сочинение бием-алтыным



Яшәү матур, ләкин бик катлаулы,

Тормыш бит ул шулай яралган.

Бер карыйсың күгең аяз була,

Иртәгәсен- болыт каплаган.

Бәхет нәрсә була- дип сорасаң,

Җавап бирә алмас беркем тәгаен.

Әгәр гаиләң изгеләрдән торса,

Шул зур бәхет булыр, мөгаен.

Миңа бабамнарны күрү насыйп булмады. Карт бабайларым сугыш кырында ятып калганнар. Аларның бары тик “ Сугыш кырында геройларча һәлак булды” дигән язулары гына калган. Бабамнар да мин туганчы бу дөньядан киткәннәр.

Шуңа күрә мин, күген кара болыт каплаганда да, үзенә һәм үзенең якыннарына яшәр өчен көч бирә торган изге күңелле карт әбием ( әтиемнең әбисе) турында язарга булдым.

Карт әбием 96 яшькә җитеп 2007 елда вафат булды. Ул җыйнак гәүдәле, көр күңелле, ачык чырайлы иде. Карт әбиемнең шул яшькә җитеп, теш табибыннан башка табибларга барганы, бер тапкыр да шифаханәдә ятып дәваланганы булмаган. Ул бервакытта да күп ашамый, симез, майлы әйберләр бөтенләй яратмый иде. Гомерендә бер мәртәбә дә аракы яки башка исерткеч эчемлекләр эчеп караганы булмаган. Наркотиклар, наркоманнар дигән сүзләрнең нәрсә аңлатканын да белми иде. Шәһәр эчендә барасы җиренә әбием гел җәяү йөргән. Өебезгә кем килсә дә, ул шатланып каршы ала, ашыгып барып чәен куя һәм тәмле әйберләрен тезеп өстәл әзерли башлый иде.

Ә бит карт әбием тормыш юлында күпме кайгы-хәсрәт күргән. Кайвакыт аның тормышы миңа гел кара болытлардан гына торган кебек тоела.

Колхозлашу елларында дәү әбием һәм бабам гаиләсе, 2 яшьлек уллары (минем бабам) белән ашарга ризык эзләп, йорт салырга акча эшләмәкче булып авылдан (хәзерге Лениногорск районы Куак-баш авылы) Урта Азия якларына китәләр. Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан җирләрендә яшәп, 1938 елда Бөгелмәгә кайтып, кечкенә иске йорт сатып алалар.

Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам 1941 елны сугышка китә һәм Сталинград сугышында һәлак була. 30 яшьтә әбием 4 бала белән тол кала. Балаларын ач итмәс өчен карт әбием төрле эшләрдә эшли, ә эштән кайткач, тамак хакына, хәллерәк кешеләрнең өйләренә барып йорт эшләрен башкара.

Сугыш бетеп, балалары үсеп эшли башлагач, инде тормыш җайлана дигәндә йортка яңа хәсрәт килә. Дәү әбиемнең олы кызы дөм сукырая, Ленинградта операция ясау да ярдәм итми. Әбием улы, килене һәм оныклары белән яши торган үз йортын ташлап, сукыр кызын тәрбияләр өчен аның фатирына күчеп яши башлый. Берничә елдан яңа кайгы килә. Карт әбиемнең үзе тәрбияләп үстергән 22 яшьлек оныгы ( әтиемнең энесе) эшендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Дәү әбием, үзенә никадәр авыр булса да, бу кайгыда улы белән килененә терәк була. Аларга акыллы киңәшләрен бирә, үзе Аллаһы тәгаләдән барысына да сабырлык сорап догалар кыла.

Тагы берничә елдан, улы фаҗигасе кайгысыннан¸ бабама да инсульт була. Ике ел урын өстендә ятып, ул вафат була. Шулай итеп, дәү әбием иң элек оныгын, аннан улын (минем бабамны) югалта. Бу кайгыдан да әбием сынмый, сыгылмый. Ходайның язганы шулдыр-дип, сабыр итә белә иде.

Калган гомерен дәү әбием сукыр кызы белән яшәде. Алардан бервакытта да кеше өзелми. Кемдер хәл белергә керә, кемдер карт әбиемнән киңәш сорый. Кем керсә дә алар ачык чырай белән каршы алалар һәм булдыра алган кадәр киңәшләре белән ярдәм итәргә тырышалар. Без кызым белән бер-беребезгә терәк булып яшибез,-ди иде әбием.- Мин аның күзләре¸ кызым минем көч-куәтем.” Дәү әбием гарәп, татар, рус, үзбәк, кыргыз, казах телендә укый, яза белә иде. Бервакыт: “Ник Урта Азиядә калмадыгыз?-дип сорауга ”Туган туфрак тартты, авыз тутырып татарча сөйләшүгә ни җитә”-дип җавап бирде. Ул мине дә татарча матур итеп аралашырга өйрәтте. Дәү әбием: ”Байлык артыннан кума, тормыштан зарланма, башкаларга начарлык теләмә, үзең өчен генә яшәмә, тирә-юнеңдә мохтаҗ кешеләргә ярдәм ит, яхшылык эшлә”-дип тәрбияләде. Дәү әбиемнең вафатыннан соң сукыр апабызны минем әбием тәрбияли. Ул да , бианасы кебек, биш вакыт намазын укый, ураза тота, аз гына вакыты булуга Коръән китабын кулына ала. ” Коръән ул, мөселман кешесенең Конституциясе, анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары язылган. Без шул изге китапта язылганча яшәргә тиешбез”-ди.

Мин үземнең шундый изге җанлы әбиләрем белән горурланам, алардан үрнәк алып яшәргә тырышам, киләчәктә әбиемнең ныклы терәге булырмын дип уйлыйм. Хикәямне әбием язган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Кеше гомерен еллар гына түгел

Саный аны кылган эше дә.

Кешеләргә кылсаң, күп изгелек

Изгелекләр кайтыр үзеңә.



sitemap
sitemap