Язмышыма рхмтлемен



“Язмышыма рәхмәтлемен”.

Чыннан да, ул үз һөнәренең остасы. Китапханәдән бөркелгән нур һәм җылылык үзенә тартып тора.Нурсия апа белән аралашуы да үзе бер ләззәт.Әйе, китапханәче һөнәре- маквыктыргыч та, кызыклы һәм җаваплы да һөнәрләрдән санала. Кайберәүләр сабый чактан ук китапханәче булырга хыяллана, ә кайберәүләр һич уйламаганда бу юлдан китә дә, гомер буена шул һөнәренә тугрылыклы кала. Балачакта кем булырга хыялландыгыз ?” дигән сорауга Нурсия апа: “Кечкенә чакта төрле уеннар уйналгандыр, башта төрле уйлар да булгандыр, әмма мин язмышыма үз һөнәрем өчен рәхмәтлемен”, — дип җавап бирде. Кечкенә генә Мерәс авылында туган нәни кызчык балачактан ук табигатькә, гүзәллеккә мөкиббан була. Ә китапка карата тәүге мәхәббәт орлыкларын аның күңеленә авылдашы, китапханәче Дәхия ага Харисов сала. “Шушы кечкенә генә авыл китапханәсендә тормышка күзем ачылды”, — дип елмая Нурсия апа.

1989 елны ул хыялларын тормышка ашыру максатыннан Алабуга мәдәни- агарту училищесының китапханә бүлегенә читтән торып укырга керә. 1985 елдан алып, ике ел дәвамында район үзәк китапханәсенең зурлар бүлегендә хезмәт куя. 1987 елдан Яңа Әлем китапханәсен үз кулы астына ала.Ә 1995 елдан Нурсия апа Актанышның 1 нче урта мәктәбендә тугрылыклы хезмәт алып бара. Үз эшенә карата булган ихласлыгы, җаваплыгы, тырышлыгы өчен хөрмәт итәм мин аны.Китапханәгә кергән һәрбер балага исеме белән дәшеп, аның өчен кызыклы булган китап сайлап бирә ул. Хәер ,бирегә китап артыннан гына түгел, рухи азык, киңәш сорап, хаклык эзләп тә керәләр. Меңьеллык рухи хәзинәбез булган китапханәбезнең һәр киштәсендә, һәр шүрлегендә хакыйкать ачкычы яшерелгән. Аны бары тик эзләп таба белергә генә кирәк. Тәнәфестә хәл белеп чыгарга дип кенә кергән укучылар һәм укытучылар да биредән буш кул белән чыгып китмиләр.Кайсы шүрлектә нинди китап ятканын Нурсия апабыз яттан белә! Киштәләр, рәт-рәт булып тезелгән китаплар арасында бер генә тузан бөртеге булсачы! Эш тәртибен, эш кадерен белгән кеше генә кулында ут уйната ала. Нурсия апа укучылар белән уртак тел табып, төрле әдәби кичәләр, бәйрәм- конференцияләр, викторина- уеннар үткәреп тора.Һәрбер әдипнең истәлекле даталарына багышланган музыкаль кичәләр, язучылар белән очрашулар, яңа китапларны тәкъдим итү дисеңме- һәммәсе дә Нурсия апа тырышлыгы. Чырышлыгы бер урында кул кушырып утыра белмәве, ирешелгәннәрдән яңа этәргеч алып, биегрәк үрләргә булган омтылышы аны – бик күп санлы бәйге- конкурслар, ярыш- викториналар җиңүчесе иткән. Ә бит тормыш китапханә белән генә чикләнми. Нурсия апа тормыш иптәше Илһам абый белән ике баһадир ул тәрбияләгән ана.

Язмышның авыр сынауларына бирешмичә, каршы искән җилләргә капма- каршы йөз белән атлаучы бу ханымга сокланмый мөмкинме?! Уллары Илназ һәм Илнар да әниләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре.

Нурсия ханым бәхетле!



Чөнки аның яраткан хезмәте, тату гаиләсе, балалары бар. Аны яраталар, хөрмәт итәләр.





Гүзәл Фарсыева.

Актанышның 1 нче урта мәктәбе укучысы.








sitemap
sitemap