ч дус Хикя



Өч дус

(Хикәя)

Тормыш иминлеге дәресенә

Беркөнне өч малай буа буена ял итәргә барган. Аларның берсе балык сикергәнен күргән һәм суга кереп киткән. Балык артыннан бара-бара йөзә белмәгәнлеген дә оныткан.

Менә ул буа уртасында. Ни йөзә белми, үзе чәбәләнә. Аны коткарырга дип икенчесе дә кереп китә. Хәзер икәүләшеп “Коткарыгыз!” дип кычкыралар икән.

Яр буенда калган өченче иптәшләре нишләргә дә белмәгән. Ерак түгел генә авыл көтүе йөри икән. Ул тиз арада көтүчеләрне ярдәмгә чакырган.

Бу хәлләрдән соң инде байтак гомер узган. Өч дус йөзәргә дә өйрәнгән. Алар хәзер сулыклар янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген яхшы беләләр. Чөнки балачактагы теге вакыйгадан гомерлек сабак алганнар.

Илһам Гасимов, 3 нче сыйныф.



sitemap
sitemap