми, ул тарихның бер чорыннан икенчесенә күчеп яңара, тулылана гына бара. Ә тел язмышы — ул милләт язмышы, аның яшәеше, үсеш формасы. Кешелек әледән — әле миләтнең таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бер нәрсә дә алыштыра алмый. Фәнни эшемнең ахырында түбәндәге нәтиҗәләр билгеле булды:

Бүгенге көндә дә җирлегебез сөйләшендә мәкаль һәм әйтемнәр яратып кулланыла;

Тәрбияви яктан әһәмиятле урынны алып тора;

Буыннан – буынга сакланып килгән сүзлек хәзинәбез беркайчан да югалмаячак.

8

Кулланылган әдәбият

Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. 3 нче басма. Яр Чаллы: “Идел – йорт”, 2002.

“Мәгариф” №2, 2011

Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.

Яхин А.Г. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

Яхин Ф.З. Балалар фольклоры. Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2009.



2

Кушымта 1

9

Анкета руководителя работы

Фамилия, имя, отчество Галиева Ленара Рафаиловна

Контактные телефоны: 89375728858, 8(85552) 3-13-91

Место основной работы Актанышская средняя общеобразовательная школа №1

Должность Учитель татарского языка и литературы

Представление

Актанышская средняя общеобразовательная школа №1

участника ГалиеваИлизаИльнуровна, 2000 г.р , 6 А класс

Сөйләмебездә татар халык мәкальләре һәм әйтемнәрнең роле

Секция«Открываем тайны нашей речи»

Руководитель работы ГалиеваЛенара Рафаиловна

Полный адрес образовательного учреждения Актанышскаясредняя общеобразовательная










sitemap
sitemap