Выращивание на приусадебном участке экологически чистого картофеля



Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Район мәктәп укучыларының

экологик конференциясе

Үз кишәрлегеңдә

экология ягыннан чиста бәрәңге җитештерү

Барыев Булат, 11 сыйныф

Олы Әтнә, 2013

2013 елны – Россия дәүләте “Әйләнә-тирәлекне саклау”, Татарстан Республикасы “Экология елы” дип игълан иткәннән бирле, мин матбугат битләрендә бу темага басылган һәр язманы укып барырга тырышам. Район газетасы “Әтнә таңы”нда басылган язмаларда күбрәк “Табигать — безнең туган йортыбыз, әйдәгез, аны саклыйк”,- дигән лозунг өстенлек итә. Ветеран укытучы Илсур ага Шакировның туган як турындагы язмалары да бик мәгънәле. Ә менә “Татарстан яшләре” газетасының 16 нчы мартта, 34 нче сан белән чыккан басмасында Зөләйха Кыдашеваның “Ул көн бик якын кебек ” күләмле язмасы мине, дөрестән дә, уйга калдырды.

Район күләмендә ел да үткәрелеп килгән экологик конференциядә бүген минем беренче катнашуым. Монда килгән кунакларның, үзләренең фәнни-эзләнү эшләре белән чыгыш ясаганнарын ишетеп беләм. 1 ел дәвамында 2010-14 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү Стратегиясе кысаларында барган «Минем мәктәбемнең сәламәтлеге» (Мәктәпнең экология мониторингы») исемле  ведомствоара фәнни-гамәли проектында катнашу барышында без шундый нәтиҗәгә килдек: мәктәп шартларында фәнни эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге әлләни зурдан түгел. Ә экология, тирә-якны саклау, аның чисталыгы буенча эш — реаль, конкрет булырга тиеш.

“Маңгай күзе дә, күңел күзе дә ачык кешегә Җир шарының ресурслары бетеп барганлыгы,… кешеләрнең табыш дип шашуы, кирәгеннән артык әйбер,.. галәмәт күп ризык эшләп чыгаруы,.. җирне-суны пычыратуыбыз,..-болар һәммәсе дә Ахырзаманны якынайта торган билгеләр… Сүз Айда колонияләр булдыру хакында бара. Җирне тәмам пычратып, агулап бетергәч, шунда күчми хәлебез дә калмас шул…” — дип яза Зөләйха Кыдашева. Табигатьне, дөньяны тану — үз ишегалдыннан, анда үскән үлән, үлән арасындагы бөҗәк белән танышудан башланадыр ул. Минем сүзем татар халкында “икенче икмәк” дип телгә кергән гап-гади бәрәңге турында. Менюдагы азык төрлелеге — берсе дә бәрәңгене алыштыра алмый чөнки, бәрәңгедә:

— җиңел үзләштерелә торган аксым һәм углеводлар,

— кешегә кирәкле булган органик һәм минераль матдәләр,

— С, В, А, РР, К витаминнары,

— 80% азык кыйммәте – (бодайда – 64%), һ.б. бар.

Бу культура безнең районда элеккеге “колхоз-совхоз” басуларыннан юкка чыгып, кешеләрнең йорт яны кишәрлекләрендә генә калды. Эше күп һәм файдасы булмау сәбәпле, ул кишәрлекләрнең дә мәйданы елдан ел кими бара. Мәктәп яшендәге балалар гына түгел, ә өлкәннәрнең дә күбесе, бәрәңге утырту һәм алу процессында бөтенләй дә катнашмыйлар. Бәрәңге өлкәннәргә — әвәлге ризык, ә балаларга — мәктәп дәреслегендәге материал, рәсем генә булып калыр мөгаен…

Бәрәңге ул — салкын җәй үсемлеге. Бүлбеләре +7+10Сºта үри башлый һәм көчле тамыр системасы булганда гына яхшы уңыш бирә. Температура +7 градустан түбән, коры яки артыктык дым булганда, бәрәңгедә булган запас матдәләр хисабына, яшь бәрәңге үсә, ә сабак формалашмый кала. Бәрәңге дымлырак, салкынча һаваны ярата, аның өчен норма +15+20Сº. -1Сºта бәрәңге сабаклары карала һәм үлә, ә инде +40Сºта бөтенләй үсүдән туктый. Бәрәңгегә су артык коры һава булганда чәчәккә бөреләнү стадиясендә генә кирәк, ә калган вакытта ул суга таләпчән түгел. Бәрәңге үскәндә коры, җылы һава тора икән, бәрәңгенең кабыгы нык була, ә бу аның кыш көне яхшы саклануына китерә. Дым күп булудан, бәрәңге “буыла”, чери, кислородка кытлык кичерә, яшь бүлбеләр ясалу туктый. Бәрәңге – яктылык яратучы үсемлек. Яктылык җитмәгәндә ул сузылып үсә, аның яфраклары саргая, корый. Яктыда үскән бәрәңгенең унышы бермә-бер артык, тәме дә сыйфатлы була.

Бәрәңгегә иң кирәкле элементлар – N, P, K, Ca, Mg, ә микроэлементлардан B, Mo, Co,.. N – яшел массаны арттыру өчен, P – корылыкка каршы тору, кабыкта соры тимгелләр булдырмау, тамыр системасын формалаштыру һәм яшь бүлбеләр ясалу өчен, K – пешкәндә бәрәңге каралмау, гөмбәчек һәм бактерияләргә бирешмәү өчен кирәк. Бу элементларның барысын да тирес, тавык тизәге, компост бирергә сәләтле.

Уңыш өчен беренче әһәмиятле әйбер — уңайлы һава шартлары, икенчесе – чәчүлек материал, ә өченчесе — агротехника. ТНВ каналында Кукмара районыннан бер абзый үзенең бакчасында бәрәңгенең 17 төрле сортын үстерүен сөйләгәне хәтеремдә. Бездә аның “Невский”, “Лорх”, “Розара”, “Голландский” , “Удача” сортлары үстерелә.

Мин үземне белә башлаганнан бирле бәрәңге утырту, алу процессында катнашам һәм бу өлкәдә күпмедер тәҗрибәм бар дип уйлыйм. Безнең бәрәңге участогының мәйданы 22мх17м. 2-3 елга бер мәртәбә язын бакчага черемә кертәбез, 5-6 елга бер мәртәбә известҗ белән эшкәртәбез. Иртә язда бакчаны кул белән казыйбыз, казыганда тузганак һәм эт эчәгесе, башка чүп үләннәренең тамырын алып барабыз. Казу эшләре һәрвакыт төрле юнәлештә башкарыла, бу бакча остенең тигезлеген югалтмау өчен кирәк. Бу эш 7-10 көнгә сузылырга мөмкин. Утыртырга бер ай чамасы калганда орлыклык бәрәңге, баздан чыгарып чүпләнелә һәм кояшка “яровой”ланырга салына. 20-25 чиләк бертөрле зурлыктагы йомры бәрәңгеләр әзерләнә. Утыртасы көнгә бүлбеләр караңгы яшькелт үрентеле булалар. Утыртыр алдыннан орлыклык бәрәңге 100 л суга 1кг аш тозы, 1кг утын көле, 1 флакон марганцовка салынган эремәгә манчыла. Җылынган җиргә бәрәңге утырту процессы башлана: көньяктан төньякка таба юнәлештә бау сузыла, буразна арасы 50-60 см итеп калдырыла, ясалган чокырларга юеш бәрәңгеләр салына. Һәр елны 10-15 көн дигәндә бәрәңге бертигез булып тишелеп тә чыга. Утырткач, “пионер” тырмасы белән тырмалана. Бу вакытта әле чүп күренми. Үсентеләр 5-10 см булганда, аларны яңадан туфрак белән күмеп чыгабыз. Бераз күтәрелгәч, тәпке ярдәмендә кул белән өябез, чүбен утыйбыз. Тагын берәр атнадан соң көрәк белән рәт араларын өябез. Җәй буена бакча, бер чүпсез диярлек, чиста тора. Колорадо коңгызына каршы бер тапкыр да агу кулланганыбыз юк. Корткычлар бездә чагыштырмача аз була. Узган елны бөтен җәй буена җыелган корткычлар 1 л савытка якын булдылар. Вегетация срогы 90 көн булды дигәндә, бакчадагы сирәк эчәгене кабат йолкыйбыз. Бәрәңгене алганнан соң, коры урында атна-ун көн тотабыз. Бакчада калган ана бәрәңгеләрне һәм черекләрне җыеп күмәбез. Уңышны сеткаларда, төбенә көл сибелгән, базга төшерәбез. Салкыннар башланыр алдыннан каплыйбыз. 5-6 елга бер мәртәбә орлыклык материалны күршеләр, туганнар белән алмаштырабыз.

Бәрәңгене тәрбияләү процессы белән танышканнан соң, күпләр көләргә, 21 нче гасырда нинди кул хезмәте инде ул, бу бит яңалык түгел дияргә мөмкин. Сүз дә юк, гектарлы бакчасы булган авыл кешесе өчен бу эшләрнең барысын да техника башкара, ләкин булдыра алганча безгә һәртөрле агу-химикатлардан ерак торырга кирәк. Хәләл көч, тырыш хезмәт белән бернинди агусыз үстерелгән уңышны җыю күңелгә рәхәтлек бирә!

Бәрәңге бакчасын карау һәм бәрәңге үстерү турында укучылар, мин сөйләгәннәр кадәр генә белсә дә, киләчәктә тирә-юньдә күпме уңай үзгәреш булыр иде. Әлегә күзәтүләр шуны дәлилли: кешеләрнең күпчелеге җирне тәрбияләү, саклау өлкәсендә — “надан”, югыйсә ул:

— яз җиткәч, себергән яфрагын һәм чүбен, азык калдыкларын, чүп үләннәрен чүп контейнерына түгел, ә компост өчен бәрәңге бакчасына салыр,

— кискән агачын контейнер кырыена өймәс, яндырыр, ә көлен ашлама итеп, бәрәңге бакчасында файдаланыр,

— бәрәңге бакчасында җәй буе колорадо коңгызы агуламас,

— җәйге челләдә бәрәңге бакчасына бертуктаусыз су агызмас,

— иртә язда чүп ягып, авыл өстен төтенгә күммәс,

— көз буе чүп контейнерына бәрәңге сабагы төямәс,

— ихатасындагы пычрагын урамга чыгарып атмас иде…

Бәрәңге белән чүп контейнерының нинди бәйләнештә булуын сиздегезме инде?!

“Башта үз тирәңдә тәртип сал, аннан Дөньяга тотын, — дигән америкалы Джордан Джефф.



sitemap
sitemap