Гпслмовны Ак ччклр романына инша Уйларым фикерлрем



Уйларым…, фикерләрем…

Ак күңел, пакъ күңел бу кадәр ярсыма.

Тилереп, шашынып, доньяны тарсынма.

Г.Әпсәләмов “Гөлшәһидә җыры”.

Фикеремне авторның сүзләреннән башларга булдым: “Үз күңелеңдәге уй-кичерешләрең җыр булып әйләнеп кайтуы бер гаҗәп икән!Җыр Гөлшәһидәгә шул хәтле көчле тәэсир итте, ике күзеннән кайнар яшь атылып чыкты. Өенә ничек кайтуын да белмәде”. Бу җырның сүзләре, мәгънәсе һәм көе роман герое – Гөлшәһидәне генә тетрәндәрми, күрәсең. Романны укыгач, мәңгелек кешеләрне дә битараф калдырмый: күңел түрендә генә сакланып калган тойгыларны уята, уйлата, елата. Реаль тормышны, кешеләрнең типик язмышы (яшьләрнең генә түгел, ә урта һәм өлкән яшьтәгеләрнең дә – Әбүзәр агай һ.б.) шул кадәр оста сурәтләнгән-ки.

“Ак чәчәкләр” романын без бик яратып укыдык. Бу романда мәхәббәт мәсәләсе үзәк проблемаларның берсе булып тора. Күп кешеләр аның серен беләселәре килә, ләкин…, “Кеше күңеленнең иң нечкә, иң матур, иң катлаулы һәм иң четерекле тойгысы – мәхәббәт турында берәүгә дә син менә болай эшлә, ә син тегеләй ит дип, шул проблеманы гомер буе өйрәнүчеләр дә конкрет киңәш бирә алмый”. Рецепты юк. Язучы мәхәббәтнең кадерен белергә өйрәтә, аның зур матур хис икәнен, яшәүгә ямь һәм бәхет бирүен әйтә. Чөнки, Такташ өйткәндәй, “Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта”.

Кешеләргә шундый шатлык бүләк итү язучыга бик күп көч салырга, уйланырга, эзләнергә туры килә. Л. Толстойның Анна Каренина образын тудыруы турында искә төшерә. “Пушкинның бер вакытны: “Бу Татҗяна мине кызык итте әле, кияүгә чыгып куйды” дип әйтә. Нәрсә бу, бөек шагыйрьнең шаяруымы? Юк, бу иҗат процессының иң мөһим законнарының берсе – характер логикасы турында кисәтү” – ди автор.



Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы кеше турында кайгыртучанлык, кешелеклелек фикерләре һәм хисләре белән сугарылган. Романның үзәгендә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, ак күңелле кеше образлары тора. Әсәрнең лирик исеме дә шуны аңлата: тереклек һәм бәхет билгесе булган ак чәчәкләр!








sitemap
sitemap