ирле сйлшлрд милли менталитетны чагылышы



Зиятдинова А.Р, Балык Бистәсе районы ХI сыйныф

Җитәкчесе: Зыятдинова А.Т.

Җирле сөйләшләрдә милли менталитетның чагылышы.

Күренекле татар мәгърифәтчесе , галим һәм педагог Каюм Насыйри ана телебезне олылап болай дигән: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.”

Милләт – менталитетлары уртак булган, милли үзаңлы һәм характерлы, милли мәдәниятнең тотрыклы сыйфатларына ия, башка халыклар белән охшашлыкны һәм алардан аерымлылыкны аңлаучы кешеләрнең тарихи үсеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән бергәлек ул.

Тел һәм милләт – теләсә кайсы милләтнең аерымлылык билгеләре. Милли телдә халыкның менталитеты, культурасы, тарихы чагыла. Туган тел милли әдәбият , сәнгать, музыка, халык аваз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә.

Озак еллар буена барлык милләтләр үз территориясендә формалашкан. Шундый җирлекнең булуы — милләтнең формалашуы өчен мөһим шарт, әмма аның саклануы һәм үсеше өчен мәҗбүри түгел. Хәзер күп халык (милләт) төрле төбәкләрдә сибелеп яши. Татар халкының да күпчелек өлеше Татарстаннан читтә гомер итә. Милләт булып формалашкан кешеләр билгеле бер табигый шартларга яраклаша, табигать шартларына туры килә торган хуҗалык итү һәм яшәү рәвеше булдыра, үзләренә хас матди һәм рухи мәдәниятен үстерә.

Милләтнең менталитеты түбәндәгеләрдә дә чагылыш таба:



милләт вәкилләренең хезмәткә мөнәсәбәте, хезмәт эшчәнлеге белән бәйле традицияләре;

тормыш- көнкүреш уңайлыклары турындагы күзаллаулар;

матурлык, гүзәллек идеаллары;

яхшылык, ягымлылык, чама хисен белү кебек сыйфатларны аңлау үзенчәлекләре Һ.б.

Кешенең, баланың, укучының теге яки бу милләт эчендә социальләшүе үзенчәлекләрен виталь (тормыш итү өчен кирәкле, биологик, физик) һәм менталь (фундаменталь — рухи) төркемнәргә бүлеп өйрәнәләр. Шуңа күрә дә һәр төбәкнең үзенә генә хас сөйләшләре бар.Аны әдәби телдә диалект дип атыйлар.

Диалект – гомумхалык теленең аерым бер җирлеккә хас төре. Аның үз аваз составы , грамматикасы бар; ул сөйләмә формада яши.

Урта мәктәптә ана теле укытучыларының төп бурычларыннан берсе-укучыларның язма һәм сөйләм әдәби тел культурасын үстерү, әдәби телнең бердәм нормаларына тулысынча ия булуларына ирешү. Ә иң мөһиме- укытучы тел нормаларына ят булган күренешләрне яхшы сиземләргә, укучы сөйләменә һәрвакыт игътибарлы булырга һәм хаталарны даими рәвештә төзәтеп торырга тиеш.

Укучылар сөйләмендәге ялгышларның беренче очрагына тукталыйк. Укучылар сөйләмдә рус сүзләрен кулланырга ярата, чөнки русча фикерли; укучының сүз байлыгы рус сүзләре исәбенә тулылана бара. Бигрәк тә кизү — дежур, кыңгырау-звонок, әйе -да, сәхнә – сцена, гариза-заявление, көндәлек – дневник, гаилә- семья кебек сүзләрне бутап сөйләшү еш очрый. Һәм шулай ук рус сүзләрен бозып сөйләшү дә (шәм –свичә,мич- пич) күзәтелә.

Укучылар сөйләмендәге хаталарның икенче сәбәбе – орфоэпия һәм орфография өлкәсендә аерымлыклар булуда.

“Фонетика”, “Орфоэпия” бүлекләрен өйрәнгәндә, укучыларны аваз һәм хәрефләрне аера белергә өйрәтү зарур. Сөйләү органнарының аваз ясауда төрле төрле дәрәҗәдә катнашып рәсем ярдәмендә аңлату укучыларда зур кызыксыну уята. Өйдә күнегүләрне көзге каршында ясау зур нәтиҗәләр бирә.

Дәресләрдә грамматик уеннар куллану – укучының кызыксыну дәрәҗәсен арттыра. Мәсәлән, беренче иҗекләрдә [о],[ы],[ө (э)] әйтелә һәм языла торган сүзләрнең диалект шартларында дөрес кулланышына ирешү өчен , бер иҗеккә аваз (хәреф) өсти барып, төрле мәгънә белдерә торган сүзләр ясау уеныннан файдаланырга мөмкин: бо- бол-бола- болак, то- тор – тора- торак.

Тел һәм мәдәният – теләсә касы милләтнең аерымлылык билгесе. Туган тел милли әдәбият, сәнгать, музыка , халык иҗаты белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә барлык халыклар аны белем һәм тәрбия бирүнең әһәмиятле чарасы дип саный.

Без — укучыларның әдәби тел формалаштыруында укытучыларыбызның татар теле һәм әдәбияты дәресләрен хәзерге әдәби телдә оештыруы безнең телебезне әдәби телгә якынайта, сөйләмебезне төзек, камил һәм грамматалы итеп формалаштырырга ярдәм итә.

Файдаланылган әдәбият

Мәгариф 2004 ел, №10. Милләт һәм төбәк.

Мәгариф 2008 ел, №2 . Җирле сөйләмнән – әдәби телгә.








sitemap
sitemap