ГТукайны шигырь м поэмаларыны поэтик ономастикасы



Муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

Әлмәт районы Яңа Кәшер урта гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни – тикшеренү эше

Габдулла Тукай шигырь һәм поэмаларының поэтик ономастикасы.

(“Туган ягым тарихы һәм ономастикасы” программасы кысаларында)

Башкарды: Әлмәт районы Яңа Кәшер

урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Имамова Лилия Вәзир кызы.

Фәнни җитәкче: Әлмәт районы Яңа Кәшер

урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Валеева Гөлнара Габделәхәт кызы.

Эчтәлек.

Кереш. Исеме җисеменә туры килсен.

I бүлек. Поэтик антропонимнар.

II бүлек. Поэтик топонимнар.

Йомгаклау.

Кулланылган әдәбият.

Кереш.

Исеме җисеменә туры килсен… Бу гади генә сүзләр, уйлап карасаң, тарихның бик тирән катламнарыннан безгә бик әһәмиятле хәбәр алып килә: иң беренче кешеләр әйберләрне, тереклек ияләрен һәм кешеләрне аларның җисеменнән чыгып атаганнар, хәзер дә без шулай эшлибез. Билгеле, әйбернең, затның исеме җисеменә кайчан һәм ни дәрәҗәдә туры килүен, нинди очракта туры килмәвен без хәзер яхшы беләбез. Ләкин хикмәт анда түгел, хикмәт кешеләрнең тел яралган чордан ук әйбернең исеме җисеменә туры килергә тиеш дип уйлауларында. Димәк, ялгызлык исемнәрен тикшерү барыннан да элек кешеләрнең фикерләү ысулларын өйрәнү һәм шуның аркылы беркайда да язып калдырылмаган иң борынгы тарихны ачу өчен кирәк.

Барлык төр ялгызлык исемнәренең килеп чыгышын, үсешен, ясалыш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү белән тел белеменең ономастика дигән тармагы шөгыльләнә. Бу фән безнең илебездә бик нык үсеш алды.

Сүзнең әдәби әсәр тукымасын барлыкка китергәндә образ – сурәт рәвешен алу очраклары аның күпмәгънәлелек нигезендә булган үзгәрешләре белән генә чикләнми. Битараф сүзнең сурәткә әверелүе, сурәтле сүз тәшкил итүе башка җирлектә дә булырга мөмкин. Шуларның берсе – әдәби контекстта сүзнең этимологиясен ачыклау мәсьәләсе. Бу алымны шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлеп карарга була. Шулардан исем этимологиясе, ягъни кеше исем-фамилияләренең, географик атамаларның беренче, лексик мәгънәләренә ишарә итеп сурәт ясау киң таралган күренеш. Бу алым язма әдәбиятның барлык төрләрендә дә кулланыла һәм аның тамыры борынгыдан ук килә. Болардан тыш, әдәби әсәрләрдә еш кына кеше исеменең төп мәгънәсе белән генә түгел, ә аның яңгырашы белән дә персонаж характерының билгеле бер ягын тасвирлап күрсәтүләр очрый. Бу очракта әдипләр герой исеменең тирәнгә яшеренгән ассоциацияләре белән эш итә. Шуларга бәйле рәвештә ономастика фәненең мөһим бер тармагы – поэтик ономастика барлыкка килә. Поэтик ономастика дип, матур әдәбият әсәрләрендә барлык төр ялгызлык исемнәрне, аларның барлыкка килү принципларын, силистик функцияләрен өйрәнә, авторның дөньяга карашын чагылдыра торган термин атала.

Поэтик ономастика берничә мөстәкыйль тармакны үз эченә ала:

Поэтик антропонимика — матур әдәбият әсәрләрендә антропонимик категорияләрнең (исем, фамилия, атасының исеме, кушамат) функцияләрен, кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә.

Поэтик топонимика – матур әдәбият әсәрләрендә топонимик категорияләрнең (гидроним, ойконим, ороним, микротопонимнар) вазыйфасын, бирелү мотивларын, кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерә.

Поэтик псевдономастика – әдәби псевдонимнарны өйрәнү белән шөгыльләнә.

Поэтик зоонимика – матур әдәбият әсәрләрендә зоонимнарның (кош – корт, хайван кушаматлары) бирелү сәбәпләрен, поэтик максатларда кулланылыш мөмкинлекләрен тикшерә.

Поэтик ономастика бүгенге татар тел белемендә актив өйрәнелә торган тармаклар, чөнки әдәбиятны комплекслы, ягъни аның тел һәм әдәби эшләнешен бергә карау көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Әлеге фәнни эшемдә мин татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай шигырь һәм поэмаларының поэтик ономастикасын өйрәнүне максат итеп алдым.Фәнни эш үз эченә 2 бүлекне ала:

1). Поэтик антропонимика.

2). Поэтик топонимика.

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX йөз дә «узган гасыр” булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, «безнең гасырда” калалар. Тукайга, аның әсәрләрен тикшерүгә багышланган әдәбият бик бай. Бу өлкәдә И. Нуруллин, Ф. Ибраһимова, Ә. Әлиева, Р. Гайнанов, Л. Гайнанова, Р. Башкуров, Р. Нәфыйгов һәм башка бик күп язучылар, тәнкыйтьчеләр эшләделәр һәм эшлиләр. Тукайның шигырьләрен укыган саен бер яңалык ачасың, әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелүенә игътибар итәсең. Шагыйрьнең инде 1905 нче елда ук унлап әсәре дөнья күрә. Аларны укып чыккач, яшь авторны җәмгыятьтә бара торган хәл-әхвәлләр кызыксындыруын күрәсең. Бу яшьтәге егет сөю, мәхәббәт, чибәр кызлар турында язса да урынлы булыр иде. Ләкин Тукай каләмен башка нәрсәләр хәрәкәткә китерә. Шигырьләрен укыган саен аның талантына, һәр сүзне урынлы куллануына гаҗәпләнәсең һәм яңа Тукайны ачасың. Мин Тукай шигырь һәм поэмаларында кулланылган урын — җир атамаларына,исем-фамилияләргә, газета-журнал исемнәренә, ягъни поэтик ономастикага игътибар иттем һәм аларны язучының ни өчен куллануын тикшерергә булдым. Тукай бер генә атаманы да урынсыз кулланмаган. Билгеле, бу атамаларның һәркайсы татар милләте язмышы белән бәйләнгән.

I бүлек.Поэтик антропонимика.

Габдулла Тукайның 1906 нчы елда “Уклар” исемле сатирик журналда басылган “Дөнья бу” шигырендә ялгызлык исемнәре, газета – журнал исемнәре күп кулланылган. Бу шигырьдә Тукай заманның иҗтимагый-политик тормышында азмы – күпме катнашкан кешеләрен тәнкыйть итә.

Күп ашап яткач, тыгынгач Мәскәү абзаңның малын,

Сәйдәш абзыйның көлен күккә очырган дөньядыр.

Әхмәтҗан Сәйдәшев (Тукай аны Сәйдәш абзый дип бирә) – сәүдәгәр. “Бәянел — хак” (1906-1914) исемле газетның нашире. Мәскәү байларыннан бурычка мал алып, түләмичә, банкрот булган кеше.

Рәшит – Габдерәшит Ибраһимов (1857-1922) – XIXйөз ахырында XXйөзнең беренче елларында самодержавиягә каршы һәм прогрессны яклап пропаганда алып барган, укучы яшьләрнең, шәкертләрнең фикере ачылуга хезмәт иткән.

Г.Саттаровның “Татар исемнәре сүзлеге” (1981ел, 157 нче бит) китабында да Рәшит исеме “Туры юлдан баручы” дип тәрҗемә ителә. Тукай үзенең шигырендә бу исемне юкка гына кулланмаган.

Һади абзый – Һади Максуди,публицист һәм “Йолдыз” (1906-1918) газетаның редакторы һәм нашире.

“Мөхәммәдия”дән шигырендә Тукай Казан сәүдәгәре һәм “Бәянел — хак” газеты нашире Әхмәтҗан Сәйдәшевнең Камил Мотыйгыйны судка бирүеннән көлеп язган. Камил Мотыйгый Төхвәтуллин – Уральскида 1906-1907 нче елда “Фикер”, “Уралец” исемле газетлар, “Уклар” һәм “Әл-гасрел-җәдит” исемле журналлар чыгарган кеше. Соңынан җырчы һәм артист. Ләкин дөньяга карашы һәм үз-үзен тотуы бик каршылыклы булганга күрә, Тукай К.Мотыйгыйга ышанмый, аңа тискәре мөнәсәбәттә була.

Диде Камил ки, я Сәйдәш, оныттым,

Яңылдым юлый, яңлыш юла киттем.

Г.Тукайүзе сурәтләгәнрәсемнең чиксез матурлыгын калку итеп күрсәтү өчен, классик әдәбияттагы һәм дини мифологиядәге образларны оста файдаланып,“Бер рәсемгә” шигырен яза.

1. Ләйлә, Мәҗнүн – Әзербайҗан әдәбиятв классигы Низами Ганҗәзинең “Ләйлә вә Мәҗнүн” исемле поэмасындагы геройлар.

Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,

Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.

2. Адәм – Хаува – дини өйрәтү буенча, җир йөзендә беренче кешеләр. Алар элек оҗмахта яшәгәннәр.

Булсыйде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның,

Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына.

3. Һарут берлә Марут – ике фәрештә. Җир йөзендә кешеләрнең бозыклыклар эшләүләренә ачынып, шуны бетерү өчен җиргә төшәләр дә, озак та үтми үзләре дә “юлдан язалар” (дини өйрәтүләр буенча).

Күрсә Һарут берлә Марут, юлдан азмаслар иде,

Бәлки бакмаслар иде шайтаннары коткысына.

4.Хозыр – Ильяс – дөнья беткәнче үлмичә яши торган пигамбәр (дини өйрәтүләр буенча).

Татлы ирнен үпсә бер мән, кәүсәреңне нишләсен?

Пар килер ул дөньяның үлмәс Хозур – Ильясына.

5.Иблис гәгыйнь – шайтаннар башлыгы. Алладан баш тартып мәңгегә нәләткә дучар ителә (дини өйрәтүләр буенча).

Күрсиде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү!

Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын алласына.

Г.Тукай үзенең сатирасы өчен халык җырарыннан һәм гомумән халык әдәбияты әсәрләреннән бик оста файдаланган. Шул уңайдан аның “Авыл җырлары”(беренче көлтә) исемле шигырен карарга була.

1. Баязитов Гатаулла – Петербург мулласы, “Нур” исемле реакцион газета чыгара. Газет тәртипсез чыгарыла һәм күп өлеше патша хөкүмәте карарлары белән тутырыла.

Җанкәй, сачың бер көлтә, җиккән атны өркетә;

Баязитов “Нур” газетын ничек язып өлгертә? – дигән җыры газетның шундый хәленнән көлеп әйтелгән.

2.Һинди Минһаҗ – Минһаҗетдин Кадермәти. Һиндстанда укып кайтып, Саратов губернасы Хвалинск шәһәрендә Һиндстан мәдрәсәләре тибында югары уку йорты салырга дип күп кенә акча җыя, ләкин соңыннан мәдрәсәне садыра алмый, акчаны туздырып бетерә.

Каф тавы артында үсә самарау кош баласы;

Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы.

3. Морат – Мораделмәкки. Татар байларының кайберләре хаҗ кылырга Мәккә шәһәренә үзләре бара алмасалар, акча биреп, үзләре өчен башка берәүне җибәргәннәр. Менә шуннан бер төркем әрәмтамак кешеләр туганнар. Мораделмәккәи – әнә шуларның иң шомарганнарыннан берсе. Морат исеме сүзлектә, югыйсә, “теләк, максат” дигән мәгънәне аңлата. (Г.Ф.Саттаров “Татар исемнәре сүзлеге” 1981, 130 нчы бит).

“Шиһап хәзрәт”. Шиһап Мәрҗәни (1818-1889)- татарның тарихын, борынгы әдәбиятын өйрәнгән галимнәрдән. Ул акылның дини тәгълиматтан өстенлеген яклап чыккан.

“Булып бетми аның гакылы нәкыльгә кол,”— дип, Тукай шуңа ишарә иткән.

II бүлек. Поэтик топонимика.

Сәламәтлеккә туймау, матди яктан шактый кысынкылыкта яшәү күңеле белән әллә кайларга ашкынган Габдуллага сәяхәт кылырга да ирек бирмәгән. Ләкин шуңа да карамастан, шагыйрь географияне, шул урыннарда булган тарихи вакыйгаларны яхшы белгән һәм шигырьләрендә күрсәтә алган.

Мин бу шигырьләрне тагын менә мондый өч төркемгә бүлдем:

1) Казан, татар дөньясыбеләнбәйлеатамалар.

2) Русиябеләнбәйлеатамалар.

3) Читилләрбеләнбәйлеатамалар.

Билгеле, буатамаларныңһәркайсы татар милләтеязмышыбеләнбәйләнгән. «Авылхатынының бала тирбәткәндәөмидләре” (1907) исемлешигырьхалыкныңмуллагамөнәсәбәтеначыкчагылдыра. Муллалар, иңэлек, гыйлемияләре. Ә Бохарадаукыпкайтканнарыбигрәктәгыйлемлебулган.

Әлли-бәлли итәр бу,

Бохарага китәр бу,

Бохарадан кайткачтын,

Мулла булып җитәр бу, — дип язган Тукай да. 1907 нче елда язылган «Пар ат” шигыре Габдулла Тукайның Казанга килү хыялларын чагылдыра. Шигырь «Лермонтовның «Тройка” шигырен уку тәэсиреннән”, — дигән искәрмә белән басылган. Моны шигырьнең беренче юлыннан ук күрәбез: Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Тукай Казанга зур өметләр баглый һәм хыялындагы хисләрен шигырь юлларына сала. Менә бервакыт кучерның: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!” – дигән тавышы яңгырап китә.

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна:

«Әйдә чап, күчер, Казанга! Атларыңку: на! на! на!”

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Шигырь Тукайның Җаектан Казанга чыгып китәреннән 5 ай элек язылган. Тик аның гомеренең соңгы көннәрендә язган шигырендә бөтенләй капма-каршы Казанны күрәбез.

Ут, төтен, фабрика – завод берлә кайный Казан;

Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.(«Казан”, 1913)

Тукай бар нәрсәдән хәбәрдәр кеше булган һәм Казанга, туган җиргә багышланган шигырьләрдә урын, җир атамаларын урынлы кулланганын без ачык күрәбез. «Туган җиремә” шигырендәге бу юлларга шагыйрьнең туган ягына булган ярату хисләре сыеп беткән бит.

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңакайттымсөептагын да мин.

«Казан вә Казан арты” шигырендәгегеографикатамаларгаигътибаритикәле. ШигырьКазангамәдхияҗырлаубеләнбашланыпкитәһәманыңбөтен як өченүрнәкбулыпторучыбулуынаишарәитә:

Нур ала синнән бөтен як:

Чистополь, Спас, Тәтеш, Һәм Чабаксарга,

Мамадышларга Чар, Малмыж катыш.

Ләкин үз туган җиренең ярлылыгына, караңгылыгына йөрәге әрнегән шагыйрь менә бу юлларга нинди олы мәгънә сала:

Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:

Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.

Тукайның күңеленә Казан арты бик якын һәм ул атаманы «Шүрәле” әкиятендә дә куллана: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр; «Кырлай Тукайны үстергән. Тукай шуңа рәхмәт рәвешендә, шагыйрь булгач, Кырлайны үзенең әсәрләрендә мәңгеләштергән,” — дип яза Сибгат Хәким. Казан шәһәре искә алынган шигырьләрендә шагыйрь Кабан күле атамасын да еш атый. Тукай Казанда «Болгар” номерының Кабан күленә таба карап торган 40 нчы бүлмәсендә бик озак яши һәм шагыйрь бу атаманы кулланмый кала алмый, билгеле.

Кай заманда, кайсы телдә булса да мәшһүр Казан,

Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл – Кабан. («Казан вә Кабан арты”, 1912)

Бер очын учлап, Кабанга чумды ул,

Туп-туры шуннан коега тотты юл. («Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш”, 1908).

«Суык” (1913) шигырендә шагыйрь январь суыгы турында, Казанның төрле кәсеп кешеләренең суыкка мөнәсәбәтләре турында язса да, аларның шул суыкта үзләрен ничек тотуларына бәйле картиналар иҗтимагый тормышны күз алдына китерәләр. Һәм моңа инде географик атамалар да ярдәм итә.

Байлар кигән тиен толып, төлке толып,

Үз фикеренчә, Печән базар күрке булып;

Суык инде; Кабан күле чынлап катты;

Юргаларга башлар инде байлар аты.

«Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш”, «Милли моңнар”, «Мәҗрух указ”, «Ник?Нигә?”, «Шигъриять һәм нәсер” шигырьләрендә дә без татар дөньясы белән бәйле урын, җир атамалары белән очрашабыз. «Милли моңнар” шигырендә Болгар һәм Агыйдел буйларына таралган милли хисләр турында сүз барса, «Мәҗрух указ” («Җәрәхәтләнгән указ”) шигырендә «Дәваларга Өфе якка юнәлдем” дигән юллар указын саклап калу өчен Уфага Духовное собраниегә баручыга ишарә булып тора. Тукай туган милләтенә зур өметләр баглый. «Дусларга бер сүз” шигырендә дә, милләтнең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Алга киткән башка милләтләрнең хәленнән үрнәк алып, «егъла-тора” алга таба атлыйк дип өнди. Моның өчен безнең мәнфәгатьләрне кайгыртучы депутатлар сайлап Петербургка җибәрү, башкалада «кирәкләрне сорау” кирәк ди. Һәр милләтләр максудларын хасил итә, Депутатлар ясап, Петербургка китә; («Дусларга бер сүз”, 1907) Тукай курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли һәм чагыштыру өчен урын, җир атамаларын куллана.

Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар;

Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай бабай!(«Сорыкортларга”, 1906).

Тукай 1907нче елның май аенда «Китмибез” исемлешигыреняза.Дәүләтдумасының 1907 ел май аендабулганунбишенчемәҗлесендә Уфа губернасыннансайланыпкилгән депутат мөгаллимКәлимуллаХәсәновмөселманмәктәпләренеңхәленачарлыгыннан, хөкүмәтнеңмоңабер чара да күрмәвеннәнзарланыпсөйли. Сулларкулчабалар, ә уңнарурыннарыннансикерепторып, йодрыкларынтөйнәп, ораторгаташланаларһәм: «Төркиягәкитегез” – дипкычкыралар. «Китмибез” шигырешулуңайбеләниҗатителгән. Революцион-демократикпозициягәюлтотучы Тукай патшаРоссиясендәгеиҗтимагый строй беләнкилешепяшәүяклытүгел:

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия!

Тизгенәкузгалмыйбызбез, и гөруһерусияһ! («Китмибез”, 1907).

Һәркем үз туган җирендә бәхетле тормыш төзергә тиеш. «Безнең бөек максатыбыз – ирекле мәмләкәт(дәүләт) булдыру”, — ди шагыйрь. «Безне урынсыз яманлыйлар” шигырен Тукай башта «Бездә истигъдад бар” исеме белән язган. Бу шигырьдә татар милләтенең бик күп урыннарда белем алганы, күп илләр белән аралашып яшәве географик атамалар аша күрсәтелгән. «Мигъраҗ” дини сюжетка корылган шигырь, шуңа күрә Мәккә атамасы- изге, нурлы жир атамасы кулланылган. «Ник? Нигә?” шигырендә Ник, «Болакыл- хак”, сиңа юктыр мәхәббәт һәм мәрак? Шул сәбәптер ки: Болак гөлдән вә рәйханнан ерак, — дигән юлларда редакциясе Болак буена урнашкан «Бәянел-хал” (1906-1914) газетасының исемен шул пычранып беткән Болакка бәйли. «Зур бәшарәт!”(сөенеч, шатлык) шигырендәге Петербург, Нью-Йорк, Берлин, Лондон атамалары Петербург мулласы язган «Алланың рәхмәте барлык кешегә дә” дигән китабы тудырган шау-шудан көлеп, бу шау-шуның зурлыгын күрсәтү өчен кулланылганнар.

Бәшарәтсезгә,иәһле Петербург! Шулайуксезгәдә, әһле Нью-Йорк!

Бәшарәтсезгә, и Берлин әһле! Шулайуксезгәшатлык, Лондон әһле! («Зурбәшарәт!” 1910).

«Японияне мөселман идарә итәчәкме?”(1906) шигыре язылган елларда Япониядә мөселманлык тарала, япон патшасы (Микадо) ислам динен кабул итә. Шуның хөрмәтенә ул ислам галимнәрен Япониягә чакыра икән, дигән хәбәр тарала. Шигырь шул уңай белән языла. Габдулла Тукай белемлелекнең Европаны күкләргә күтәрүен мактый, ә татар милләтенең җиде кат җир астына төшкән хәлдә яшәвенә бик борчыла.

Күрде милләт Арзан безне

Агачтан яки Таштан да;

Яурупада Газиз бит без

Күз өстендәге Каштан да,- дип яза ул «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?” шигырендә.

«Бәрәңге вә гыйлем” шигырендә дә шушы ук фикер әйтелә.

И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан;

Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак Яуропадан.

«Авылда авырып яту” һәм «Бәрәңге вә гыйлем” шигырьләрендә Тукай һәр яңалыктан курыккан авыл халкының бәрәңгене ашамауларын аларның белемсез булуларыннан икәнен күрсәтә.

Күп җәфа күрдең бу җиргә син килеп Амрикадан,

Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан. («Авылда авырып яту”, 1912)

Нәтиҗә: Тукай үзенең шигырьләрендә халык өчен актуаль булган мәсьәләләр күтәрелү белән бергә сурәтләү чараларын һәм поэтик топонимиканы күп кулланган. Мине Тукайның Казанда, Россиядә, Европада булган, бара торган вакыйгаларны яхшы белүе һәм шуларга бәйле рәвештә географик атамаларны урынлы куллануы гаҗәпләндерде.

Тукай шигырьләренең поэтик ономастикасын өйрәнгәндә шагыйрь тарафыннан вакытлы матбугатны да урынлы куллануын әйтмичә калып булмый. Ул үзенең әсәрләрендә газета-журнал исемнәренә аерым урын биргән.

“Яшен” журналы хакында”. “Яшен” – 1908-1909 нчы елларда Г.Тукай һәм Г.Камал җитәкчелегендә чыккан сатирик журнал. Бу журнал искелеккә, консерватизмга, динчеләргә, байларга каршы кискен көрәш алып барган. Шигырь шул журнал чыгу мөнәсбәте белән язылган.

Ялтырый милли болытларның арасыннан “Яшен”;

Бәлки, рәхмәт яңгырыдыр, яшьнәсен ул, яшьнәсен.

“Авыл җырлары” шигырендә вакытлы матбугат күп кулланылган:

“Әхбар” – 1907 нче елда Казанда чыга башлаган либераль-буржуаз газет. Газет аз тарала, газетны чыгаручы байлар аны аякка бастыру өчен акча бирмиләр. 1908 нче елда газет туктала, һәм, гаепне яшерү өчен, аны хөкүмәт туктатты, дип игълан итәләр. Г.Тукайның:

“Әхбәр” тәэмин иткән байлар йөри икән кайларда?

“Хөкүмәт яптырды” дидер наширләрең уявы… – дигән юллар әнә шуңа ишарә.

“Мирьат” – Габдерәшит Ибраһимов тарафыннан 1900-1901 нче елларда чыгарылган журнал тибындагы җыентыклар. 1907 нче елда “Өлфәт” (1906-1907) газетасы тукталгач, “Мирьат” яңадан чыга башлый. Тукайның:

“Мирьат” язмый ни хәлең бар,

Һичбер эшең уңмагач…” – дигән юллары әнә шуңа ишарә.

“Ислах” – “Әл — ислах”- 1907-1909 нчы елларда Казанда чыгып килгән демократик юнәлешле газет. Газетның фактик редакторы Ф.Әмирхан, Тукай исә бу газетта актив катнаша.

Үрдәк оча, каз йөгерә, боты озынга күрә;

“Тәрҗеман”ның эче поша “Ислах” кызылга күрә.

Бу газета мәсьәләсендә “Тукай турында истәлекләр” китабында да телгә алына: “Ислах” ның һәр номеренда үзенең бер шигырен булдырырга тырыша, берәр сәбәп белән шигыре булмаса, шуңа үзе пошына, “Ислах”ны үз газетасы итеп карый иде”1— дип яза Гыйльметдин Шәрәф үзенең “Тукай тугрысында истә калганнар” дигән язмасында.



1И.Нуруллин, Р.Якупов “Тукай турында истәлекләр”, Казан, Тат.кит.нәшр., 1986, 108 нче бит.

Йомгаклау.

Тикшерүләрдән чыгып, мин шундый нәтиҗә ясадым:

1.Г.Тукай шигырьләренең поэтик антропонимикасы үзенең каләмдәшләре, дусларының күплеге, аралашучан кеше икәнлеген күрсәтеп тора.

2. Тукай поэтик топонимиканы туган җиренә, туган ягына булган ярату хисләрен атап күрсәтү өчен кулланган.

3. Татар тормышын Россия, Европа тормышы белән чагыштыру өчен кулланган.

4. Тукай шигырьләрендәге вакытлы матбугат ул чордагы газета-журналларның тиз темплар белән тормышны чагылдыруын һәм моңа шагыйрьнең мөнәсәбәтен күрсәтә.

Г. Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның еллар узган саен әһәмияте арта гына бара.

Кулланылган әдәбият.

Габдулла Тукай. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Тат.кит.нәшр., Казан, 1968.

Габдулла Тукай. Шигырьләр, поэмалар. Әсәрләр, 5 томда (1901-1908 нче еллар), Казан, Тат.кит.нәшр., 1985.

Габдулла Тукай. Шигырьләр. поэмалар (1904-1908 нче еллар).Әсәрләр 4 томда. Казан, Тат.кит.нәшр., 1975.

Габдулла Тукай. Шигырьләр, поэмалар (1909-1913 нче еллар). Әсәрләр 5 томда. Казан, Тат.кит.нәшр., 1985.

Зәкия Рәсүлева. Тукай эзләреннән. Казан, Тат.кит.нәшр., 1985.

И.Нуруллин, Р.Якупов. Тукай турында хатирәләр. Казан, Тат.кит.нәшр., 1976.

И.Нуруллин, Р.Якупов. Тукай турында истәлекләр. Казан, Тат.кит.нәшр., 1986.

Г.Ф.Саттаров. Татар исемнәре сүзлеге. Казан, Тат.кит.нәшр., 1981.

Г.Ф.Саттаров. Исемең матур, кемнәр куйган? Казан, Тат.кит.нәшр., 1989.








sitemap
sitemap