сочинение_21191



Иң матур әни.

Минем әнием Җир йөзендәге иң матур әниләрнең берседер.Чөнки ул

һәрвакыт көлеп тора. Әнием бар эшкә дә өлгерә. Ул кибетче булып эшли.

Кешеләр белән дә ягымлы итеп сөйләшә. Шуңа күрә әниемне мин генә түгел,

бөтен авыл халкы ярата. Мин әниемне борчымас өчен тырышып укыйм,яхшы

билгеләр алып сөендерәм.

Әнием беркайчан да картаймасын иде. Һәрвакыт шулай матур, яшь булып калсын иде!

Әниемнең күзләре,

“Балам”- дигән сүзләре,

Йөрәгемә рәхәт була

“Сөям”- дигән сүзләре.

Арча районы,Субаш-Аты башлангыч мәктәбе,

2 класс, Самиева Илүзә Раил кызы








sitemap
sitemap