Г Тукай иатында миллт язмышы



ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Ганиева Алия Рустамовна,

Әлмәт шәһәренең17 нче автономияле гомуми урта белем бирү мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче – Кашипова Наилә Задитовна, 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ыргыттылар – төшеп ярылмадым,

Сындырдылар – сынып бетмәдем.

Чит ишаннар оҗмах вәгъдә итте

Татар тәмугыннан китмәдем.

Аяк асларында таптадылар,



Өзелмичә калды бер тамыр.



Мин дә бетсәм, сине татар итеп

Кем таныр да, синнән ни калыр?

(Н.Әхмәдиев).

Татарларның милләт буларак яшәеше, теле, гореф – гадәтләре, мәдәнияты һәм әдәбияты ерак гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр күп кенә язучылар, шагыйрьләр, галим , телчеләребез иҗатында зур урынны биләп торган. Әлеге мәсьәләгә һичкем битараф түгел, бу мәсьәлә булган, бүгенге көндә дә актуаль һәм дәвам итәчәк. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда милләтебез, телебезнең аянычлы хәлен күреп җан сызлана. Ни өчен диярсез? Уйлап карасак, халык милләт булып яшәсен, аның теле, мәдәнияты, әдәбияты, татар матбугаты сакланып калсын өчен, Г.Тукай үз заманында ниләр генә эшләмәгән?

Габдулла Тукай кыска гомер эчендә, барысы бергә 33 китап бастырып өлгерә. Иң I китабы 1907 нче елның ноябрендә дөнья күреп, ул 48 биттән торган “Тукаев шигырьләре” дигән исемдә 4000 данә бастырыла. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр арасында халык, милләт язмышы турында борчылып та , татарларның үзләренә генә хас сыйфатлары булуына куанып та язылганнары байтак.

Г.Тукай – исән вакытында ук халык күңелендә үзенә бер аерым урын алган бөек шагыйрь. Халык аны азатлык, мәгърифәт җырчысы итеп яраткан. Ул шигьрият телен хезмәт ияләренә якынайткан, әдәбиятны үз заманының иң үткен, иң авыр мәсьәләләрен һәм ихтыяҗларын хәл итүгә юнәлткән.

“Г.Тукай – шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле, моңы, рухы, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятләрен, мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче иде”. [1.б.5] Бу аның күпсанлы публицистик мәкаләләрендә чагыла. Г.Тукайның “Безнең милләт үлгәнме, йоклаган гынамы?” мәкаләсенә тукталып үтик.

Мәкалә 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басыла. Анда Г.Тукай мондый фикерләр әйтә: “ Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Борын заманда безнең милләт башка милләтләр белән тигез булган. Әмма башкалар алга киткәннәр, татарлар һушы китеп егылган. Милләтнең күзен ачыйк, әдәбият гөл сулары сибик…, милләтне ашаган Бохаракозгыннарын куып җибәрик. Безнең милләтнең һушы гына киткән”. [3.б.12]



Әлеге мәкаләдә турыдан – туры милләт язмышы мәсьәләсе күтәрелгән. Шагыйрь татар милләтенең артталыгы, йокыда булуы өчен борчыла, җаны әрни. Аннан чыгу юлын ул әдәбиятны, мәдәниятны үстерү, тырышу, милләтне “ашаучы козгыннарны” куып җибәрүдә күрә. Шагыйрь татарларны башка милләтләр янәшәсенә куеп карап, аларны уянырга өнди.

“ Хиссияте миллия” мәкаләсе шулай ук 1906 нчы елда “Фикер” гәҗитендә басылган. “… Бәхетсез мәдрәсәләребез укытучы битлеге кигән мөдәррисләр кулында. Шәкертләр үзләрен наданлык урманына кертеп адаштырганнарын аңладылар. Алар шул мөдәррисләрдән котылырга тырышачаклар, үзләренең милләт эчендә кадерле затлар икәнлекләрен аңлатачаклар. Милләт белемле, халык файдасын үзенекеннән өстен тотучыларга мохтаҗ. Моның юлы – уку, ягъни халыкка хезмәт итү. Үзебезгә кирәк кадәр динебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнгәч, руслар кайда укыса, шунда укырга кирәк” [3.б.39]

Бу мәкаләдә Г.Тукайны борчыган иң мөһим мәсьәләнең берсе – татарларда укыту системасының артталыгы. Ул милли мәгариф язмышы темасын күтәрә, аны алга җибәрү юлларын күрсәтә. Мөдәррисләрнең наданлыгы һәм җавапсызлыгы мәдрәсәләрдә укыту дәрәҗәсенең артталыгына китерә ди шагыйрь. Шулай да моннан чыгу юлы бар: шәкертләр уянган, алар дөреснең яманны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүенә ышаналар.

“Исемнәребез хакында” мәкаләсе үз заманында никадәр актуаль булса, бүгенге тормышыбызда да иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак яңгырый.

“… Бала язмышы әти – әни кулында. Һәр бала үз милләтенең вәкиле булып үсә. Әмма бездә күбрәк дини тәрбиягә өстенлек бирелә. Бу балага дини эчтәлекле гарәп исемнәре кушуда чагыла. Ә үзебезнең милли исемнәребез юкка чыга бара. Аларны кире кайтарыйк, гарәп теленнән дә матур мәгьнәле исемнәр сайлыйк. Тәрбиябез милли дә, дини дә булсын”. [3.б.24]

Г.Тукай үз мәкаләсендә татар гаиләләрендә дини эчтәлекле, шәхескә туры килмәгән исемнәр таралуга борчыла, исемне җисеменә туры китереп кушу кирәклеген ассызыклый. Исем кушу – тәрбиянең бер өлеше, ә тәрбия ул – милләт язмышының нигезе. Димәк, мәкаләнең темасы – милләт язмышы.

Заманында гарәп исемнәре таралуга җаны әрнегән Тукай бүгенге көндә татар гаиләләрендәге исемнәрне ишетсә нишләр иде икән? Бүгенге Фикус, Роберт, Мольберт, Синрид, Лириклар Г.Тукайның чәчен үрә торгызыр иде, мөгаен.

Югарыда китерелгән мәкаләләрдә шагыйрь милли мәгарифнең, татар халкының артталыгын, әдәбиятыбыз, мәдәниятыбыз, тәнкыйтебез, тәрбиябезнең сыйфаты мәсьәләләрен күтәрә, бөтен җаны – тәне белән татар милләтен саклап калу өчен тырыша. Моның өчен татарларны укытырга, җәмәгать фикерен формалаштырырга, мөселман булган хәлдә, татар икәнебезне онытмаска кирәклеген искәртә.

Г.Тукай публицистикасының төп темасы – милләт язмышы. Тукай татар милләтен алдынгы итеп күрергә тели. Милләт язмышы өчен борчылу – ул өметсезлек түгел, шагыйрь милләтнең киләчәгенә, бигрәк тә яшьләргә ышана. Димәк, әлеге мәсьәләләрне хәл итү, милләтебез язмышы һәр татар кешесенең, бигрәк тә безнең кулларда. Бөек Тукаебыз бу юлда безгә һәрчак үрнәк булып тора.

Без милләт. Ә мин, шул милләт дигән зур, тамырларын Тукайлар, Гафурилар, Исхакыйлар бәйләп торган нык имәннең кечкенә генә бер яфрагы. Милләт агчы корымасын иде, яфраклары, үлемсез китап битләре кебек яздан – язга ишәйсен иде. Мин моңа ихластан ышанам.

Файдаланылган әдәбият.

Галимуллин Ф. Халыкныә үз шагыйре. Мәктәп китапханәсе сериясе, VII том. 5нче бит.Казан, Тарих, 2002.

Нуруллин И. Тукай турында истәлекләр. Казан. Татар.кит.нәшр.,1986.- 256 б.

Тукай Габдулла. Сайланма әсәрләр. 2 томда / Г.Тукай. Казан. Татар. кит. нәшр., 2006. Т2. 256 б.








sitemap
sitemap