Гллр — тормыш яме



Гөлләр – тормыш яме.

Өендә гөл үстермәгән кеше юктыр. Безнең өйдә дә бик күп гөлләр үсә: яран гөле, миләүшә, алоэ, тамчы гөле, фикус, орхидея. Алар бик матур гөлләр. Гөлләр дә сабый бала кебек бит: аларны карарга, тәрбияләргә кирәк . Вакытында су сибәргә, яфракларын сөртергә, кирәк булса су бөркергә, төпләрен йомшартырга, хәтта алар белән сөйләшергә дә кирәк була.Чөнки алар да кешеләр кебек бит, тәрбияләгәнне яраталар! Араларында көйсезләре дә, талымчаннары да очрап куя. Андый гөлләрнең дә серләрен белергә кирәк була. Гөлләрне яхшы гына тәрбияләсәң, алар безне матур чәчәкләре белән куандыралар, кәефләребезне күтәрәләр, өебезгә ямь бирәләр. Алар чәчәк аткан вакытта өй аллы-гөлле болынга охшап кала. Әйтерсең лә салават күперенең төсләрен җыеп болынга чәчкәннәр! Нинди генә төсләр юк анда: кызылы, зәңгәре, сарысы дисеңме, күзләрне камаштыра. Мин алар чәчәк аткан саен сөенеп туя алмыйм. Гөлләр — тормыш яме диләр . Әйе, бу сүзләр белән мин бик тә килешәм.

4а сыйныф укучысы Шаһиева Азалия.



sitemap
sitemap