гр мин экология министры булсам



Тема: » Әгәр мин экология министры

булсам»

Эшне башкарды: Арча 1 нче номерлы урта гомумибелем мәктәбенең 5 нче В сыйныф укучысы Мостафина Сөембикә.

«Әгәр мин экология министры булсам»

Туган ягым урманнары… Аның зифа,нәфис каеннары, җанга сихәт бирә торган саф һавасы җанга тынычлык,сафлык бирә. Зәңгәр күккә омтылучы баһадир наратлар, көяз чыршылар, йөзьяшәр мәһабәт имәннәр сокландыралар, ирексездән күңелне әсир итәләр. Берсен-берсе бүлдереп сайраучы кошлар да туган илнең матурлыгына, газизлегенә мәдхия җырлыйлар сыман. Ә чуар чәчәкләр белән бизәлгән, иксез-чиксез киң болыннар , тук башаклы басулар, саф сулы чишмәләр йөрәккә ничек якын ! Аларның бер-берсен тулыландырып торуын күреп таң каласың, бөек бер хис белән яратасың. «Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет,»- дигән А.Н Толстой. Әйе, табигать безнең күңел тынычлыгыбыз, сафлыгыбыз, саулыгыбыз һәм иң олы байлыгыбыз бит! Шулай булгач, аның кадерен белергә, сакларга кирәк. Ләкин кеше күп вакыт табигать турында оныта, аны рәнҗетә.Зур завод-фабрикалар, куәтле электростанцияләр төзим , тормышны үстерәм дигән булып кеше табигать- анабызга төзәлмәслек яра ясый. Сулар һавабызны пычрата, сулыкларыбызны агулый. Җәнлекләргә бай, очсыз-кырыйсыз урманнарны юк итә, балыклы күлләрне киптерә. Минут эчендә табигать-анабыз биргән байлыкны юк итә.Кешелекнең ваемсызлыгы аркасында табигатьнең нинди югалтулар кичерүен, тормышыбызның никадәр гарипләнүен мин шушы яшемдә үк аңлыйм.»Кешеләр! Күзегезне ачыгыз! Табигать-анабызныҢ моҢ- зарын ишетегез,аңлагыз!»- дип эндәшәсем килә минем.



Мин хыял канатына утырып хыялланырга яратам. Әгәр дә көннәрдән- беркөнне, мин экология министры булсам, табигать-анабызны юкка чыгу афәтеннән коткарыр идем. Урман-басуларда үсүче үсемлекләр, анда яшәүче тереклек дөньясына, чын-чынлап кайгыртучы ,саклаучы хуҗа билгеләр идем. Басу-кырларда культуралы үсемлекләрне химик ашламалар белән тукландыруны киметеп,тирә-юньне гарипләндерүдән саклар идем. Урманда яшәүче хайваннарга сак игълан итеп, кышын ау белән мавыккан абыйларга хайван күз яшенең кайчан да бер төшүен аңлатучы закон чыгарыр идем.

Үтәр көннәр, узар еллар Татарстан республикасында яңа гына шәһәр булып калкып килүче бистәсендә яшәүче кыз, экология министры булып, табигать-анабызны үлемнән саклауда үзеннән өлеш кертер. Халыкта шундый әйтем бар: «Өметсез шайтан гына. Безне өмет яшәтә.»








sitemap
sitemap