шигырьлрем_20556



Бер уйланыйк әле

Бүгенгедәй әле мин хәтерлим,

Яңгырсыз һәм эссе ул җәйне.

Матур чәчәк,яшел үлән күрми

Бар җиһанны кояш көйдерде.

Урманнары белән дөрләп янды:

Күпме усак,зифа каеннар.



Кара җирләр, көл һәм күмер калды,

Кайчан үсәр тагын урманнар?

Каен җиләкләре җәен җыйдым

Тыңлый-тыңлый кошлар тавышын.

Табигатьнең җылылыгын тоям

Барсы сөйли миңа үз зарын.

Бер уйланыйк әле әйдә, дуслар!

Киек-җанвар кошлар хакында,

Табигать ананы кем соң аңлар?

Саклыйк,яклыйк аны барыбыз да!








sitemap
sitemap