Гаил бйрме_14346



Гаилә бәйрәме.

Максат: гаиләләр белән якынрак танышу, әти-әниләргә хөрмәт, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

— Хәерле кич әти-әниләр, балалар.Гаилә бәйрәмен башлыйбыз. Гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.



Гаилә-тормыш нигезе. Ул нык тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Хәзер ике команда арасында ярышны башлыйбыз.

1ярыш

Сорау . Нәрсә ул гаилә?

(Һәр команда фикере тыңлана)

2 ярыш.

Хәзер әти-әниләргә иҗади эш бирәбез.

Шигырь язылган. Ләкин күп сүз төшеп калган, аны тулыландырып укып күрсәтергә.

1 командага шигырь юллары:

Эзе … (калсын) керсез намусыңның,

Ни үтсә дә синең … (кулыңннан),

Көчлелегең белән … (горурланма)

… (Кешелегең) белән горурлан!

2 командага шигырь юллары:

Син яшәмә … (җирдә) файдасыз бер

Түмгәк … (булып) тигез урында.

Янып калсын … (гомрең ), маяк булып,

Үзеңнән соң … (килгән) буынга.

Ә хәзер укучыларның шигырь сөйләгәннәрен тыңлап үтик.

3 ярыш.

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр, үгет – нәсихәтләр бар. Мәкаль-әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә. Әти-әниләр мәкальләрне ничек истә тоталар икән, шуны сынап карыйк.

1 командага мәкальләр.

Эшләгәне кеше өчен булса, … (өйрәнүең үзең өчен)

Оясында ни күрсә, … (очканда шул булыр.)

2 командага

Ана күңеле балада, … (бала күңеле далада.)

Өйнең яме … (бала белән.)

Балалар нинди мәкальләр белә икән? Балалардан мәкаль әйттерү.

Туган илем — туган анам.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Ипи, тоз –якты йөз.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

Кем эшләми, шул ашамый.

Белмәү гаеп түгел, укымау гаеп.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

“Дуслык турында җыр”.

4 ярыш. “Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әниләр?” дип атала.

1нче сорау.

Аны әниләр ясый. Ул зур да , уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң, әтиләр аңа еш таяна. Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игьтибар аз. Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (Мендәр.)

2нче сорау.

Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да басылып чыга. Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның әлләни файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк. Берәр кызык кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (Реклама.)

3нче сорау.

Аның ике колагы, борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аңа күмер салалар. Ул өстәл өстендә җырлап утырганда чәй эчәргә дә күңелле. (Самовар.)

4 нче сорау.

Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата, моңландыра, күңелләрне күтәрә. Әниләр аның белән балаларын йоклата. (көй, җыр)

5нче сорау.

Аны малайлар ныграк ярата. Тотып йөртү өчен “мөгезе” дә бар. Ул ике яки өч тәгәрмәчле була. Малайлар аңа атланса, урамнан бик озак кайтып керми. (Велосипед.)

6нчы сорау

Ул татар халкының милли ашамлыгы. Кунаклар килгәндә пешерелә. Түгәрәк була. Эчендә дә тәмле әйберләр күп: дөге, күкәй, йөзем, кызыл эремчек… Катлы-катлы була. (Гөбәдия.)

7нче сорау.

Аны камыр белән иттән ясыйлар. Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар. Аны ясау бер кешегә генә озакка китә. Мин аны ясый беләм. Бигрәк тә санарга яратам. Аны яраткан кеше борыч та сала (Пилмән.)

Хәзер балалар өчен сораулар.

1. Ул елга бер тапкыр гына килә. Аны һәркем көтеп ала. (Туган көн.)

2. Үзе кечкенә генә, вакыт — вакыт елап та ала. Шуңа карамастан аны һәркем ярата. (Бала.)

3. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. (Әби.)

4. Аның белән һәр бала уйнарга ярата. (Уенчык.)

5. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (АНА.)

6. Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? (Саулык, сәламәтлек)

7. Бер түбә астында яшәүче ата, ана, бабай, әби, бала. (Гаилә.)

Музыкаль тәнәфес. Әйдәгез биеп алыйк.

5 ярыш

“Табышмаклар иле” дип аталган ярышны башлыйбыз. Ягъни гаилә темасына кагылышлы табышмакларның җавапларын әйтергә кирәк.

Бер кешенең алты улы, улларның берәр сеңлесе бар. Гаиләдә ничә бала? (7).

Әниегезнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була? (Әти.)

Урамнан барган чакта арагыздан берәү каршыдагы өйгә төртеп күрсәтә дә: “Менә бу минем әти туган өй, ләкин мин аның улы түгел”, — ди. Ул әтисенең кеме була? (Кызы.)

Бер бабай, ике атайга ике малай. Барысы ничә кеше? (3)

Өнсез, җансыз – иң яхшы дус,

Теле юк – үзе аңлата. (Китап.)

6.Бер байлык бар — янмый,

Карак та урлый алмый. (Белем)

6 ярыш

Класс буйлап каршылыклар куела. Һәр балада 1 һава шары. Уен башлангач балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Шарны үзеңнең эчеңә һәм алдагы иптәшеңнең аркасына терәп басарга кирәк. Бер-береңнән аерылмыйча, каршылыклар аша кем тизрәк үтә?

“Уяталар”җыры.

7 ярыш

Карточкаларга сүзләр язылган. Шушы сүзләрдән җөмлә төзергә.

1 командага.

Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.

2 командага.

Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла.

8 ярыш



Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. Ә хәзер әйдәгез, матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк. Матур, йомшак, иркәләү сүзләре бигрәк тә балаларга кирәк. Ул аны көнгә кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш. Хәзер әниләр матур сүзләр әйтә-әйтә балаларыннан кер кыстыргычы җыялар.

“Туган телем” дигән җыр.

9 ярыш

“Типографиядә” дип атала.

Бирелгән хәрефләрдән, гаилә әгъзаларына эстафета итеп, берәмләп ташып, “Һәрвакыт булсын гаилә!”дигән җөмлә җыярга. (җитезлек, төгәллек исәпләнә)

“Елмай” җыры.



Бүгенге бәйгедә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Иң матур көн – бүгенге көн!

Иң матур җир – син яшәгән төбәк!

Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!

Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял!

Иң зур байлык – сәламәтлек!

Ә хәзер чәй табынына рәхим итегез!

Сәламәт булыгыз. Яңа очрашуларга кадәр исән-имин торыгыз!








sitemap
sitemap