творческая работа учащихся 7 класса



Математик статистика

(7 нчесыйныфта сыйныфтан тыш чара)

1 Ләйсән: Исәнмесез, кадерле дуслар. Безнең бүгенге чыгышыбыз математик статистикага багышлана. Нәрсә соң ул статистика? Статистика чагыштырмача яңа фән. Ул табигатьтә, җәмгыятьтә, гомүмән безнең якын-тирәдә булла торган күптөрле күренешләр, үзгәрешләр турында мәгълүматлар алу, туплау, эшкәртү һәм анализлау белән шөгелләнүче фән. Статистика сүзе «әйберләрнең халәтен, торышын» белдергән латин сүзеннән килеп чыккан. Статистика илдәге һәм региондагы халыкның аерым төркемнәре санын, төрле төр продукцияләрне җитештерүне, куллануны, табигый ресурсларны һәм башкаларны өйрәнә. Статистик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре практикада һәм фәндә киң кулланыла.

Математиканың Бер бүлеген математик статистика дип атыйлар. Ул статистик мәгълүматлары эшкәртү, анализлау методларына багышлана. Без 7 сыйныф укучылары математик статистиканың кайбер характеристикаларын өйрәндек. Бүген мисаллар ярьдәмендә сезнедә шулар белән таныштырып китәбез. Минем әнием авыл медпунктында медсестра булып эшли. Һәр елны уку елы башында ул авыл мәктәбендә укучы укучыларга күзәтү үткәрә. Мәктәптә 36 укучы, аларның буй үлчәмнәре түбәндәгечә. Без Бик-Үти мәктәбе укучыларының уртача буйлары 144 см дип әйтә алабыз. Кая йөри соң бу малайлар, алар да үзләренең мисаллар ыбелән таныштырырлар иде. Алмаз! Камил! (малайларкерә). Бу ни тамаша? Сез ник болай киендегез?

Алмаз: Без базарга барып уртача киенеп кайттык. Мин 38 размер аяк киеме киям. Менә минем бер аягымда 32 размер кроссовки, икенчесендә 44 размер, уртача 38 бит инде.

Камил: Мин 40 размер киенәм. Шуңа чалбарны 46 размер, ә күлмәкне 34 размер алдым. Уртача 40 размер!

Ләйсән:Дөрес, саннарның суммасын кушылучылар санына бүлүдән чыккан өлешне әлеге саннарның арифметик уртасы дипа тыйлар. Ләкин шуны искәртергә кирәк, кайвакыт арифметик уртаны исәпләп чыгару файдалы информация бирми. Аяк киеменең һәм кием размерының уртача үлчәмен гомумиләштерү максатка ярашлы түгел. Башк амисал киерегез.

Камил: Аңлашылды. Ярар, менә мондый мисал ничегерәк. Безнең хуҗалыкта беркөнгә уртача 50 литр сөт савыла. Мин моны болай санадым, әнидән бер ай дәвамында һәр көнне ничә лирт сөт савылганны сорап язып бардым, аннан кушып 30 көнгә бүлдем.

Алмаз: Ә мин бер ай буе һава температурасын язып бардым, һәм октябрь аенда уртача һава температурасы 8 градус булды дип әйтә алам.

Камил: Карале малай, кышка кердек, тиздән җәй дигән сүз. Ә җәен Казанда Спортакиада булачак. Син нинди төр спортны яратасың?

Алмаз: Озынлыкка сикерүне, мин синнән озынырак сикерәм.

Камил: Кая инде, мин озынырак сикерәм.

Алмаз: Мин… (малайлар төтркәләшә башлыйлар)

Ләйсән: Туктагыз әле, сезнең озынлыкка сикерү нәтиҗәләре Мөслим абыйда булырга тиеш.

Алмаз: Әйттем бит, мин уртача 201 сантиметр, син бары 196 сантиметр гына сикергән мин җиңдем.

Ләйсән: (Тамашачыларгакарап) Сез ничек уйлыйсыз, кем җиңде?

Әйе, Камилн иң начар 185 см һәм иң яхшы 215 см нәтиҗәләрне күрсәткән. Спорта иң югары күрсәткеч белән бәялиләр, Камил җиңүче. Рәттәг есаннарның иң зурысы белән иң кечкенәсе арасындагы аерма әлеге рәтнең колачы дип атала. Бу очракта колач 20 сантиметр.

Камил: Октярь аенда иң югары температура 19 градус, иң түбән температура -1, димәк колач 20.

Алмаз:Кышка кердек дисең, ә һаман яңгыр ява, бу нинди мода инде.

Камил: Нинди-нинди, еш кабатлана, димәк мода.

Ләйсән: Дөрес, ешрак очрый торган санны, саннар рәтенең модасы дип атыйлар.

Алмаз: Камил мисалында сыердан савып алынган сөт -50 литр булган көннәрешрак очрый, димәк бу мода?!

Ләйсән: Кайберочракларда саннар рәтендә мода булмый, я берничә була. Минем мисалда мода юк, ә менә саннар рәтенең медианасын, (уртасын) табып була. Безнең мәктәп укучыларын үсү бару тәртибендә бастырсак, нәкъ уртада 000 см булыр. Димәк укучыларның яртысы 000 см дан кыскарак, яртысыо зынырак дигән нәтиҗә ясап була.

Камил: Югарыда тикшерелгән мисалларда без мәгълүматларга анализ ясадык. Арифметик урта, мода, медиана һәм колач күрсәткечләрен практикада кулландык. Күргәнегезчә, мәгълүматларга анализ ясау конкрет мәсьәлә хәл ителүенә бәйле.



sitemap
sitemap