ГИбраимовны Карт ялчыхикясен лексик-семантик анализ



Тел-халыкның тарихы

Хабибуллина Регина

г.Бугульма, МОУ «СОШ №3»,8кл.

рук: Шакурова Р.Р.

1. Проблеманың куелышы: телдә халыкның ерак гасырлардан килгән ,формалашкан тәҗрибәсе,холкы-фигыле,дөньяга,кешегә,хезмәткә карашы чагылган.Гомумән,ул -халыкның яшәү рәвеше.Ә без әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңлау өчен барлык сүзләрнең дә мәгънәләренә төшенәбезме,аларның аңлатмасын сүзлекләрдән табып буламы? Үзебез белгәннәрне киләчәк буынга җиткерә алабызмы?. Минемчә,безгә сүзлек байлыгын өйрәнергә кирәк.Шул очракта гына милләтебезнең үткән тарихын беләчәкбез.

Тикшерү эшем барышында авторның 20-гасыр башында татар халкының яшәешен күрсәтү өчен нинди сурәтләү чараларын ,кайсы телләрдән алынган сүзләрне кулланганын беләсем килде.

2. Теманың актуальлелеге: әдәбият һәм тарих бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, әгәр тарихны белмәсәң,әсәрнең эчтәлеген аңлап та,анда кулланылган сүзләрнең мәгънәләренә төшенеп тә булмый. Бу очракта безгә шул чорда яшәгән кешеләргә мөрәҗәгать итәргә яки аңлатмалы сүзлекләрдән файдаланырга туры килә. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә башлагач, бу проблема аеруча нык сизелә башлады.

Тикшерү эше барышында мин сүзлектән берничә сүзнең аңлатмасын таба алмадым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: димәк, галимнәрнең сүзлекләр төзү,сүзлек составын өйрәнү эше алда әле…Гомумән,минемчә,текстка анализ ясау,лексикография эше һәрвакыт актуаль булып кала бирә.

Соңгы елларда туган якның тарихы,анда яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешенә, сөйләм теленә, аеруча, авыл халкының элеккеге һөнәрчелек эшенә дә игътибар арта: чигү, киез басу һәм башкалар… (Димскәй авылыннан Роза апа йоннан келәмнәр суга)., Кызганычка каршы, без, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен ,алар кулланган сөйләм телен бик белеп бетермибез.

Тикшерү алымнары -эзләнү, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау.

Өйрәнү предметы: Г.Ибраһимовның “Карт ялчы” хикәясе.

4.Чыганаклар: интернет челтәре, теоретик әдәбият, сүзлекләр.

5.Тикшеренү эшенең максатлары һәм бурычлары:

1) лексикология турында теоретик материалны өйрәнү;

2) әсәрдән лексик мәгънәсе төрле булган сүзләрне табу, һәм аларның халык тормышын

тасвирлаудагы ролен билгеләү ;

3) хикәядә кулланылган сүзләрнең сүзлек составына күзәтү ясау, аларны килеп чыгышы ягыннан төркемләү һәм иң күп кулланылганнарын аерып алу;

4) сүзләрнең куллану дәрәҗәсенә күзәтү ясау.

6. Эшнең эчтәлеге .Фәнни эш дүрт бүлектән тора.

I.Кереш.II. Төп өлеш. Текстка лексик-семантик анализ.1. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның төрләре. 2.Сүзләрнең килеп чыгышына күзәтү ясау III.Йомгаклау. IV.Файдаланылган әдәбият.

7. Нәтиҗәләр: Әсәрдә гади халык сөйләме, һөнәрчелек лексикасы төп урынны алып тора.Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең төп өлешен метафора һәм метонимия тәшкил итә. Хикәядә гарәп-фарсы алынмалары күп очрый.

Г.Ибраһимовның хикәясенә лексик-семантик анализ ясап, мин халкыбызның билгеле бер чорда яшәгән татар халкының тормыш-көнкүреше,сөйләм теле белән таныштым,Булдыра алганча,анализ ясап,нәтиҗәләр чыгардым. Әлеге кечкенә эшем әдәбият,тарих белән кызыксынучылар өчен этәргеч яки чыганак булып торыр дип ышанып калам. Минемчә, әдәбият белгечләре безнең буынны төрле чыганаклар ярдәмендә халкыбызның үткәне белән якыннанрак таныштырырга бурычлыдыр…



sitemap
sitemap