Гаяз Исхакый иатында миллт язмышы



Г. ИСХАКЫЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ.

…И милләтем, синең газиз улың-

Бөек Тукай сине сөйгән бит!

“Милләтемнән, динем, телемнән дә,

Кадерлерәк ни бар?”

(С.Гыйлметдинова)

Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр, чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмендә әһәмиятле була.

20 нче йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятчелекнең төп гамнәреннән берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар.

Татар халкы үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмадылар. Аларның берсе — талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять эшлеклесе — Гаяз Исхакый. Аның әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде , Гаяз Исхакый акланды. Бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты дип санаган милләт агаларыбызның иң күренеклесе иде. Ул халкыбызны “өсте-башы бөтен , ашы-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе- җыры көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше-барышы тугъры итеп” күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә,аның бүгенге хәле өчен йөрәген сызланырга , шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Гаяз Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.

Мин Гаяз Исхакый иҗатыннан “Сөннәтче бабай”,“Ул әле өйләнмәгән иде” дигән әсәрләре белән таныштым. Бөек фикер иясе, милли юлбашчы үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйлнып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли. Бу әсәрләр үзәген милләт темасы тәшкил итә. Г. Исхакый үз татарлыгын саклап калу, милләтең белән горурлану, аны ярату проблемаларын күтәрә.

Үзенең әсәрләрендә Г. Исхакый безгә иң кадерле нәрсә-ул безнең милләтебез, туган телебез, динебез дип әйтмәкче була.

Аның иҗатында милләткә хезмәт итү, халыкчанлык, катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милли гореф-гадәтләр темалары яктыртыла.

Менә, мәсәлән, мин танышкан икенче “Ул әле өйләнмәгән иде” дигән әсәрендә шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә — катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милләтнең югала баруына чаң сугу — темалары күтәрелә. Бу әсәрендә Гаяз Исхакый урыслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата, төрле дәлилләр китерә, соңга калу ихтималы бар дип кисәтә.

“Сөннәтче бабай” хикәясе исә — чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ.

Сөннәтче бабайның җаныннан артык күргән пәкесе – аның шәҗәрәсе. Автор шуңа зур мәгънә биргән. Пәке белән бәрәңге әрчү – буыннан — буынга күчеп килгән изге эшнең төбе – тамыры белән юкка чыгуы булып тора. Әсәрнең ахырында миләш агачының авып төшүе – милләтнең тамырларына балта чабуга тиң. Чөнки бабайның карчыгы исән вакытта , милләтнең бизәге миләш агачы шау чәчәктә утыра, җимешләре сыгылып төшкән. Димәк, телебезнең, милләтебезнең, динебезнең киләчәге хатын – кызлардан да тора.

Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый.

Гаяз Исхакыйның әсәрләре һәрбер кешенең йөрәгендә, уйларында эз калдырырлык. Әдибебез күтәргән проблемалар көннән-көн катлаулана. Татар милләте үзен югалта кебек, катнаш гаиләдә балалар татар буларак тулы тәрбия ала алмыйлар, аннан да бигрәк, татар гаиләләрендә дә күп бала урыслашып бара.

Бүгенге көндә дә язучы күтәргән проблемалар бик актуаль яңгырыйлар, чөнки без – татарлар – үз милләтебез өчен ни өчендер көрәшмибез. Урыслашуга таба борылдык түгелме? Татарлар, уяныгыз!!!

Әдәбият:

1.”Мәгариф” №3 1994

2. Татар әдәбияты 8 нче сыйныф, З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов, Казан: Мәгариф 2005.

3. Татар әдәбияты 9 нчы сыйныф, З. Н.Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов;, Казан: Мәгариф 2005.

4. Татар әдәбияты 10 нчы сыйныф Х. Й. Миннегулов, Н. С. Гыймадиева. Казан: Мәгариф 2006.

5. Татар әдәбияты. Теория. Тарих.



sitemap
sitemap