Якташым-горурлыгым



Якташым-горурлыгым

Моннан берничә дистә еллар элек бабаларыбыз илебез азатлыгы өчен көрәшкән. Сугыш сабыйларны ятим, чибәр хатыннарны тол калдырган, күпме кеше гомерен корбан иткән. Авылыбыздан да әлеге сугышта катнашкан бик күп кешеләр бар.Мин шуларның берсе турында сөйләргә телим.



Гыйльманов Хәйретдин Гыйльман улы, 1924 нче елның 14 нче февралендә Балтач районы Яңгул авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләдә 4 бала була, малайлар арасыннан ул – иң олысы. Шуңа күрә ул кечкенәдән үк эшләп үсә. 7 класс бетергәч, Хәйретдин колхозда эшли башлый, машиналар белән ашлык урдыра. Ләкин шул вакытта дәһшәтле сугыш башлана һәм аны ФЗӨгә алып китәләр. 1942 нче елда ул 18 яшендә сугышка китә. Бу салкын кышның февраль ае була. Аларны башта Сарапулга пехотный училищега җибәрәләр. Беренче тапкыр Белоруссиянең Орша шәһәрендә, соңыннан Магилев, Литва шәһәрләрендә сугышырга туры килә аңа.

Германия җирләрендә хәлиткеч бәрелешләр вакытында Хәйретдин бабайның аягын снаряд сыдырып үтә. Ләкин ул госпитальгә керми. Шул ук вакытта бомбевкага эләгәләр һәм аның кулына пуля тия. Госпитальгә кергәч, кулын кисәргә диләр, ләкин ул моңа каршы килә. Ярасын бәйләп, кабат сугышка керә. Шулай ук Пруссия, Калининград, Коса, Пилау шәһәрләрендә барган сугышларда катнашырга туры килә аңа. Ләкин аларның частье Берлинга барып җитә алмый.

—Менә иң шатлыклы көн – сугыш беткән көн килеп җитте, — дип сөйли торган була Хәйретдин бабай. —Үземне көтеп торучы дусларыма командирның җиңү турындагы сүзләрен җиткерергә барам. Тирә-якка карау белән күңелләр болгана. Бар җирдә төтен, ачык зәңгәр күк кара сөрем белән капланган. Корым каплаган үләннәрдә һәлак булган солдатларның каннары…

1947 нче елда Хәйретдин бабай исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Колхозда механизатор булып, аннан соң озак еллар амбар мөдире булып эшли. 1950 нче елда гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Хөкүмәтебез тарафыннан Хәйретдин Гыйльманов бик күп орден-медальләргә лаек булды. Кызганычка каршы, ул Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршылый алмады. Авылыбызда сугыш ветераннары саны елдан-ел азая бара. Без аларны хөрмәтләргә, алар турында кайгыртырга тиеш. Дан һәм мактау аларга!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез!








sitemap
sitemap