Якташыбыз брар Шаминны тормыш юлын м иатын йрн



п.п.

Ф.И.О. и дата рождения ученика

Название района, школы, указывается класс

Дом.адрес, индекс

Паспортные данные (кем и когда выдан)

№ ИНН и страхового свидетельства

Ф.И.О. научного руководителя

1

2

3

4

5

6



7

Миннуллина Алиса Айратовна

21.03.1997

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» 9 А класс

422330, РТ Кайбицкий район, д. Малые Кайбицы, ул. Г. Кайбицкая, 13

92 09 707497 территориальным пунктом УФМС России по Республике Татарстан в Кайбицком районе

06.07.2011

Страховое свидетельсво –

160-835-976 86

ИНН – нет.



Хамидуллина Алсу Фаритовна учитель татарского языка и литературы

Муниципаль белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе”

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

ТЕМА: Якташыбыз Әбрар Шаминның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү

/Үсмерләрнең XI Регионара фәнни — тикшеренү эшләре буенча Каюм Насыйри исемендәге укуларда ясалган чыгыш/

Автор: 9 А сыйныфы укучысы

Миңнуллина Алисә Айрат кызы

Җитәкчесе: Хәмидуллина Алсу

Фәрит кызы

Кайбыч — 2013

План

Кереш

1. Әбрар Шаминның тормыш юлы

2. Иҗатына күзәтү

Йомгаклау.

Тикшерү эшенең темасы: Якташыбыз Әбрар Шаминның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү

Теманың актуальлеге: Кеше ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, димәк, кеше туган ягының әдипләрен белми торып, дөньякүләм танылган олы шәхесләребез иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмый. Әбрар ага Шаминның 100 еллык юбилее уңаеннан, аның тормышы һәм иҗаты белән кызыксыну тагын да артты. Бу эш безгә районыбыз җирлегендә туып – үскән күренекле шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнергә, туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын, аны саклау кирәклеге аңларга ярдәм итә.

Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Әбрар Шаминның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясау, тикшерү, материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару.

Тикшерү объекты: язучы һәм полковник якташыбызның тормышына караган документлар, мәкаләләр, шәхси фотографияләр, әсәрләре.

Тикшерү методлары: эвристик ысул — эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

Алымнар: Әбрар Шамин буенча булган әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызда аны күреп белгән кешеләрдән аның тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; шәхси фотоларын җыю, әдәби әсәрләренә анализ ясау.



Кереш

Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Аны өйрәнү безнең әдәбият белән кызыксынуны үстерә, әдәби карашны киңәйтә, китап белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен баета, фәнни-тикшеренү, эзләнү эшенә тарта.

Якташларыбыз тормышын өйрәнү безгә ни өчен кирәк дигән сорауга туган җиргә мәхәббәт нигезендә милли горурлык тойгысын тәрбияләү өчен кирәк дигән җавап бирер идем мин.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буын шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белмәү – культурасызлык билгесе ул. Без төбәкнең шифалы туфрагында туып – үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Кайбыч төбәге үзенең мәһабәт имән агачлары белән патшалар да игътибар итәрлек күренекле төбәк ул. Ләкин аның төп байлыгы күп гасырлык урманнар гына түгел.Әдәбият һәм сәнгать дөньясына шактый күп талантларны биргән моңлы-иҗатлы төбәк тә әле ул. Тукайның бөек шагыйрь булып китүенә зур өлеш керткән Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин булсынмы, аның кызы, танылган җырчы Галия апа Кайбицкаямы, музыка өлкәсендә үзен таныта алган Латыйф Хәмидиме, шулай ук Зариф Бәшири, Әбрар Сәгыйди, Гали Хуҗи, Шәүкәт Галиев һәм башка якташларыбыз да Кайбычыбызның данын еракларга тараткан шәхесләр. Ләкин безнең сүзебез шулар арасында энҗе бөртегедәй ялтырап яткан тагын бер якташыбыз турында булыр. Ул — юстиция полковнигы, Кызыл Байрак , ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры , “Чәчәкле яулык”, “Сагындырган сукмаклар”, “Кыр чәчәкләре”, “Күңел күзе”,”Янар тауны кичкәндә” һәм башка китаплар авторы Әбрар ага Шәмин.

Тормыш юлы.

Хәзерге заман тарихчылары Октябрь революциясенең тискәре яклары турында күп сөйләсәләр дә, шул чорның ярлы крестьян балаларына белем алырга да, җәмгыятьтә дәрәҗәле кешеләр булырга нәкъ менә октябрь инкыйлабы ярдәм иткән. Шулай булмаса, Сызрань якларында бурлак булып йөргән, укый да яза да белмәгән Гыйләҗетдин һәм Мөхәммәтша байда ялчы булып торган басынкы холыклы Нурсаяның төпчек малае Әбрар хәрби трибунал рәисе дәрәҗәсенә ирешә алыр идеме икән?

Архив документларыннан күренгәнчә, 1912 нче елның 20 июнендә Казан губернасы Свияжск өязе Кошман волосте Олы Кайбыч авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Туганы Рабига апа Ибраһимова сөйләвенчә, аларның өйләре елга буена урнашкан булган. Ташу вакытында бишектә яткан Әбрарга да кадәр су күтәрелгән. Юешләнгән баланы язгы судан коткаргач, әтиләре Гыйләҗетдин абзый, йорт урынын үзгәртергә карар кыла, һәм тиздән чишмә буендагы яңа урында йорт калкып чыга. (Шаминнарның йорты хәзер дә бар, ләкин анда беркем дә яшәми.) Балачактан Әбрар белемгә омтылучан, сәләтле, зирәк бала була. Аның тормышы юлы турындагы мәгълүматлар районыбыз оешуга 80 ел тулуга багышлап чыгарылган “Туган җирем – Кайбычым” китабында урын алган.

“Менә ул Кайбыч башлангыч мәктәбендә. Укытучы Борһанов абыйсында укый. Аны тәмамлагач, Мөхәммәтша байга батрак булып яллана. Аның җирен сукалый, ашлыгын ура, көлтә бәйли, суга. Көн эшли, төн эшли. Җәфа чигә. Шулай да ник бер җылы сүз ишетсен. Әнисе дә шунда ялчы булып тора. Сарык йоны ала, җеп эрли, оекбаш, бияләй бәйли. Идәнен, керен юа.

Ә әтисе Гыйлаҗ абый өйдә юк шул. Ул Кайдадыр еракта, Идел елгасында . Сызрань тирәсендә бурлак булып йөри. Өч баласы хакына хезмәт итә. Балалар, балалар, дип гомере буе укымады. Җир бүлгәндә ведомостька тамга гына куя белә: бар белеме шул. Ә дәрманы — ташып тора. Чиксез куәтле аның әтисе. Әтиең бәхәсләшеп, унар пот йөкне күтәрә иде, дип Әбрарның үзенә ничә тапкыр әйткәннәре бар. Аннары Мөрәле мәктәбенә йөрүләр искә төшә. Аякта тула оек, үргән чабата. Аркада — капчык. Капчыкта бер атналык бәрәңге. Бер түгәрәк ипи. Арыш икмәге. Син биш чакрым җәяү атлыйсың . Ә яннан, мулла , бай малайлары көрмәле чанага утырып выжлап үтәләр. Шул чак йөрәк әрни. Елыйсылар килә. Җидееллык мәктәп дигәннәре, районда беренче мәктәп иде.1926 елда эшли башлады. Мәктәп мәчет каршында, кечерәк күл буена урнашкан. Алты-җиде тәрәзәсе бар. Шунда бер ел укыгач, яңасына күчерделәр. Анысының тәрәзәләре зур иде. Зал да иркен. Сәхнәсе дә күркәм. Бу мәктәпне директор Әхмәтша Әхмеров үз проекты белән салдырган икән дип сөйли торганнар иде. Минем белән Гали дә укыды. Фамилиясе – Хуҗиев, Карамасар авылыныкы. Бер партада утырдык. 1929 елда, 17 яшьлек егет чагында бергә комсомолга кердек. Ну әйбәт тә малай иде гали. Аз сөйләшә, холкы — сабыр . Шаяртуны һич белмәс, тыйнак. Мактаганнарны яратмады. Отличник булса да,үз-үзен күрсәтергә, масаерга тырышмады. Аның тормышы авыр иде. Шулай да Гали , укын яратуы белән авырлыкларны җиңел уздырды.

-Кыен булса да, укырга кирәк, малай, укырга дип мине дә юата торган иде дип искә ала Әбрар ага үзенең Хәмзә Бәдретдинов белән әңгәмәсендә.

Хезмәт юлын 1926 елда Мөрәле авылының авыл идарәсендә делопроизводитель булып башлый. 1927 район оешкач, район башкарма комитеты финанс бүлегендә эшли. Ә 1929 елда Кайбыч район судының тикшерү бүлегендә сәркатип булып эшләгәндә, Шаминның тормышын башка юнәлешкә борып җибәрергә мәҗбүр иткән бер вакыйга була. Бу турыда Әбрар ага истәлекләрендә дә искә ала.” 1929 елның язы.Чәчүгә санаулы көннәр калып бара. Ул башка еллардан аермалы буларак, күмәк булачак. Чөнки яңа гына колхоз оешты. Халык җаныннан да артыграк санаган бердәнбер атын колхозга тапшырды. Чәчүлек орлыгын да арттырды. Тик чәчүне башлап җибәрергә насый булмады. Аяз көнне яшен суккандай, хатын-кызлар шау-шу куптарды. Алай гына да түгел, тапшырган чәчүлек орлыкларын кире бирүне таләп иттеләр.

-Орлыкны кире бирегез, кире, — дигән хатын-кыз тавышлары бөтен Кайбычны тетрәтте. Алай гынамы соң?! Район Советы Башкарма комитеты бухгалтериясенә бәреп керделәр. Нәрсә белән алып сукканнарын, ни кыланганнарын үзләре дә абайламыйлар. Әнә усаллыгы белән дан алган Фатыймага күз сал. 17 яшьлек хисапчы, пәһлевандай Әбрарны харап итә язды бит. Урындык белән бер генә кундырды. Егет идәнгә килеп төште, башы тишелде.

Шау-шу иртәдән кичкә кадәр сузылды. Район Башкарма комитеты рәисе Тукаев никадәр генә тырышса да, хатыннырны тынычландыра алмады. “Начар эшнең яхшысы юк” дигәндәй, әлеге вакыйга күңелсез тәмамланды. Төнге сәгать икеләр тирәсендә Казан каласыннан атларга атланып, авылга бер төркем милиция хезмәткәре килеп төште. Гаеплеләрне кулга алу башланды. Икенче көнне унбишләп кешене Казанга алып киттеләр. Хатын-кызлар белән беррәттән, Кәрим мулла белән Мөхәммәтша байны кулга алу, халык арасында аңлашылмаучанлык китереп чыгарды. Янәсе, өйләрендә тик кенә яткан, бер тиенлек тә гаепләре булмаган бу кешеләрне кулга алу урынлы түгел. Имеш, аларның әлеге чуалышларда ни катнашлары булсын. Озакламый, мондый имеш-мимешләргә нокта куелды. Казан югары судыннан килгән вәкил, судья Гобәйдуллин җитәкчелегендә уздырылган суд процессы әлеге вакыйгаларга ачыклык кертте. Әбрарны судта секретарь итеп билгеләделәр. Яза-яза куллары кабарып бетте. Судтан соң, хатын-кызлар чуалышының сәбәпләре ачыкланды. Шулай бер көнне байлар, авыл муллалары, ир-атлар мәчеткә намаз укырга җыелалар. Намаз беткәч, “җитди” сөйләшү була. Сүзне халык арасында ышаныч казанган Кәрим мулла башлый.

— Җәмәгать, — ди мулла, уйчан кыяфәт белән, — кылхуз дигән нәрсә безне хур итеп куймак була. Кылхузда ата кызын, ана улын белештерми. Бу хәл ыруыбызга ятышлы түгел. Алла каргар үзегезне . Тизрәк шайтан коткысы белән төзелгән кылхузны таркатырга кирәк, әйе, таркатырга!

— Әйе, җәмәгать, — дип, үз ягына сукалап Мөхәммәша да сүзгә кушыла. – Кәрим дөрес сөйли. Таркатырга тек, таркатырга. Ничек итеп дисезме? Бер дә аптырамагыз. Хатыныгызга кайтып әйтегез Кәрим сөйләгәннәрне. И, вәссәлам. Алар моны тирә-күршеләренә, туганнарына, дусларына җиткерсеннәр. Аннары икенче көнне җыйналып прәүлиниягә бәреп керсеннәр. Шуннан соң кылхуз тарала.

Мужиклар, шикләнеп, бер-берсенә карашып алалар. Аларның бу карашларын аңлап, Мөхәммәтша, ышанычлы тон алып,сүзен дәвам итә.

-Курыкмагыз, кардәшләр, хатын-кызга аңа закун да юк, чурт та юк. Ә без ирләр белән җыйнаулашып каршы чыксак, эш харап. Барыбызны да кулга алачаклар. Газиз башларыбызның вакытсыз харап булуы бар.

Шушы төнне өенә кайтканда,17 яшьлек Әбрар каршылыклы уйлар кичерә. Бер караганда ул колхоз төзүнең нинди мөһим эш икәнлеген аңлый, икенче яктан, авылдашларын да кызгана, алар алдында үзен гаепле хис итә. Һәм ул хезмәт юнәлешен үзгәртергә карар кыла. Әнисенең хәер-фатихасын алып, юлга чыга.

Көз. Көн аралаш яуганлыктан, аяк асты пычрак. Итекләргә күтәреп ала алмаслык булып балчык ябыша. Атлыйсы авыр. Йончыта. Ун чакрым ара үткәч, яшүсмер тәмам арып, юл буенда үскән бөдрә тал төбенә чүмәште. Ял итәргә, тамак ялгап алырга уйлады. Әбрар юл капчыгын чиште, әнисенең юлга дип пешергән арыш кабартмасын һәм бәрәңгесен чыгарды.

Туган туфрак – газиз Кайбыч яклары, мул сулы Бәрле елгасы, Әбрарның әнисе – Нурсая апа, абыйлары — Галәтдин белән Сәлахетдин артта калдылар. Әбрар зур газаплар күреп, Казанга килеп җитте. Тукай мактап телгә алган, данлы, моңлы, нурлы Казанны беренче күрүе. Уку теләге белән канатланып йөргән егет хәзер шушы калада. Менә ул техникумда. Шатланып дәфтәр тышына яза: “Казан авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар бүлегендә укучы Әбрар Шаминның терлекчелек нигезләреннән конспектлар дәфтәре. 1929-1930 нчы уку елы”. Кызганыч, Әбрар өченче уку елын дәвам итә алмый. Әнисе вафат булу сәбәпле, техникумны ташлап, Свердловск шәһәренә танышлары янына китә. Яңа урында җир казучы булып эшкә урнаша. Эше әллә ни катлаулы булмаса да, авыр була. Кулда озын көрәк, җир казый. Ардыра. Ә кичен тулай торакта белем бирәсе – яшь чагында дөнья нужасы куып, укымыйча калган эшчеләрне хәреф танырга, укырга өйрәтәсе бар. 1933 елның җәендә Әбрар әнисе белән бертуган Миргаяз абыйсы янына Ташкент шәһәренә китә һәм шуннан кире кайтмый.

Ташкент тирәсендә Ибраһимбәк җитәкчелегендә басмачылар хәрәкәте кызган була. Әбрар чик буе отрядына языла. Отрядта үзен тәрҗемәче итеп билгелиләр. Карачкыл-саргылт төстәге ат бирәләр. Озембигы белән Памир тавы кичә Әбрар, Михаил Буденныйны, 81 нче тау- укчы дивизиясе командиры Якуб Чанышевны очрата.

Аның алдагы тормышын анкетасындагы фактлар буенча күзалларга мөмкин. Никадәр генә тырышмасын, Әбрар язмышын алдый алмый. Денау шәһәренең милиция бүлегендә эшли башлаган уполномоченныйны тиздән Бәк-Будин район судына халык судьясы итеп сайлап куялар. 1934 нче елда хәрби хезмәткә алына. 4 ай хезмәт иткәч, запаска җибәрәләр һәм карьера үсеше башланып китә. Бәк-Буди округ коллегиясенә әгъза итеп сайлана. Урта мәктәпне бетереп, Бөтенсоюз хокук академиясенә укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, укуын өзә һәм Татарстанга кайтып, Хәрби трибунал рәисе вазифаларын башкара. Соңрак Төркестан хәрби трибунал рәисе булып эшли. 1950 нче елда укуын дәвам итеп, югары белемгә ия була.

Иҗаты.

Әдәбиятка беренче адымнары 1939 елларда ясалса да, ул Казанда кайтып эшләгән һәм яшәгән елларында гына язучылык эше белән ныклап шөгыльләнә башлый. Монда ул әдәбиятчылар, танылган сәнгать әһелләре белән аралаша, газета – журнал редакцияләре белән хезмәттәшлек итә. Шушы елларда китаплары басылып чыга, язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

Язучының төп кыйбласы – халыкка хезмәт итү. Ул “Янар тауны кичкәндә” җыентыгында укучыларына мөрәҗәгать итеп болай ди: “Гомеремнең шактый өлешен Урта Азиядә үткәрдем. Тугандаш үзбәк халкының үткән тормышы, аның азатлык өчен көрәше турында әдәби әсәр язып, күргәннәремне хәзерге яшьләр белән уртаклашу күптәнге хыялым иде.” Бу хыялы 1974 елда Татарстан китап нәшриятында 1974 елда басылып чыга. Мавыктыргыч сюжет линиясе укучыны үзе белән бөтереп алып кереп китә. Тәвәккәл һәм кыю егет Иргәш, самими һәм тыйнак Маһирә, ярдәмчел Усман белән батыр йөрәкле Наргөл, авылның комсыз бае Нишанбайлар язучының тормыштан алып язылган геройлары.

“ Күңел күзе” җыентыгына да лирик бизәкләр белән баетылган тормышчан әсәрләр тупланган. Шулар арасында хәрби-патриотик темага багышланганнарының күп булуы табигый хәл. “Алмагач чәчәге”, “Сержант хатыны”, Өч туган”хикәяләре, “Ике язмыш” повесте шундыйлардан.

Ул үз кыйбласына тугъры булып кала: халкының горурланырлык, сокланырлык үткәнен, фидакарьлеген чагылдыра. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына, хәрбиләр язмышына, әхлак темаларына багышланган, чөнки ул үзе дә югары әхлакка ия булган. Язучы Гариф Ахунов аны искә төшергәндә: “Шундый йомшак, түбәнчелекле кеше ничек гомере буе хокук органнарында эшли ала?” дип гаҗәпләнгән икән. Кайбычта аның турында бары яхшы хәбәрләр генә сөйлиләр. Якташлары бәлага тарыганда, беркемне дә кире какмаган. Милиция ветераныЛенар Әхмәтҗан улы Закиров аның белән якыннан таныш булган. Авылга кайткач, урманнарга барырга, киләчәк турында хыялланырга яратканнар. Әбрар ага тальянда уйнаган, халык җырларын оста җырлаган. Авылдашыбызның эш — хезмәт, төзелеш темасына язган әсәрләре дә бик тәэсирле. Чөнки ул авылдан китеп төпләнгәч, төрле урыннарда эшли: җир казучы, секретарь, хәрби трибунал рәисе. Бу язучыга яңа образлар тудырырга ярдәм итә.

Әйе, гомер әрәмгә үтмәгән, чөнки ул дистәләгән хикәяләр һәм повестьлар авторы. Татарстан язучылар союзы әгъзасы Әбрар ага Шамин — безнең горурлыгыбыз, чөнки ул Кайбыч данын еракларга тараткан кеше, тормышның гүзәллеген , аның тырыш кешеләрен, аларның тормыш – көнкүрешен, аларның яшәү рәвешләрен үз иҗатында чагылдыра, аларны шулай тарихка кертеп калдыра.

Йомгаклау

Хатыны Хәнифә апа белән алар дүрт кыз үстерәләр. Инде оныклары үсеп килә. Әбрар аганың дәвамы бар. Алар Кайбыч төбәген онытмыйлар. 2012 нче ел Әбрар ага өчен юбилей елы иде. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре күренекле  якташыбыз Әбрар  Шаминның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелделәр.  

Әлеге кичәдә хәрби һәм язучының Казан шәһәрендә яшәүче кызы Наилә Черкасова, оныгы Ольга, оныкчыгы Анастасия,  Әбрар  ага белән бертуганнарының балалары Рәбыйга Ибраһимова, Сания , Салих Гыйләҗевлар, Марат Айрат, Айдар Хәсәновлар, Олы Кайбычта, Кече Кайбычта, Иске Чәчкаб авылында яшәүче башка туганнары катнашты. Анда шулай ук язучыны күреп белгән, аның белән аралашкан Ленар Закиров, Сәбахетдин Гарәфетдинов һәм башка авылдашлары да чакырылган иде. Кичә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында узды. Кичәдә катнашучыларның барысы да хатирәләре белән уртаклашты.   Ул яшәгән урам хәзер аның исемен йөртә.

Якташ язучыларыбызның иҗаты буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз – үзеңә, туган җиргә тугъры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

Кулланылган әдәбият

Знаки судьбы Абрара Шамина/ Правосудие в Татарстане. Научно-практический юридический журнал, №2(42) 2010

Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной) Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007, — 656 бит.

Шәмин Ә. Янар тауны кичкәндә.- Казан Татарстан китап нәшрияты, 1974,- 103 бит.

Шәмин Ә. Күңел күзе.- Татарстан китап нәшрияты, Казан: 1972,- 244 бит.

Әбрар Шаминның хезмәт кенәгәсе күчерелмәсе.

Шамин Ә. Сагындырган сукмаклар.- Татарстан китап нәшрияты, 1964 ел.








sitemap
sitemap