тием



Хөрмәтле “Көмеш кыңгырау” газетасы. Мин Сезгә әтием турында шигырь язып җибәрәм. Зинһар өчен газетагызда бастырып чыгарыгыз әле. Әтиемә бәйрәм бүләге булсын иде. Алдан ук рәхмәт әйтеп, Балтач районы Чапшар башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Вәлиева Айсылу Котдус кызы.

Әтиемә

Әтиемне яратам мин.



Исеме аның Котдус.

Җәй көне балык тотканда

Без икебез бигрәк дус.

Оста куллы, бик чибәр,

Анысын үзегез белегез.

Күп сөйләшмим, күз тияр

Алда үзегез күрерсез.

Яше кырыкны узса да

Беркайчан да сынатмый.

Яшьләрне дә уздырып,

Ул әле хоккей уйный.

Тырыш минем әтием,

Бик ярата үз эшен.

Үзе уйлап чыгарып

Әкият сөйли кичен.

Шофер минем әтием,

Дәү “КамАЗ”ларны йөртә.

Тәмле ашлар пешереп,

Әнием өйдә көтә.

Әтием белән бергәләп,

Әзерлибез без дәрес.

Мактап та куя ул мине

Кызым эшли дип дөрес.

Без муллыкта яшәсен, дип,



Әти кызганмый көчен.

Игелекле бала булырмын

Үскәч, әтием өчен.

Эссе җәйнең көнендә

Без җиләккә барабыз.

Арып кайткач, рәхәтләнеп,

Су коенып алабыз.

Эш белән ялны чиратлап,

Яшибез без бик рәхәт.

Әти-әнием булганга

Ходаема мең рәхмәт.








sitemap
sitemap