Габдулла Тукай м балалар дбияты



Г.Тукай һәм балалар әдәбияты.

Кемнең генә балачактан аерыласы килә икән? Кайсы шагыйрь яки язучы үзенең балачагына әйләнеп кайтмый икән? Андый кеше юктыр мөгаен.Һәрбер кеше картмы ул-яшьме – күңеле белән беркайчанда балалык хисләреннән аерылмый,ул шул хис белән яши,иҗат итә.Балалар өчен иҗат итү гаятъ катлаулыдыр, дип уйлыйм мин.Беренчедән моның өчен шагыйрьгә бала җанын аңлау,аның хыялларын күзаллау белән бергә ,бала күңеленең иң яшерен почмакларына үтеп керә ала белергә, икенчедән, шул сабыйларның һәрберсен үз балаң кебек ярату кирәк.Шундый бөек шагыйрьләребезнең берсе-Г.Тукай,-дияр идем мин.”Тукай!” Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан.Чөнки без аның шигырьләрен кече яштән үк өйрәнеп, җырлап үсәбез.Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре сабыйның игътибарын җәлеп итә,уйландыра,сокландыра.Үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими,саф,садә, булган кеше генә балалар өчен шундый матур шигырьләр яза ала.Г.Тукай зиһене белән зурлар өчен язучы шагыйрь кебек эш итсә дә,күңеле белән,үзенең хисләре,фикер йөртүләре белән “сабый булып калырга тиеш”.Шул вакытта гына балалар сине аңлыйлар,яраталар.

Татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте никадәр зур булса,балалар әдәбияты иҗатында да шулай ук зур булды.Ул татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны башлап җибәрүчеләрнең берсе иде.Тукайның балалар әдәбиятына килүе очраклы булмый.Яшьли ятим калуы,балалык тәэсирләре,кичерешләре, аңа йогынты ясамый калмый.Бу аның әсәрләрендә балалар кебек саф күңелле булуы,гади генә нәрсәләргә дә соклана белүе белән чагыла.Балалык истәлекләре шагыйрьнең даһилыгын гомер буе туендырып тора.Бөек шагыйрь дәрәҗәсенә җиткәч тә Тукай балалык истәлекләренә тугры булып кала.Бәлки бөеклекнең сере дә шундадыр? Бөтен хәзерге татар шагыйрьләре күпмедер дәрәҗәдә Тукайның шәкертләре булган шикелле,елдан-ел үсеп килә торган без, татар балалары да аның шәкертләредер.

Тукай — мөгаллим, Тукай — тәрбияче; ун елдан бирле һәрбер төрле яктан тәкъдир ителсә дә, әле моңар кадәр аның шушы иҗатына кирәгенчә игътибар ителгәне юк иде бугай.

Дөрес, Тукай һичбер вакытта рәсми бер мөгаллим, бер мәктәптә балалар укытучы булмады. Ләкин алай да бу юлда аның шәхси практикасы да юк түгел иде; моны күрү өчен аның Җаекта мәдрәсәдә укыган чагында сабак укытуларын искә төшерү җитә. Бер дәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган иде.

Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балалар өчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан да бигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе иде.

Тукайның балалык дәвере ни рәвештә кичкәне һәркемгә мәгълүм. Чынлап та, Бу ятим бала ни күреп үсте? Аның тормышта күргән рәхәте, нидән гыйбарәт иде? Укыган дәреслекләре «Иман шарты» белән «Бәдәвам»нан гыйбарәт иде.

Мәктәптә исә бала өчен шигъриятнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле нәрсә икәне билгеле. Яшь баланың күңеле хыялга бирелүчән була; һич юк кына әйберләрдән ул үзенә әллә нинди хыяллар, гаҗәеп галәмнәр ясап чыгара . Шуның өчен дә, иң беренче укый белә башлаган көннәрдә дәрес китапларында укыган берничә генә юллы гына кыйтга (кыска шигырь) вә хикәяләре, садә генә шигырьләре һәрвакытта баланың күңеленә иң нык сеңеп калган әйберләр була. Моны һәркем үз тәҗрибәсеннән дә белә алыр. Шул ук сүзләрне, әлбәттә, баланың беренче мәртәбә үз ирке белән кулына тотып укыган китаплары, хикәяләр һәм шигырьләр хакында да әйтергә мөмкин. Гадәттә, безнең күңелебездә иң тирән эзләр калдырган әсәрләр бала вакытыбызда укыган әйберләребез була.Тукай исә шундый бер мохиттә тәрбияләнде ки, балаларга махсус әдәбият, китаплары да аның кулына эләкмәгәндер. Әмма аның шигъри табигатендә, бай хыялында никадәр хыялый матурлыкка сусау булырга тиеш булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Шуның өчен дә ул бала чагында халык хыялыннан туган халык әдәбияты галәменә, шул шүрәлеләр, су аналары галәменә чумды..

Тукайның иҗат чыганагы булып халык әдәбияты торган.Чөнки ул халык иҗаты белән кечкенәдән кызыксынып ,халык арасында яшәп, халык моңын,әкиятләрен тыңлап үскән.Әсәрләрендә аның балалар кебек саф күңелле булуы,дөньяны ачык төсләрдә күрүе,гади нәрсәләргә соклана белүе чагыла.Хәтта аны күреп белгән кешеләр дә,Тукайның кыяфәт вә төсе баласымак иде,-дигәннәр.

Тукай Казанга килгән вакытында дә әле, 21 яшендә булуына карамастан, чын-чын бер бала иде. Дөресен әйткәндә, җитди вә уйчан бер кеше белән янәшә аның эчендә саф күңелле, эчкерсез бер бала да яши иде. Аның Казан урамнарында малайлар белән кузна уйнаулары, «Ташаякка төшеп «тукта, үчемне алыйм әле» дип карусельдә әйләнүләре үзе шуңар аерым ачык дәлил түгелме? Шуңар күрә дә Тукай балалар психологиясен бик яхшы аңлый, аларның рухларына керә белә иде. Аның балалар өчен язган яки сайлап тәрҗемә иткән шигырьләре безгә шуны аерымачык күрсәтәләр.1

Тормышта да Тукай балаларны ифрат ярата иде. Үзенең әйтүенчә, «күңеленә бик якын булган» бер бала үлгәч, аның кабер ташына язарга дип язган шушы ягымлы дүрт шигъри юллары аның балаларны никадәр яратуын ачык күрсәтә:

Мин хәзер оҗмах түрендә, бер матур хур иркәли,

Мин юанмыймын, елыймын, син түгелсең, дим, әни!

Ай төсендә нурлы Гыйльманнар (җәннәт хезмәтчеләре) миңа ташлый тәти,

Егьлыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!

Ләкин явыз тормыш шагыйрьнең үзенә гаилә почмагы төзеп, үз балаларын күрергә ирек бирмәде.

Менә шушы сәбәпләр һәммәсе бергә җыелып шагыйрьне балалар әдәбиятына алып килделәр. Үзенең «Шүрәле»се белән үк инде ул балалар дөньясының дикъкатен җәлеп итеп, алар арасында үзенә киң бер төркем укучылар тәэмин иткән иде. Балалар әдәбияты Тукайның ахыр көннәренә чаклы сөеп эшләгән әйберләреннән булды. Балаларга хаслап багышланган әсәрләр аның әдәби мирасының шактый зур бер өлешен тәшкил итәләр. Балалар өчен ул үзлегеннән дә байтак нәрсәләр язды, урысчадан да күп әйберләр тәрҗемә кылды. Аның бу тәҗрибәләре дә, җитди тәрҗемә һәм сайланмалары шикелле үк, үз әсәрләреннән аергысыз шома була иде; чөнки Тукай оста бер шигырь язучы булуы өстенә булдыклы, оста бер сайлап алучы да иде.

Балаларны ул һичбер вакыт онытмады; берсеннән-берсе матур китапларын чыгарып кына торды. «Энҗе бөртекләре»ндә ул нәсер белән бик күп мәсәлләр тәрҗемә итеп бирде. «Балалар күңеле» дигән шигырь мәҗмугасендә ул урыс шагыйрьләреннән байтак шигырьләр сайлап, ахырына «Кәҗә белән Сарык» әкиятен өстәде. Бер журналда күргән мәче хакындагы шигырьне ул «Мияубикә» исемле искиткеч күңелле татарча әсәргә әверелдереп, актыгына үзеннән бер мәрсия (мәрхүм булган затка багышланган шигырь) дә кушты. Пушкинның «Алтын әтәч»ен ул беркадәр «үзләштереп» тәрҗемә итте. «Юаныч» исемле (җыентыкка) аның мәшһүр «Су анасы» һәм «Таз малай»ы керделәр.2

Тукайның каләме астына нәрсә генә эләкмәсен, асылташ шикелле ялтырый һәм нурлана башлый иде..

Югарыда саналган чын балалар әдәбияты булган алты китапка без тагын аның мәктәпләр өчен язган «Уку китабы» белән «Әдәбият дәресләре»н дә кушсак, Тукайның балалар дөньясына каратып язган әсәрләренең шактый озын тезмәсе тәмам була.

Тукайга кадәрле бездә балалар өчен атап язылган әдәбият юк дәрәҗәсендә иде. Садрый Максудиның юка гына «Робинзон»ына, Радловның «Белек»енә тагын берничә хикәя җыентыкларын кушсак, татар әдәбиятындагы бармак белән санарлык балаларга махсус китаплар менә шуннан гыйбарәт иде. Шуңар күрә бу юлда Тукайның хезмәте бик вакытлы һәм кирәкле хезмәт булды. Чынлап әйткәндә, татар телендәге балалар әдәбиятына нык нигезне салучы ул иде. Соңыннан шул нигез өстендә «Ак юл» журналы үсеп чыкты. Тукай һәм «Ак юл» — менә болар соңгы заманга кадәр бездәге балалар әдәбиятының бердәнбер ике терәге булып килделәр. Уку китаплары һәм хрестоматияләр үзләренең иң күп материалларын шул ике чишмәдән алдылар.

Шагыйрь татар балаларын милли әдәбият, милли поэзия белән берлектә, шәрык һәм рус әдәбияты үрнәкләре белән таныштыруны максат итеп куя. Балаларга багышланган 70 шигырьнең 20се рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләре тәрҗемәсе яки кемнеңдер яхшы әсәренә таянып язган иҗат җимешләре була. Мәсәлән Жуковский, Пушкин («Җил», «Мәхбүс»), Лермонтов, Плещеев («Эшкә өндәү»), Крылов («Төлке һәм йөзем җимеше»), Буренин («Япон хикәясе»), Ушинский, Толстой иҗатлары. С.Хәким «Габдулла Тукай» исемле хезмәтендә шагыйрьнең тәрҗемә эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Өйрәнгән, Пушкинны да, Һейне, Шиллерен дә, Байронын да өйрәнгән. Шагыйрь җаны шулай куша, шулай таләп итә. Минем уемча, талантлы шагыйрьләр бүтәннәрне кабатламас өчен, кабатланмый торган булып калу өчен башкаларны өйрәнәләр шикелле».3

Тукай — балаларның үз шагыйре.Ул аларның телләрен,уй-фикерләрен,ниятләрен,эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә,һәм иң әһәмиятлесе,алар дөньясында, тирәсендә яши алган .Тукай дөнььяны да,табигатьне дә төрле күренешләрне дә сабыйлар карашы,сабыйлар акылы белән күзәтә белгән.Аның шигъри юллары укучыны гаҗәпләндерә, шатландыра,сөендерә.Тукайның осталыгы тагы шунда:ул, безнең кебек,адым саен тегенди булыгыз, мондый булыгыз,дип чакырмый,өндәми,үгет-нәсихәт укымый,ә укучысына уйларга ишеткәннәргә һәм күргәннәргә карата үз мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра

.Г.Тукай үзенең “Су анасы” “Шүрәле”әсәрләрендә балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә.Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята.Бу әсәрләрнең тәрбияви көченә игтибар итик.Беренче әсәрдә бала,читләр ярдәменнән башка диярлек,үз аңы белән иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә.”Шүрәле” әсәре аша балаларда кешегә,аның акылына,зирәклегенә,хәйлә катнаш тапкырлыгына,кыюлыгына һәм батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр,хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.Бу идея аның бик күп әсәрләрендә кызыл җеп булып уза.Халыкта “Беләге юан берне егар,белеме булган меңне егар” дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Тукай ата-бабаларыбыздан килгән,татарның милли традициясенә әйләнгән белем өстәү,белемгә хирыслылык сыйфатларны тәрбияләүне игътибар үзәгендә тоткан.

“Яз газиз углым кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

Өч наданга алышынмас бер язу белгән кеше

Мәгърифәт эстәр,иренмәс һич кешебулган –кеше”-ди ул.(“Ата илә бала”).

Халкыбызда “Эш сөйгәнне, ил сөяр”,”Тырышкан табар, ташка кадак кагар”,Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс” дигән мәкальләр һәм әйтемнәр бик күп.Тукайның хезмәткә кагылышлы шигырьләре шуңа нигезләнгәннәр.Ул үзенең “Япон хикәясе” дигән әсәрендә гап-гади ташчы мисалында һәм аның авызыннан чыккан сүзләр аша дөньяда хезмәткә тиң нәрсә юк дигән фикерне үтемле итеп бала күңеленә сала.Ташчы егет хан да,кояш та, таш-тау да булып карый.Боларның берсен дә эшкә тиңли алмый.Егет әйтә:

“Мин күп нәрсә булып үттем,

Һәрберсеннән галилек(бөеклек) һәм бәхет көттем,

Күрдем хәзер:эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел,

Кирәк түгел,мин яңадан ташчы булам,



Әүвәлгечә иҗтиһатлы эшче булам!”

“Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән керми”,”Таякны чыбык чакта бөгәләр”,”Һәр эшнең үз вакыты бар” .Тукай үзенең шигъри юллары белән эшкә,һөнәргә яшьләй өйрәнү кирәклеген,яшьләй аның ансатлыгын,картайгач бу мөмкин түгеллеген бала күңеленә сала һәм аны ныклап кисәтә



“Ах,юләр маэмай!Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!”-ди Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырендә.

“Яшьлегеңдә күп тырышсаң,эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”,дип яза.

“Эшкә өндәү” шигырендә.Хезмәт-тормыш шатлыгы,бәхет, хөрмәт чыганагы да икәнлеген түбәндәге шигъри юллар белән бала күңеленә сеңдерә.

“И сабыйлар!Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә-эш.



Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш” (“Эшкә өндәү”).

Г.Тукай балаларга зур бәхетләрнең,хөрмәт,дан һәм шөһрәтнең башында тырышлык,эшчәнлек эш сөючәнлек ятканлыгын, бәхетсезлек,оят,хурлык, түбәнлекләрнең чишмә башы ялкаулыкта,иренгәнлектә икәнлеген бала акылына салды.

“Ах!Оят,хурлык,түбәнлекләр иренгәннән килә”-ди ул.

Г.Тукай үзенең шиьгри юллары белән сабыйларны катлаулы җәмгыят тормышына алып керә.Ул аларны төрле кызык хәлләр, уңай һәм тискәре геройлар белән йөзгә-йөз очраштыра.Балада бертөрле халәт тудыра.Күңелле хәлләр ,уңай геройлар балада шатлык,куаныч хисләре уятса,ямьсез күңелсез хәлләр,тискәре геройлар,аларның кылган гамәлләре балаларда нәфрәт уята.Сабыйлырда уңай геройларга охшау теләге искиткеч көчле.Шулай ук аның шигырьләрендә кешелеклелек,тере табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе белән сугарылганнар.Г.Тукай шигырьләренең тәрбияви асылы шунда.Әдәп,әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның җанына,рухи дөняьсына,күңеленә салу өчен нинди үтемле,тәэсирле юллар сайлаган.Аларны күрсәтеп узуны кирәк дип,саныйм.Матур гадәтләр,әдәплелек шәфкатлелек “Бәхетле бала”шигырендә бик әйбәт чагылыш тапкан.

“Бәхетле шул баладыр,кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә,белергә кушканны белсә

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми,егылганнарга кул бирсә,”

Г.Тукайның туган телгә мөнәсәбәте,аның бала тәрбияләүдә тоткан урыны,әһәмияте,бөтен җитдилеге белән “Туган тел” шигырендә ачык чагыла.Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы –телне саклау. Тел сакланса,милләт саклана.Тел югалса, милләт тә югала.Тукаебызның шигьри юллары белән күпме тормыш дөньясын үткән олг җанлы әбиләр,бабайлар,әти-әниләр оныкларына,балаларына күңел сафлыгы иңдерәләр.

Тукай бигрәк тә мәктәпләр аркылы татар балалары арасында таралды. Ахырда безнең балаларның Тукай белән якынлыгы шул дәрәҗәгә барып җитте ки, хәзер инде татар баласы, теле ачыла башлау белән үк, Тукай абыйның шигырьләрен көйләп йөри башлый, мәктәптә дә ул, аның әсәрләрен укый-укый, укырга, аның шигырьләрен җырлый-җырлый җырларга өйрәнә. Шуңар күрә инде ул аны олыгайгач та онытмый һәм оныта алмый, саф яшьлек тәэсирләре белән күңеленә кереп урнашкан Тукайга мәхәббәт инде аның йөрәгендә мәңгегә утырып кала. Киләчәктә дә, шөбһәсез, бу шулай булачак.

Менә шуның өчен дә без Тукайны татар балалар әдәбиятының атасы һәм бөтен татар балаларының сөекле остазы дип атыйбыз.Тукаебызның олуг,саф,керсез рухи мирасы безнең белән. Изге куәткә ия булган әхлак орлыклары мәктәпләрдә шытым биреп,тагыда югары үрләргә күтәрелсен иде. Тукайны татар халкы үз кулында үстергән.Аны шагыйрь итәргә татарның үз дымы җитәрлек икән.Без хәзер Г.Тукай шигырьләрен укыйбыз да:”Каян килә мондый көч?” –дип уйлыйбыз.Ә ул көч халыкта,туган җирдә.

Кулланылган әдәбият

1.Шигырьләр, поэмалар.Гали Р. Гайнанов. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975.с.7-10.

2. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. Фоат Галимуллин. — Казан: Татарстан Республикасы”Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ),2002.с.20-25.

3. Әдәбият чыганакларын барлаганда. З.Р. Шәйхисламов.- Казан:1994.с.87-90.

4. Гали Рәхим: тарихи – документаль, әдәби һәм биографик җыентык/ төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һәдиев.- Казан: Җыен,2008.- 480б.

[1] Гали Рәхим: тарихи – документаль, әдәби һәм биографик җыентык/ төз. Раиф Мәрданов, Ирек Һәдиев.- Казан: Җыен,2008.- 480б.

[2] Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. Фоат Галимуллин. — Казан: Татарстан Республикасы”Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ),2002.с.20-25.

[3] . Әдәбият чыганакларын барлаганда. З.Р. Шәйхисламов.- Казан:1994.с.87-90.








sitemap
sitemap