Воспитательная беседа на тему Рхмте рхмт



Әтнә районы Ташчишмә башлангыч мәктәбе

Тема:

“Рәхмәтеңә рәхмәт!!!”

(ачык тәрбия сәгате)

Сыйныф җитәкчесе: Д.Ю.Халикова

Февраль, 2012нче ел

Тема: Ни өчен кеше “рәхмәт” әйтә?

Максат: Кешеләрнең бер-берсе белән очрашканда, әйбер алганда гына түгел, “рәхмәт” сүзен куллануларының әһәмиятен һәм кирәклеген ачып бирү.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Чишелеш мәсьәләсен кую.

Мин сезгә бөек совет педагогы, галим В.А.Сухомлинскийның кечкенә бер хикәясен укыйм.

Урман юлыннан ике кеше – бабай һәм малай бара. Көн эссе. Аларның су эчәсе килде.

Юлчылар кечкенә инеш янына килеп җиттеләр. Тын гына чылтырап салкынча су ага. Алар иелеп су эчтеләр.

Суың өчен рәхмәт сиңа, инеш, — диде бабай.

Малай көлеп куйды.

Сез ни өчен инешкә “рәхмәт” дип әйттегез?, — дип сорады ул бабайдан, — инеш җанлы нәрсә түгел ләбаса, ул сезнең сүзләрегезне ишетми, сезнең яхшылыкларыгызны аңламый.

Анысы шулай. Әгәр суны бүре эчкән булса, ул рәхмәт әйтмәс иде. Без бүре түгел, — без – кешеләр. Кешенең ни өчен “рәхмәт” сүзен әйткәнен син беләсеңме? Уйлап кара әле: бу сүз кемгә кирәк?

Малай уйланып калды. Аның вакыты күп, барасы юлы ерак…

Төп өлеш.



Тикшерү эше.

Ни өчен кеше рәхмәт сүзен әйтә? Кайчан әйтелә? “Рәхмәт” сүзен ишетсәгез сезнең үзегезгә ничек була?

(Бу сүз яхшы, изге эшләр, гамәлләргә җавап йөзеннән әйтелә).

“Рәхмәт” – нинди мәгънәгә ия икән ул.

(“Рәхмәт” – ул кешенең хезмәтен зурлап әйткән сүз).

(“Рәхмәт” – ул үзеңнең сөенгәнеңне күрсәтү).

(“Рәхмәт” – ул кешенең яхшылыгын кабул итеп алу).

Әйе, укучылар, рәхмәт – ул бик зур сүз. “Бер рәхмәт мең бәладән коткара” дигән әйтем бар.

Укучылар, сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз? (бәла, бәхетсезлек, күңелсезлек).

Күмәк эш. (укучылар бергә нәтиҗә чыгара)

Кеше рәхмәт сүзен ишеткәч бик шатлана. Рәхмәт сүзен ишеткәч, күңел күтәрелә. Күңел күтәренке булганда, кеше үзен бәхетле итеп хис итә. Рәхмәт сүзен ишетмәсә, кеше күңелсезләнер иде. Күңелсезләнгән кешенең ачуы килергә мөмкин. Ачуы килгән кеше башка кешеләр белән сүзгә килергә мөмкин. Кешеләрнең аралары бозылу бәла-казалар китереп чыгара.

Уку мәсьәләсен чишү.

Укучылар, әйдәгез әле хикәягә кире әйләнеп кайтыйк.

Ни өчен бабай инешкә рәхмәт әйткән?

Чөнки кешеләр инешнең суын эчәләр.

Инеш кешене аңлый аламы?

Юк, әлбәттә.

Шулай булгач, аңа рәхмәт әйтүнең кемгә кирәге бар? Бабай фикерен әйтеп карагыз.

Бабай болай дип фикер йөртә: “Инеш суыннан кеше аны аңлаган кебек тоела. Бу сүзне әйтсәң, кешенең үзенә дә рәхәт булып китә”.

Сез бүре турында нәрсәләр беләсез?

Бик күп әкиятләр укыганыбыз бар, ул ерткыч хайван.

Тагын нәрсә беләсез? Ул кайда яши?

Бүре урман җәнлеге. Ул хайваннарны, кош-кортларны аулый.

Бүре инеш суын эчәме?

Әйе, эчә.

Алай булгач, нигә ул инешкә “рәхмәт” сүзен әйтә алмый?

Чөнки бүре сөйләшә алмый.

Димәк, кеше җәнлек-хайваннардан сөйләшә белү, нәрсәдер эшли алуы белән аерылып тора. Тагы кайсы ягы белән аерыла? Кешеләргә нинди сыйфатлар хас?

Мәрхәмәтлелек, хөрмәт күрсәтә белү, кешелекле булу.

Нинди кешеләр һәрчак шәфкатьле була?

Тәрбияле кешеләр.

Җыр тыңлана.

Р.Яхин көе, Шамил Маннапов сүзләре “Рәхмәт сиңа”.

Шулай, укучылар, рәхмәт әйтү — әдәплелек билгесе. Ләкин ул чын күңелдән әйтелгәндә генә күңелне күтәрә. Әгәр без бер-беребезгә рәхмәт сүзләрен, матур сүзләрне саранланмыйча әйтеп торсак, кайбер бәла-казалар, борчулар безнең янга, бәлки, килеп тә тормас иде. Кешеләр бер-берләренең күңелен күтәреп яшәгәндә генә матур яшиләр. “Рәхмәт” сүзе тәнне җылытмаса, җанны җылыта.

V. Йомгаклау.

— Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Дәрестән нәрсәләр белдегез?

Өй эше. Тагын кайчан әйтелә торган рәхмәт сүзләре бар? Ата-аналар белән шул турыда фикерләшеп, сөйләшеп килергә.








sitemap
sitemap