илкннр илдкеше тормышта сынала



АЛЕКСЕЕВСКИЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЗУР ТИГӘНӘЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Җилкәннәр җилдә,

кеше тормышта сынала”

(Ф.Яруллин иҗатында батырлык темасы)

Башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы Хаметшина З.М.

2012 ел

Эчтәлек

Кереш. “Нәрсә ул батырлык ?” ……………………………………………………… 4

Төп өлеш. “Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала”…………………… 5

Йомгаклау. “…Барлык куркуны җиңәрлек

Көч табармын йөрәктә”…………………………………………….. 8

Кулланылган әдәбият…………………………………………………………………… 9

Кереш. “Нәрсә ул батырлык?”

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Батырлык дигән сүз үз эченә нинди сыйфатларны ала? Әлеге сорауга күпләр тәвәкәллек, кыюлык, югалып калмау, ихтыяр көче дип җавап бирерләр иде. Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек – электән үк хас. Алар дошманнарына, табигать стихияләренә каршы батырларча көрәш алып барганнар, курыкмыйча ерак сәяхәтләргә чыкканнар. Ә күпләр сугышта кыю адым ясап, үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, туган илне яклауны батырлык дип атыйлар.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу төшенчәгә:

Батырлык –

Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

Батырчылык, тәвәкәллек дип аңлатма бирелә. (4, 75 бит)

Республикабыз президентының киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

“Батырлык ул – рухи матурлык… Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән”, — дип билгеләп үтә. (3, 3 бит)

Димәк, батырлык төшенчәсе тирән мәгънәгә ия. Һәм ул без күнеккән сугыштагы батырлыклар белән генә чикләнми. В.А.Сухомлинский киресенчә: ”Иң авыры – күпьеллык, көндәлек батырлык”, — дип әйткән. ( 6 ) Әдәбиятыбызда да аның сүзләрен куәтләүче әсәрләр шактый. Мәсәлән, Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, батырлык төшенчәсенә тулы, төгәл билгеләмә бирү өчен без үз алдыбызга түбәндәге максатны куйдык: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре мисалында батырлык төшенчәсен ачу.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен өйрәнү;

“Җилкәннәр җилдә сынала” повестына карата тәнкыйтьчеләрнең язмаларын өйрәнү;

Батырлык турында мәкальләр, әйтемнәр, язучылар һәм акыл ияләренең фикерләрен туплау.

Кыюлык, тәвәкәллек, куркусызлык кебек сыйфатлар кешеләргә элек – электән юлдаш булган дидек. Бүгенге көндә батырлар күпме соң безнең арада? Юктыр дип әйтә алмыйбыз. Ләкин вакытлы матбугат хәбәрләрен, телевидение тапшыруларын анализласаң, тирәбездә яшәүчеләрне күзәтсәң, күп дип әйтү дә дөрес булмастыр. Чөнки тормышта дөрес юлны тапмый авырлыкларга түзә алмый җиңеллек эзләп эчүчелек, наркомания, җинаятчелек, талап баю һәм башка төрле тайгак сукмаклардан атлаучылар саны көннән – көн арта. Җәмгыятебез рухи яктан ярлылана, кешеләр үз эченә бикләнә, ярдәмләшү, әйләнә – тирәдәгеләргә ихтирам һәм игътибар, илең, халкың өчен хезмәт итү кебек төшенчәләр югала. Шуңа күрә бу хезмәтебезнең актуальлеге бәхәссез.

Иҗади эшебезне башкарганда төп таяныч буларак Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте, С.Г.Хәкимованың “Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы” исемле монографик басмасы, интернет сайтларындагы тел һәм әдәбият укытучыларының хезмәтләре кулланылды.

Төп өлеш. “Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала”.

Нәрсә ул батырлык?

Җавабын кем белә?

Шул сорау туды да

Яши күңелемдә.

Ил өчен яуларда

Бирүме гомереңне?

Тәвәккәл булумы,

Булумы түземле?

Курыкмый яшәүме

Җирдә бар хәтәрдән?

Кем белә: батырлык

Гыйбарәт нәрсәдән?

Батырлык! Кемнәр эшли ала аны? Кемнәр батыр исемен йөртергә лаек? Бу сорауны күпләр үз- үзенә биреп карагандыр. Г.Тукай, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләренә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемгә лаек булган язучы Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” повестендә шулай ук әлеге сорауга җавап эзли:

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.

Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да, өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр.

Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный. Алар күкрәкләре белән дошманның ялкын чәчеп торган дзотларын япмыйлар, галәм биеклекләренә күтәрелеп, дөньядагы барлык кешеләрнең карашларын үзләренә юнәлтмиләр. Туктаусыз тамып торган тамчыдай, сиздерми генә, шау – шуларсыз гына эшлиләр. Беренче тамган тамчыны һичкем игътибарга алмый. Тама – тама ташны тишеп чыккач кына тамчыга сокланалар. Ә ташны тишеп чыкканчы ай-яй озак тамасы бар!… Ничә язлар көтәсе бар, ничә кышлар үтәсе бар…” . ( 6 )

Әсәрнең бу өзеге аның эчтәлеген, төп мәгънәсен тулысынча ача. Төп герой Фәнияр ныклы рухы һәм ихтыяр көче аша яшәү мәгънәсен таба алучы, яшәүнең матурлыгын үзе генә күреп калмыйча, аны башкаларга да күрсәтә белүче кеше. Бу образ безне яшәүнең асылына, тормышта иң югары вазифаны — чын кеше булу вазифасын үтәүнең катлаулы икәнлегенә төшендерә. Ул физик яктан имгәтелгән кешеләрнең күңелендә яшәү рухы уятырга, горурлык хисләре кузгатырга һәм җанда яшеренеп яткан эчке мөмкинлекләр исәбенә мәгънәле тормышка омтылу дәрте тудырырга сәләтле. Чөнки Фәнияр авыр хәлдә калгач та, ничек тә җан саклау өчен генә яшәми, ә әхлакый сафлыкка, матурлыкка хыянәт итмичә, эчке көрәш аша тырышлык, сабырлык, олы җанлылык үрнәге күрсәтә.

Фәнияр үсмер чагыннан ук тәвәкәл, кыю, үз дигәнен эшләргә тырышуы белән аерылып тора. Мәсәлән, ишегалдында турник ясап хәлсезләнгәнче шөгыльләнә, тагын бер генә тапкыр дип елга аша кабат- кабат йөзә. Сөйгән кызы өчен “утка да, суга да керергә әзер” тора. Болар аның бер эшне дә ярты- йорты эшләмәвен, холкында яшәү хакына үз- үзеңне аямау ятуын күрсәтә.

Тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин да Фәниярның хәтта кимчелекләре дә тормышчанлыгын гына арттыра икәнен күреп: “Фәниярның батырлыгы безне сокландыра, тырышлыгы, бирешмәве бездә ихтирам хисләре уята. Аны яратасың, аңа ышана башлыйсың”,- дип яза. (2, 116 бит)

Фәнияр рухи көче аша югары күтәрелә, физик көче югалса да, җанында яшеренеп яткан көче ачыла. Яшәүнең төп мәгънәсе авырудан котылу гына тугел икәнен, тәнең авыру булса да, күңелең сау сәламәт булырга кирәклеген аңлый.

Ләкин болар аңа җиңел генә бирелми. Ул борчулар, кимсетүләр, чарасызлыктан интегүләр аша ирешә батырлыкка. Мәсәлән, Фәүриянең поезддан төшеп калуын гына алыйк. Фәниярның тормышының мәгънәсе югалуга кадәр барып җитә вакыйга. ”Ә язмыш дигәнең торган саен мәрхәмәтсезрәк кылана. Сабый баланың кулына уенчык тоттырып, сабый шул уенчыкка күнеккәч, ярата башлагач кына тартып алган шикелле, Фәниярның иң кадерле нәрсәсен йолкып ала. Җир өстенә бастырып, буразналар йомшаклыгын, юл йөрүнең рәхәтлеген күрсәтте дә — аякларын басмас итте, күкләргә күтәрелеп очу ләззәтен татытты да- зәңгәр күктән мәхрүм кылды. Сөю шәрәбен эчерде дә — сагыш диңгезенә ыргытты”, — дип яза бу турыда Ф.Яруллин. (2, 117 бит)

Шулай һәр уңышын көрәшеп таба Фәнияр. Тормышта, кешеләр арасында, җәмгыятьтә аның кебек зәгыйф кешегә үз урынын яулау бик кыен. Ә тормыш юлдашын табу тагын да авырырактыр. Чөнки язмышы гарипләр коляскасына бәйләнгән егеткә нинди кыз карасын. Гадәттә бу вакытлыча гына, физик кимчелекле кешене кызгану аркасында гына була. Үз язмышын гомерлеккә ярдәмгә мохтаҗ кеше белән бәйләү өчен дә батыр хатын- кыз кирәк. Шуңа күрә автор да:

“Фәниярга бер генә җиңүнең дә көрәшсез килгәне юк әле…Кешеләр йөрәгенә табигать тарафыннан салынган байлык — мәхәббәт башкалар өчен вакыты җиткәч килергә тиешле нәрсә булса, Фәниярга яулап алынасы, көрәштә табыласы бәхет”, — дип яза. (2, 117 бит)

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең батырлык турында сөйләвен тәнкыйтьчеләрнең аны Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты” әсәре белән тиңләп караулары да исбатлый. Язучының моңа җавап итеп: “…Фәниярның тормышы Корчагинныкыннан катлаулырак. Чөнки Фәнияр сыйнфый көрәштә түгел, үз-үзе белән көрәштә ачыла. Әле тарих булып өлгермәгән көндәлек тормышта меңтөрле авырлыклар, кимсетүләр аша узып, тормышта үз юлын таба” дип язуы В.А.Сухомлинскийның без алда әйтеп узган сүзләрен кабатлый кебек. (2, 119 бит) Чынлап та сугыш яки сыйнфый көрәш геройлары һәрвакыт дан — шөһрәттә, ә тыныч тормышта батырлыгыңны сирәк кешеләр генә бәяли яки гомумхалык ихтирамын яулаганчы ай-һай күп тырышырга кирәк.

Шуңа күрәдер дә М.Вәлиев үзенең “Батырлык” дигән язмасында: ”…бу әсәр кешенең физик һәм рухи батырлыгына багышланган бер героик симфония сыман. Зур каршылыклар, газаплар кичерү аша килгән җиңү әсәр ахырында олы тантана булып кабул ителә”, — дип яза. (2, 121 бит) Әйе, “үләргә теләп йокы дарулары эчкәндә, физик авыртулардан бәргәләнеп ятканда, шигырьләр язган өчен район хастаханәсеннән куылырга торганда, яшәүнең мәгънәсе югалып, кешеләргә кирәклеге беткәндә” рухи батырлыгы Фәниярны тормыш мәгънәсен югарыданрак эзләргә этәрә. “Аң төбендә яшеренеп яткан яшәү омтылышы үзен- үзе юк итәргә күтәргән кулларын кире төшерергә мәҗбүр итә”.(2, 121 бит)

Фәниярның аңы, күңел торышы намус, кешелеклелек, матурлыкка омтылу, вөҗданлылык кебек элек- электән милләтебезгә хас булган уңай сыйфатларга корылган. Аңа халкың гасырлар буе тудыра һәм ныгыта килгән матур гореф — гадәтләрне саклау, якыннарыңны, яраткан кешеңне олылау, мәхәббәткә изге итеп карау хас.

Шулай итеп Фәнияр батырмы соң? Нәрсә соң ул батырлык? Шундый авыр язмыш тырнагыннан ычкынырлык көч тапкан һәм иң кыен чакларда да дөньяга үч сакламаган, киресенчә халкы өчен бар көчен биреп иҗат иткән кеше гади кеше була алмыйдыр. “Аның эчендә, каты сиртмә кебек, яшерен көч ята. Тормыш ныграк баскан саен ул кысыла бара, ләкин аның каршылык күрсәтү, үзенең өстенә төшкән йөкне кире этү үзенчәлеге бар”.(2, 126 бит). Башкача әйтсәк Фәнияр рухи яктан көчле, кыю, тырыш, милләтпарвәр. Ф.Яруллин Фәниярның протатибы буларак бер шигырендә бу турыда болай дип яза:

“Бәхет өчен, шатлык өчен,

Көрәшеп яшим.

Көрәшеп тапкан бәхетне

Өләшеп яшим.” ( 6 )

Әйе, гомеренең һәр минуты, сәгате, көне көрәш аның. Ә көндә куркусыз көрәшкән кеше ничек батыр булмасын. “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса — егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса — үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”, — дип яза ул. (1, 194 бит)

Боларны Фәнияр тормышка ашыра. Язмыш каршында тезләнми, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга. Чын мәгънәсендә диңгездәге җилкән кебек, барлык каршылыкны җиңә. “Кыюларга гына буйсына диңгезләр” дип юкка гына җырламыйлардыр.

Йомгаклау. “…Барлык куркуны җиңәрлек

Көч табармын йөрәктә”.

Батырлык бик тирән мәгънәле, күпкырлы төшенчә. Аны эшләү өчен сугыш һәм көрәш кырына чыгу мәҗбүри түгел. Безнең җәмгыятьтә намуслы, кешелекле, рухи яктан бай, мәрхәмәтле һәм башка шундый сыйфатларыңны саклап яши алсаң, ул да батырлык булыр иде.

“Бик батыр кеше түгел мин,

Тик батырлык кирәксә –

Барлык куркуны җиңәрлек

Көч табармын йөрәктә”,- дип яза Ф.Яруллин һәм үз тормышы белән үз сүзләрен исбат итә.

( 6 ) “Җилкәннәр җилдә сынала” автобиографик повесте безне кыю, тәвәккәл, нык рухлы, көчле ихтыярлы булырга өйрәтә. Язмыш безне һәркөнне сыный. Авырлыклар да бирә, төрле “татлы” капкыннарда чыгарып куя юлыбызга. Безгә сабыр, намусыбызга тугры, тырыш булырга кирәк. Яшәүдән ямь, тормыштан тәм табып яшәргә. Мул, матур дөньябызның кадерен белергә кирәк. Үзең турында гына түгел, әйләнә – тирәбездәге якын кешеләребез турында да онытырга ярамый. Халык мәкале: “Аунатсалар да пычракта, алтын кала шул хакта” ди. Нинди генә авырлыклар, сынаулар, үкенү, икеләнүләр аша узсак та, чын кеше булып кала белсәк иде. Тормышның зур сынауларын лаеклы узган Фәнис абый үзенең “Тугрылык” шигырендә:

“Яшәгән һәр көнең,

Эшләгән һәр эшең

Сузылыр якты бер нур булып:

Сайлаган юлыңа

Гомерең буена

Күңелдә сакласаң тугрылык”, — дип белми генә язмагандыр. (2, 27 бит)

Кулланылган әдәбият

Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”: Повестьлар. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1986.

С.Г.Хәкимова “Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы”. –Казан, “Идел-Пресс”, 2007.

“Батырлар китабы” – “Книга героев”, Татарстан китап нәшрияты, 2000.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Татар халык иҗаты. Мәкальләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977.

www.rusedu.ru/detail

http://pedsovet.su/load/



sitemap
sitemap