Гаилд ата трбиясе



Гаиләдә ата тәрбиясе

Табигать гаилә корган ир белән хатынга бик җитди вазифа йөкләгән. Ул-бала үстеру. Ата-ана бала тугач яшәүнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлый. Бала алар өчен газиз кешегә әйләнә. Шулай булмаса яшәүнең мәгънәсе дә булмас иде.

Менә өйгә ак биләүгә төрелгән нарасый кайта… Бишектә тирбәнеп үсә,беренче авазлар белән соендерә, көлә, елмая, ниһаять, тәпи дә йөреп китә, теле ачыла. Әти-әни алдында зур бурыч туа: баланы ничек тәрбияләргә?

Баланы шәхес буларак формалаштыручы төп көч-факторларның берсе булып гаилә тора. Кешене шәхес итеп ике нәрсә — геннар һәм тәрбия формалаштыра. Без кайчагында, күбрәк ачуланганда, балаларга,” кемгә охшап шулай булгансыңдыр?” – дияргә яратабыз. Чыннан да тышкы йөз охшашлыклары белән генә түгел, үз-үзләрен тотышлары, мимикалары, хәтта аяк атлауларына хәтле балаларыбыз үзебезгә, я булмаса әби-бабаларына охшаганнар. Бу охшашлык, әйткәнемчә, геннар һәм тәрбия нәтиҗәсе.



Тәрбия мәсъәләсен иң әүвәл әти-әни кайгыртырга тиеш була. Һәркем баласының холык-фигылен, сәләтен, эрудициясен белә, акыл үсешен чамалый һәм шулардан чыгып, гаиләнең үзенә генә хас тәрбия җыелмасын төзи.

Бала тәрбияләүдә төп рольне кем уйный соң? Әтиме, әллә әниме?

Һәрбер ата-ана үз балаларын яхшы итеп күрергә телидер, мөгаен.

Әтинең гаиләдәге тормышы балаларның күз алдында. Алар барысын да күреп торалар, үз-үзен тотыштагы барлык ялгыш һәм кимчелекләрне сизәләр моның өчен бик каты гаеплиләр мәсәлән:син ашаганда авыз чәпелдәтмәвемне итәсең , ә үзең чәпелдәтәсең . Тормыш үзе үк шундый офоризмны төшерә:ата-аналар кечкенә балаларына барлык фәннәрне өйрәтсәләр,балалар ата-аналарына бары тик бер фәнне тормыш әхлагы фәнен генә өйрәтәләр.

Безнең заманда әти булу элеккегә караганда кыенрактыр кебек тоела. Булган бит заманалар:ир гаилә башлыгы-төп ышаныч дип саналган. Һәм ,чыннанда ул гөмере буе шул йөкне тартып барган. Хәзерге вакытта әти кешенең “тумыштан килгән” гаиләгә баш булу хокукы,нәселдән килгән абруе юк. Атаның тумыштан килгән абруе яулап алынган авторитет белән алыштырылырга момкин. Ул исә әти кешенең гаиләдә үз-үзен тотышынан,аның гаилә турында кайгыртуынан чыгып билгеләнә

Гаиләләрнең күпчелегендә әти хезмәте нәрсе бирә? Балалар акылы ирешмәслек һәм алар аңлап җиткерми торган ниндидер хезмәт хакы. Күп кенә тикшерүләр нәтиҗәсендә балалар гаиләдә әтине барлык күрсәткечләре ягыннан әнидән кала икенче урынга куюлары очраклы түгел. Ә бәлки,шулай кирәктер дә. Беренче урында әни булсын әйдә. Чөнки ана балаларның табигать тарафыннан бирелгән тәрбиячесе бит. Ә әти? Ул да балаларын тәрбияләүдә сәләтсез кеше түгел ич!? Әти кешедә баланы тәрбияләү өчен һәртөрле информациянең шактый запасы бар , һәм ул әнинекеннән һич кенә дә ким түгел! Йорт хуҗалыгында эшләүгә әти кешенең вакыты әнинекенә караганда күп өлеш китә. Ә бөтен уңайлыклары булган квартирда яшәүче әтиләрнең эше юк дәрәҗесендә. Шулай булгач, күп кенә гаиләләрдә әти кешенең балаларын тәрбияләү өчен шактый күп мөмкинлеге бар ,ләкин бу мөмкинлекләр файдаланылмый гына.

Малай өчен ата-үрнәк. Бала аңлымы, аңсыз рәвештәме әтисенә охшарга тырыша . Кече яштән кабул ителгән нәрсәләр еш кына бөтен гомер буена саклана һәм шактый дәрәҗәдә яшь ирнең үзен ничек тотуын билгели. Әти кеше малайда үзендә кыюлык ,чыдамлык,хезмәт сөючәнлек , ирләргә генә хас булган эш кораллары белән эш итү алымнарын булдырырга ярдәм итә .

Кыз бала өчен әти-беренче чын ир-ат үрнәге. Әти кешенең яхшы үрнәге белән аның кызы корып җибәргән бәхетле гаилә арасында турыдан-туры бәйләнеш бар дип уйларга кирәк.

Әти-тормыш мәшәкатьләрен хәл иткәндә гаиләнең көче,акылы,таянычы. Ул балаларының акыллы һәм гадел өлкән дусты. Ул киң күңелле һәм үз-үзен аямаучан. Аның күзәтүе һәм яклавы астында яшәү балаларга рәхәт һәм күңелле. Әти кешенең балалар белән бергә булуы аларда ышаныч тудыра , тормышта ялгыш юлга кереп китүдән саклап кала.

Иң әһәмиятлесе шул:әти кеше таләпчән булырга тиеш. Таләп итмичә торып ихтирам итәргә һәм ихтирам итмичә торып тәләп итеп булмый. Шунысы билгеле :балалар белән әни арасында конфликтлы ситуацияләр , әти белән балалар арасында караганда ешрак килеп чыга ,ләкин алар җиңелрәк һәм тизрәк хәл ителәләр. Балалар белән әтиләре арасындагы конфликтка килгәндә исә,алар сирәгрәк барлыкка киләләр,аның каравы тирәнрәк һәм авыррак булалар.Менә шуның өчен дә андый конфликтларны китереп чыгармаска тырышырга кирәк.

Еллар үткән саен балалар ата-аналарының ялгышларын алдан уйлап эшләнмәгән булуын аңлыйлар.

Вакытлар үтеп, картая башлагач,әти кеше балаларының үзендәге йомшак якларны аңлауларына һәм үзенең тәҗрибәсезлек,кайвакытларда ваемсызлык аркасында ясаган хаталарын өлкәнәеп килүче балаларының гафу итүләренә һаман саен мохтаҗрак була бара.Менә шунда инде әти кеше үзенең кемне тәрбияләгәнен күрә.

Гаилә-баланың оясы.Без бәлки аның көчен аңлап та бетермибездер.Аның бит кодрәте киң, ул я имгәтә,я тәрбияли.

Халык тикмәгә генә”Оясында ни күрсә,очканда шул булыр”дип әйтмәгәндер.Кошлар да канатлары ныгыгач кына баласын очыра.

Балалык чоры мәңге дәвам итми,аның гомере кыска.Сабырлык һәм түземлелек,игътибар һәм яратуны тәрбия җыелмасының нигезенә

салып балаларыбызны “кеше”исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләсәк иде.








sitemap
sitemap