ГТукай иатында юмор м сатира



Тукай поэзиясендә сатира һәм юмор алымнары.

Тукай иҗатында сатираның кинәт бөтен буена үсеп чыгуы “Уклар”журналының дөньяга килүенә дә бәйләнгән иде. Журналның беренче саны 1906 нчы елның июнендә чыга. Әлбәттә, бу журнал сатирага мәйдан бирү белән бергә, үзенең яшәве өчен шул ук сатираны таләп итә иде. Әмма Тукай иҗатында сатираның зур урын тота башлавының төп сәбәбен татарларда иҗтимагый фикернең сикереш ясавыннан, аерым алганда шагыйрьнең революцион-демократик позициягә басуыннан эзләргә кирәк.

Тукайның 1906-1907 еллар сатирасының эчтәлеге һәм идея юнәлешенә бер күз ташласак, аның революцион-демократик карашлар белән бәйләнешен ачык күрәбез. Менә патша Россиясенең политик строен камчылаган “Сорыкортларга” һәм “Государственная думага”, демократиягә каршы матбугатны фаш иткән “Дөнья бу!”, феодаль-буржуаз татар җәмгыятеннән көлгән “Безне урынсызга яманлыйлар” һ.б. шигырьләре, яисә фельетоннары. Аларда милләтнең үз эчендәге антидемократик көчләрдән тыш, патша министры Дурново, патша генералы Каульбарс яисә карагруһчылар башлыгы Пуришкевич йөзендә самодержавиенең политикасы сатира утына тотыла.

Тукай сатирасы, шул заманның политик көрәшендә бер корал булудан тыш, татар әдәбиятының үзе өчен, аның критик реализм юлыннан үсеп китүе өчен дә бер этәргеч булды. Сатира үзенең табигате белән үк әдәбиятның тормышка аеруча якын торган төре: ул чынбарлыкның реаль күренешләрен, кайбер очракларда исә җәмгыятьнең үсешен тоткарлый торган конкрет вакыйга һәм кешеләрне үзенең уты белән көйдерә.

Сатира үзенең табигате белән үк дошман көчләрнең һәм әшәке күренешләрнең тамырын корытуга чакырылган сәнгать төре буларак, әдәбиятның фаш итү, тәнкыйтьләү куәтен арттыра. Тукай поэзиясенең критик реализм принципларына нигезләнеп үсеп китүе өчен шагыйрьнең сатира өлкәсендә җиң сызганып эшләве шулай ук гаять әһәмиятле булды. Сатирик әсәрләр дидактикадан һәм үгет-нәсихәтчелектән азат иделәр. “Пыяла баш” (1906,IX) шигырен генә алыйк. Биредә кулланылган иҗат алымы үзе үк шигырьдә руханиларны туры юлга өндәүдән бигрәк, аларның әшәкелекләрен күрсәтеп бирүнең өстенлек алганлыгы турында сөйли; шагыйрь хәзрәтнең баш сөяген пыяла белән алмаштыра да миендә кайнаган уй — теләкләрне сурәтләр ярдәмендә күрсәтә. “Рәсемгә ишарә”(1906,IX) шигыре дә шундый алым белән язылган. “Дөнья бу!” шигыре шулай ук “акыл өйрәтүләр”дән, нәсихәт укудан азат. Шагыйрь кыска, төгәл, тапкыр җөмләләр белән кайбер татар газеталары һәм нәширләренең реакция ягына авышуларын дөньяга фаш итеп чыга.

1905 елгы революция еллары шагыйрьнең политик аңын тиз үстерә. Революциянең дәвам итүе, крестьяннар хәрәкәтенең көчәюе, большевистик матбугат белән танышу нәтиҗәсендә Тукай патша Манифестына (1905 ел 17 октябрь), Думага ышанудан арына килә. “Сорыкортларга” шигырендә (1906) шагыйрь, халыкка мөрәҗәгать итеп:

Һөҗүм кирәк ишаннарга – сорыкорт, гөмбә башларга;

Бетер, сындыр, кырып ташла, магаль урра вә билбанзай!- ди Тукай.

Ниһаять, Тукайның иҗтимагый-политик карашларында борылышны күрсәткән “Государственная думага” (1906 ел, октябрь) шигыре языла. 1906 елның урталарында Думаның мәсхәрәле рәвештә куылуыннан көлеп, шагыйрь болай ди:

Ник бик тиз беттең син, Дума,



Ник җир-ирек алмадың?-

Ах син, Дума, Дума, Дума,

Эшләгән эшең бума?

Ник бик яшьләй картайдың соң,

Ник мәңгегә калмадың?-

Ах син, Дума, Дума, Дума,

Эшләгән эшең бума?

“Безне урынсыз яманлыйлар” (1907,XII) шигырен Тукайның бу чор сатирасының иң матур үрнәге дисәк тә, ихтимал, хата булмас. Әсәр мондый алымга корылган: шагыйрь татарларга, аларның тормышына яла ягучыларның сүзләрен “юкка чыгара”. “Яла ягучылар”исә нәкъ менә татар феодаль — буржуаз җәмгыятенең чын йөзен күрсәтә торган якларын яманлыйлар. Нәтиҗәдә гаять тапкыр һәм усал сатира килеп чыккан. Берничә мисал.

Нәзафәткә ригаять юк имеш бездә, нә боһтандыр!

Аның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.



Тагын бездә гыйлем әһле – зыялылар да юк диләр;



Утыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.

Татарда акча юк, байлык та юк, дип яманлыйлар урынсызга;

Урам тулы, кулын җәеп, бурыч сурганымыз бардыр.

Табиплык фәне юк дип тә яманлый безне дошманнар,

Мәрыйзларны ясин берлә сугып екканымыз бардыр.

Художниклар вә рәссамнар да бардыр, юк диялмаслар;

Мәдинә, Мәккә дип, төрле буяу сатканымыз бардыр.

Тукай шигырьнең идеясен гәүдәләндерә торган детальләрне гаятъ оста сайлаган. Сафлык, чисталыкка комган, сынлы сәнгатькә Мәдинә һәм Мәккә шәһәрләренең зәвыксыз эшләнгән открыткалары, медицинага өшкерүче-төкерүчеләрнең ясины, тормыш өчен кирәкле фәнне, культураны алга җибәрүче интеллигенциягә Бохара җимешләре — руханилар каршы куела. Татар халкының экономик артталыгын аңлата торган детальгә игътибар итик. Әгәр шагыйрь “урам тулы хәер сораучылар”дисә, строфаның сатирик куәте бермә-бер кимер иде. Шагыйрь алай дими. Бездә, ди ул, хәерчеләр юк, бурыч сораучылар гына бар.

Шигырьнең эчтәлегенә килсәк, анда Тукай феодаль-буржуаз җәмгыятьнең барлык характерлы якларын диярлек эләктереп китә алган. Татар тормышындагы фәкыйрьлек һәм мохтаҗлык, алдау һәм икейөзләнү, фән, уку-укыту эшләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең аянычлы хәле, тормыш-көнкүрештәге коточкыч артталык, — һәммәсе, татар халкын экономик һәм культура ягыннан түбән баскычта тоткан сәбәпләрнең берсенә – феодализм калдыкларына, аның идеологик өскормасы – дини гореф-гадәтләргә, терәге – руханиларга аеруча каты һөҗүм итә. Комган – шәригать кушканнарның берсен җиренә җиткерү өчен кулланыла торган “корал”, Бохара — фанатик руханилар җитештерү урыны, өшкерү-төкерү – мулла-мунтагай һөнәре; бозык эшләрдән “Һидая шәрхе” кебек дини китаплар саклый; татар өе бусагасыннан үтәргә рөхсәт ителгән бердән-бер рәсем – “изге” шәһәрләрнең сурәте.

Казанга килүенең икенче елында ук Тукай иң күренекле сатирик әсәрен – “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” (1908) поэмасын язды. Иске “Кисекбаш китабы”на пародия итеп язылган бу әсәрдә шагыйрь кадимче сәүдәгәрләрнең, татар мещаннарының һәм руханиларының идея, мораль түбәнлеген,- гомумән, татар феодал-буржуа җәмгыятенең асылын тәнкыйть итү белән генә чикләнми, бәлки Россия самодержавиесе һәм аның Дәүләт думасының да реакцион йөзен фаш итә.

Г.Тукай “Кисекбаш китабы”ндагы образларны “Көфер почмагы”ндагы кешеләр белән алыштыра. Киселгән баш – шул вакыттагы бер татар кешесе. Ләкин гади кеше түгел: шәһәр Думасында ун ел депутат булган, сәүдәгәр. Гәүдәсез Баш үзенең зарын Печән базары әһелләренә килеп сөйли, ә бу кешеләр исә, башның гәүдәсен кайтарыр өчен нинди чара күрергә, дип киңәшәләр.

Ул елларда Казанда бер урыс кешесе цирк тота.Әлеге цирк хуҗасы, татарларны үзенең тамашаларына тагы да күбрәк җәлеп итү өчен, урыс көрәшчеләре белән бил алышырга каяндыр (төрек булырга тиеш) мөселман көрәшчесе Карәхмәт (Кара Әхмәт) дигән кешене чакырта. Татарлар аны бик тиз үз итәләр. Печән базарындагылар, нишләргә белмичә аптырашып торганда, шушы Карәхмәтне искә төшерәләр. Аны тиз генә чакыртып та китерәләр.

Г.Тукайның максаты – Кисекбашны һәм “Көфер почмагы” әһелләрен фаш итү, аларны көлкегә калдыру. Моның өчен ул бик кызыклы алым китереп кертә. Ярдәм итәргә килгән Карәхмәт, үзенең көчле икәнлеген күрсәтү өчен, әлеге Башны күтәреп карарга уйлый. Әмма, ни хикмәттер, Башны урыныннан да кузгата алмый. Биредә Г.Тукай гипербола, ягъни арттырып сурәтләү алымын куллана. Әлеге Баш чамасыз авыр, чөнки анда: мең пот (16 тонна) искелекне яклаучы фикер, мең пот сыраның пары, тискәрелек тутырылган йөзләп амбар, ун вагон наданлык, бер мең вагон “мин беләм”дип һавалану, ун келәт иске әйбернең һәммәсе изге була дигән уй, егерме склад һәр җәдит — кяфер дип раслау бар. “Көфер почмагы” кешеләре Башның бу сыйфатларын ничек бәялиләр соң? Иң кызыгы да шунда: тыңлап торучылар һәммәсе дә “Аһ, нинди изге Баш!”- диешәләр. Чөнки алар үзләре дә Баш әйткән сыйфатларга ия, шуңа күрә Башка теләктәшлек күрсәтәләр дә.

Г.Тукай сатирик поэмасын әкият рәвешендә яза. Ләкин анда катнашучыларның һәммәсе егерменче йөз башы татар тормышында булган шәхесләр. Шундыйларның берсе – Гайнан. Шагыйрь аны Дию урынына куеп сурәтли. Ул вакытта чыннан да андый кеше яшәгән. Гайнан Вәисев үзенең тарафдарлары белән “Коткару фиркасе” төзи. Әлеге фирка (партия) диннең һәм аның әһелләренең патшага хезмәт итүен теләми. Җитәкчесе Вәисов 1918 елның 28 февралендә үтерелә. Әмма Г.Тукай Вәисевчеләр төзегән бу төркемнең чын асылын төшенеп җитмәгән булырга тиеш. Гайнанны тискәре итеп сурәтләвеннән шул аңлашыла.

Дию пәрие – татар әкиятләрендә була торган куркыныч образ. Карәхмәт Диюне җиңә. Башның хатынын Печән базары әһелләре алдына кайтарып куя. Камчылы ишанның өшкерүе була, Баш гәүдәсенә ялгана, җитмәсә яшь егет кыяфәтенә керә. “Көфер почмагы”ндагылар, шатланып, иркен сулыш алып куялар.

Г.Тукай бу әсәре белән үзен көчле сатирик, үткен сүзле, төгәл тасвирлар белән эш итәргә сәләтле шагыйрь итеп күрсәтте.

“Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасында шагыйрьнең сатира көче аеруча нык сизелә. Бу – сурәтләү чараларын уңышлы һәм урынлы кулланудан килә. Мәсәлән, сынландыру алымы әсәрдә шактый еш очрый. Чынбарлыкта кәләпүшләр, тиреләр, он капчыклары елый алмый. Ә поэмада аларның елавы хәлнең көлкелеген тагын да арттырып җибәрә.

Ф.Әмирхан “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” басылып чыгу уңае белән Тукайны “татар галәменең иң оста юмористы” дип атады.








sitemap
sitemap