Ямаширм мктбе — белем учагы



ТР Биектау муниципаль районы МББУ «Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе»

Ямаширмә мәктәбе – белем учагы

Эшне башкарды: 3 “А” сыйныф укучысы Галиева Әдилә.

Җитәкче: Ярулина Зәйлә Сабит кызы.

2012

План.

I.Кереш.

II.Төп өлеш.

1.Мәктәпнең йөз еллык тарихы.

2.Мәктәп бүгенге көннәрдә.

III.Йомгаклау.

I. Кереш.

Мин,Галиева Әдилә .Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында укыйм.Бу эшемне мин үзем белем алган Ямаширмә мәктәбенең тарихын өйрәнүгә багышлыйм.

Ямаширмә мәктәбе – белем учагы ,ул безнең горурлыгыбыз. Безнең мәктәптә уку-укыту эшләре,әхлакый тәрбия,укучыларны тормышка әзерләү сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдә алып барыла.Бер гасырлык тарихы булган шушы мәгърифәт учагында белемле, абруйлы, искиткеч киң күңелле мөгаллимнәр эшли.Алардан илебезнең төрле якларына таралган тырыш, булдыклы, белемле җитәкчеләр,галимнәр ,белгечләр,игелекле хезмәт ияләре үсеп чыккан. Минем максатым – үземнең туган мәктәбем тарихын тагын да җентекләбрәк өйрәнү,мәктәп җитәкчеләре, укытучылар турында күбрәк мәгълүмат алу.

II. Төп өлеш.

1.Мәктәпнең йөз еллык тарихы.

Ямаширмә мәктәбенең тамырлары бик тирәннән килә.Кызганыч,әмма мәктәпнең тарихына бәйле язмалар бары тик XIX гасыр башыннан гына мәгълүм. Ул вакытта авылда ике мәхәллә булган. Аның беренчесенә 1844 елны Сираҗетдин Нәҗметдинов имам булып килгән,ә икенче мәхәлләнең иманы итеп 1834 елны Хәйбулла Халитов сайланган. Бу мәхәлләләрнең мәчетләре каршында электән үк мәктәпләр булган булса кирәк.

1883 елны Ямаширмәнең беренче мәхәлләсенә имам булып Фазлыәхмәт Хафиз улы Хәмзин килә, ул күренекле дин әһеле генә түгел,педагог-реформатор,армас-талмас мәгърифәтче дә була.Соңрак ахун итеп сайлана. Ф.Хәмзин шушы мәхәллә каршында зур мәдрәсә ача,анда 80гә кадәр шәкерт укый торган була.

XX гасыр башында авылның икенче мәхәлләсенең мәчете каршында да мәктәп булган,анда 32 шәкерт укыган.

Фазлыәхмәт Хәмзин тырышлыгы белән 1903 елда Ямаширмә авылында өченче уку йорты да ачыла.Халык мәгарифе министрының указы буенча ачылган бу мәктәп Казан өязендә русча-татарча училище дип аталган өченче мәктәп булган.Ямаширмә мәктәбенең чишмә башы итеп шушы, 1903 елда ачылган мәктәп санала. Ачылган вакытында ук бу мәктәп яңа ысул – аваз ысулы белән эшли башлаган, башлангыч булса да заманына күрә яхшы белем биргән.

Баштарак мәктәптә Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган Нигъмәтҗан Хөснетдинов эшләгән,Фазыл мулла да анда сабак биргән. 1905 елдан мәктәпкә Гафур Коләхмәтовның энесе- Габделкаюм Коләхмәтов килә.Ул мәктәпкә җитәкчелек итү белән беррәттән ,рус теле дәресләрен дә алып бара.

Габделкаюм Коләхмәтов Ямаширмәдә озак эшли алмый.Авыл кешеләре арасында патша хөкүмәтенә каршы агитация алып барганы, яшьләргә “начар” йогынты ясаганы өчен ул 1908 елның 25 сентябрендә эшеннән чыгарыла,шул ук елның 29 сентябрендә кулга алына һәм Сембер шәһәренә ике елга сөргенгә җибәрелә.

1911 елның 11 маеннан Ямаширмә мәктәбе белән җитәкчелек итү Габдулла Зәйнуллинга тапшырыла.Ул монда укытучылар хәзерләү курсын тәмамлап килә.Мәктәптә рус теле укытканга,аны “учитель Габдулла” дип йөртәләр.Ул Фазыл мулла белән бергә укыта.Ямаширмә мәктәбендә 1932 елга кадәр эшли.

1930 елдан мәктәп җидееллык укыту системасына күчә.Бе елларда төрле фәннәр укытыла башлый, шул исәптән чит телләр дә өйрәнелә.1930-40 елларга кадәр мәктәп директорлары еш алышынып тора. Алар арасында Ваһапов Әхәт,Абдуллин Әхмәтләрнең эшләүләре билгеле. Фәтхуллина Сылу 1934-37 елларда мәктәп директоры була.Аннан соң ике ел мәктәп белән Нәбиуллин Габбас җитәкчелек итә.

Дәһшәтле сугыш еллары җитә. Ачлык-ялангачлык. Ир укытучылар фронтта, ә хатын-кыз укытучылар, яшүсмер балалар ,уку белән бергә колхозга да ярдәм итәләр. Бу елларда укучылар саны, бигрәк тә ир балалар саны, бик нык кими.Чөнки алар фронтка китүче әтиләре, абыйлары урынына колхозда төп эшләүчеләр булып калалар. Бөтен авырлык алар өстенә һәм хатын-кыз җилкәсенә төшә.

Фронтка киткән укытучылар зур батырлык, кыюлык, туган илгә бирелгәнлек күрсәтәләр,күпләре сугыш кырында ятып калалар. Ә исәннәре, җиңү яулап, туган илгә кайталар һәм хезмәтләрен дәвам итәләр.

Сугыштан соңгы авыр елларда классларда салкын һәм караңгы була. Чөнки ягулык юк дәрәҗәсендә,класста бер яки ике лампа эленеп куела. Балалар ач. Авыр булса да, халык түзә, алгы көнгә өметен өзми. Ә укытучылар укучыларны елмаеп каршы алалар,үзләренең йөрәк җылысын бирәләр.

Сугыштан соң балалар ишәя. Яшьтәшләре белән укый алмый калган сугыш елы балаларына да укуларын дәвам итәргә туры килә. Мәктәп ике сменада эшли башлый.Җиде классны тәмамлагач, урта белем алырга теләгән балалар Мүлмә мәктәбенә йөреп укырга мәҗбүр булалар.

1950-60 елларда мәктәбебездә Нәбиуллин Хәким ,Ягъфәров Гали, Мәннапов Рәфкать җитәкчелек итәләр.

Мәктәп янында бер гектар чамасы буш яткан җир була.Авылга яңа гына килгән яшь укытучы Миңнуллина Маһинур аны бакчага әверелдерүгә көчен кызганмый. Тиздән бакчада күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә башлый, аның мәктәпкә дә, укучыларга да файдасы зур була.1953 елны мәктәп район мәктәпләре арасында беренче урын ала, ВДНХның 5 бронза медале белән бүләкләнә.

1960-61 уку елында мәктәп сигезьеллык укыту системасына күчә.Бу чорда Мәннапов Рәфкать мәктәп директоры була.

Шушы елларда мәктәптә хезмәт дәресләре үткәрү өчен остаханә булдырыла. Анда агач, тимер эшкәртү станоклары куела. “Оста куллар” түгәрәге эшли башлый.Үзенең пөхтәлеге, осталыгы белән дан тоткан Миңнуллин Фәсхетдин анда укучыларга хезмәт күнекмәләре бирә,агач-тимер эшкәртергә өйрәтә. Оста рәссам буларак, ул рәсем дәресләрен дә алып бара, укучыларның рәсемнәреннән , ясаган әйберләреннән күргәзмәләр оештыра.

1966 елны мәктәп урта белем бирүгә күчә.1968 елны беренче чыгарылыш була,бу елда мәктәпне 21 укучы тәмамлый.

1968 елда мәктәптә “Сугышчан дан” музее ачыла.Аны оештырып җибәрүдә тарих укытучысы Мөхәммәтҗанов Илдус күп көч куя. Ә сугыш һәм хезмәт ветераны Шакирҗанов Әгълә музейны тулыландыру,баету буенча бик күп эш башкара.

1970-91 елларда мәктәпне Хәйруллин Әнвәр җитәкли.Ул көчле укытучылар коллективы туплый. Бу елларда бик күп үзгәрешләр була, мәктәп үз вазыйфаларын тагын да уңышлырак үтәргә омтыла:балаларны белем дөньясына алып керә,аларны уйларга һәм фикерләргә,яшәргә һәм хезмәт итәргә өйрәтә.1978 елда республика һәм район җитәкчелеге, колхоз ярдәме,барлык укытучылар,укучылар,мәктәп хезмәткәрләре һәм ата-аналар булышлыгы белән мәктәпнең яңа бинасы салынып бетә.Аны коруда һәм җиһазлауда мәктәп директоры Хәйруллин Әнвәр,завучлар Зиннәтуллин Вазыйх, Шакирҗанов Әгълә, завхоз вазыйфаларын башкаручы Зиннуров Хәнәфия күп көч куялар.

Һәр ел үзенең эреле-ваклы мәшәкатьләре, борчу-шатлыклары белән үтә бара.Көтмәгәндә мәктәп директоры Хәйруллин Әнвәр вафат була.Илдә барган үзгәртеп кору җилләре дә мәктәпне читләтеп үтми.Шул болгавыр елларда мәктәп белән җитәкчелек итү хатын-кыз җилкәсенә Сафиуллина Фәридәгә төшә.

1997-99 нчы елларда мәктәп директоры булып Зиннуров Айрат эшли.Эшли башлау белән үк ул авыл тарихын чагылдырган республика күләменә чыккан “Туган якны өйрәнү”музеен оештыра, мәктәпкә капиталь ремонт үткәрә, компьютер һәм ПДД(Юл йөрү кагыйдәләре) классларын булдыра.

1999-2005 елларда мәктәпне Якупов Илшат җитәкли.

2005 елдан башлап мәктәп белән Гәрәев Рәфкать җитәкчелек итә.Ул эшләгәндә мәктәпкә бик зур капиталь ремонт ясалды: мәктәпнең түбәсе, ягулык системасы ,тәрәзәләр алыштырылды, Быелгысы елда да мәктәбебезне бик зур ремонт көтә. Ремонт эшләре инде апрель аенда ук башланды. Спортзалга бик матур ремонт ясалды.Алда әле тагын бик күп эшләр:кабинет ишекләрен ,су торбаларын,электр чыбыкларын алыштыру Һ.б. тора.

2. Мәктәп бүгенге көннәрдә.

Ямаширмә мәктәбе урта мәктәп буларак 1966 елдан бирле эшләп килә һәм районда иң алдынгы мәктәпләрнең берсе булып санала. Мәктәп 392 урынга исәпләнгән.Балалар саны елдан-ел кимү сәбәпле , быел мәктәптә 202 укучы белем ала.

Мәктәпнең укыту һәм матди базасы яхшы – анда укыту кабинет системасы нигезендә алып барыла. Яхшы җиһазланган химия, биология, физика,информатика,ике математика, рус теле,рус әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты,тарих,география, ТИН(тормыш иминлеге нигезләре), гражданнарны саклау кабинетлары, башлангыч класслар, техник хезмәт мастерское,тракторга һәм терлекчелеккә өйрәтү кабинетлары бар.Һәр кабинетта күргәзмә әсбаплар , дидактик материаллар өчен лаборатория булдырылган.

Мәктәптә төрле түгәрәкләр эшли, укучылар үзләре кызыксынган һәм сайлап алган спорт, хореография, хор, драма, оста куллар, трактор һ.б. түгәрәкләргә йөриләр.

Безнең мәктәбебездә уку өчен яхшы шартлар тудырылган. Яшь буынга белем бирү, аларны тәрбияләү өчен бөтен көчен куйган укытучыларга да дәрес алып бару өчен уңай шартлар бар.



Мәктәбебез 1995-2003 елларда районның “Ел мәктәбе” исемен йөрткән. 1995-2003 елларда да гел 2-3 нче урыннар алган.Республика күләменлә үткәрелгән “Сәламәт яшәү рәвеше” конкурсында катнашып, мәктәп бронза медальгә лаек булган. 2011 елда үткәрелгән “Иң матур мәктәп “ конкурсында да безнең мәктәп җиңеп чыкты.Соңгы елларда үткәрелеп килә торган “Ел укытучысы”,”Ел класс җитәкчесе” конкурсларында укытучыларыбыз призлы урыннар алдылар.

Укучылар да республика һәм район олимпиадаларында призлы урыннар алалар.Алар спорт яраталар, спорт секцияләренә бик теләп йөриләр,райондагы ярышларда актив катнашып, спортның чаңгы, җиңел атлетика һ.б. төрләре буенча беренче урыннарны алалар.

Күп кенә мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортларына һәм техникумнарга укырга керәләр, аларда уңышлы укыйлар. Кайберәүләр авылда – туган як кырларында эшләргә кала. Шунлыктан, бүген авылдагы механизаторларның күбесе күптән түгел мәктәпне тәмамлаучылар.

1998 елда мәктәпнең 95 еллыгына багышланган тантаналы кичә үтә. Директор Зиннуров Айрат җитәкчелегендә мәктәп бу бәйрәмгә бик зур әзерлек эшләре башкара. Кичәгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган бик күп кунаклар килә.

2003 елның 20 декабрендә зур юбилей тантанасы – Ямаширмә урта мәктәбенең 100 еллыгы бәйрәме була. Анда килгән кунаклар арасында мәктәптә күп еллар эшләгән , көчләрен һәм сәламәтлекләрен балалар тәрбияләүгә,аларга төпле белем бирүгә сарыф иткән, хәзер инде пенсиядә булган укытучылар да катнаша. Алар бу тантанага бик шатланып, кайчандыр үзләре эшләгән, яшьһәм иң матур вакытларын үткәргән мәктәпнең уңышларына сөенеп килгәннәр .

III. Йомгаклау.

Мин ышанам, мәктәбемнең киләчәге тагын да матуррак булачак.Аның яше олыгайса да, ул бер дә картаймый кебек,күз алдыбызда һаман үсә,яңара, авылыбызның күрке булып мәһабәт рәвештә басып тора.Басып кына тормый- төпле белем бирә, ватаныбызга һәм халкыбызга турылыклы, тырыш һәм булдыклы балалар тәрбияли. Ямаширмә мәктәбе — районыбыз һәм республикабызның ышанычлы көзгесе.Чөнки анда белемле, заман таләпләренә җавап бирә торган энергияле укытучылар эшли.Аннан нинди генә фән эшлеклеләре,галимнәр, җитәкчеләр чыкмаган?!Мин ,мәктәбем, синең белән чиксез горурланам.

Язмамны авылыбыз шагыйре Илсур Әхмәтов шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Белик ,дуслар, мәктәп кадерен.

Ул көздә дә йомшак карлар явып,

Җирләр ап-ак юрган ябынган.

Моннан йөз ел элек авылыбызда

Икееллык мәктәп ачылган.

Ут яктысы бары лампа булган,

Җылы биргән утын мәктәпкә.

Караңгы да булган, бик салкын да,

Укыганнар ләкин мәктәптә.

Чөнки мәктәп рухи азык бирә,

Белем бирә һәрбер кешегә.

Шуңадыр да байтак истәлекләр

Саклана бит һәрбер кешедә.

Сугыш чоры – шәһәр һәм авыллар

Янган чакта төтен эчендә,

Без дә йөрдек шушы мәктәпләргә

Белем алып калу өчен дә.

Бу мәктәптә җитәкчелек итеп,

Яхшы яктан танылып калганнар

Ягъфәровлар, Әнвәр Хәйруллиннар,

Һәм Мәннапов Рәфкать абыйлар.

Тынгысызлар һәм дә тәвәкәлләр –

Бу мәктәптә булды андыйлар.

Шуңадыр да музей ачтылар бит

Айрат белән Әгълә абыйлар.

Һәрбер бала өчен укытучының

Борчыла бит һәрчак йөрәге,

Әсфирәләр һәм дә Фәридәләр –

Алар һаман мәктәп терәге.

Җылы, якты мәктәп, бакчасы бар,

Сокланабыз моңа ,әлбәттә.

Спорт залы эшли, ике музей,

Ашханә бар хәзер мәктәптә.

Үткән заман мәктәп язмышлары

Кызганычлы булды бигрәк тә.

Менә хәзер өчәр катлы мәктәп,

Компьютерлар бар бит кирәктә.

Җыелалар олы-кечеләре,

Җыелалар бар да бу йортка.

Хәреф кенә монда өйрәтмиләр,

Өйрәтәләр монда тормышка.

Йөз ел узган менә, ә шулай да

Югалтмаган кеше хәтерен.

Теләгем шул һәм дә үтенечем:

Белик,дуслар, мәктәп кадерен!








sitemap
sitemap