ткн еллар



Ахметшина Эльвира

Ученица 4В класса МБОУ “СОШ №11 с УИОП ЗМР РТ”

Үткән еллар.



Бөек Ватан сугышы күптән беткән инде. Илебездә тынычлык. Ләкин ул сугыш хәтирәләре безнең күңелебездә һаман яңгырап тора. Сугыш сүзе безне куркыта, чөнки сугышта күпме халык үлгән, күпме кан, күпме яшь түгелгән. Сугыш кырларында совет халкы хәбәрсез югалган, һәлак булган. Шуңа карамастан совет халкы кыю, батыр булган. Ул үз көче белән дошманны җиңгән. Менә шундый авыр, канлы сугышта минем бабам- Әхмәтшин Габдулла Әхмәтша улы катнашкан. Ул 1942нче елда, 16 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Мин бабамны күрмәдем, чөнки ул мин туган елны вафат булган. Минем бабам дошман белән көрәшкән. Сугышта ул дүрт тапкыр бик нык яраланган, бер күзен югалткан, һәм инвалид булган. Безнең өйдә аның орденнары һәм медальләре саклана: ике Дан ордены, бер” Кызыл Йолдыз” ордены , “За оборону Ленинграда”, “ За отвагу”, медале һ.б. Бабамны кешеләр хөрмәт иткәннәр, чөнки ул гадел булган. Минем әтием бабамның төпчек малае , шуңа күрә бабам аңа сугыш турында күп сөйләгән. Ә әтием, әлбәттә, миңа сөйли.

Менә бер генә вакыйга… Сугыш. Ленинград блокадасы. Безнең солдатлар Кара күлне йөзеп чыгалар. Алар бер биеклекне кулга алалар.Бабамның кулында Кызыл байрак. Ул шул Кызыл байракны элеп куярга омтыла, ләкин каты яралана. Командир моны күреп русча болай ди: “ Эх, поторопился ты, парень!” Бу байракны башка солдат күтәреп куя. Аңа шул вакытта 19яшь кенә.

Сугыштан кайткач, бабам өйләнгән. Аның иптәше минем Хәнифә әбием була. Ул хәзер исән, күптән пенсиядә, аңа 85яшь. Еллар уза, әбием картаеп бара, ә мин аны бик яратам, чөнки ул бик сабыр, акыллы, күп күргән, әтиемнең әнисе. Ул Урысбага авылында 1927нче елда туган. 15 яшеннән чуен юлында эшли башлаган. Шул еллар сугыш елларына туры килә. Эш бик тә авыр булган, ачлыкны да әбием күргән. Шуңа карамастан ,әбием үзен бәхетле кеше дип саный. Чөнки әбиемнең һәм бабамның биш кызы , бер малае, оныклары бар. Алар һәрвакыт әбиемә киләләр, хөрмәт итәләр. Хәзер мин 4нче сыйныфта укыйм, бабам һәм әбием белән горурланам.








sitemap
sitemap