Яшеш



Яшәеш.

Уйлыйм яшәеш турында.

Бигрәк авыр сорау бу.

“Матур яшәү, дөрес яшәү,”- диләр.

Кемнәр белгән нәрсә икәнен?

Матурлык – ул сафлык, самимилык,

Бар эштә дә кылу яхшылык.

Кылган эшкә рәхмәт сорау түгел,

Ә чын күңел белән эшләү изгелек.

Дөрес яшәү нәрсә микән соң ул?

Әллә дуска ярдәм итүме?

Әллә әти-әни фатихасын алып,

Татулыкта гомер итүме?

Әллә кеше авырлыкка тарса,

Онытып торып үзең турында.

Җылы сүзең, җор киңәшең белән,

Аның күңелен өреп җылытырга.

Мин уйлыймын, яшәеш ул, дуслар,

Матур күңел, ачык йөзлелек,

Яхшы гадәт, әдәплелек, белем,

Әти-әнигә булу зур терәк.








sitemap
sitemap