Минем ти — и йбте й нилребез Д ни Безне хтерд



Минем әти – иң әйбәте.

Минем әти – дөньядагы

Иң матур, күркәм кеше.

Яшәүгә юл күрсәтүче

Батыр йөрәкле кеше.

Әтием ул – гаиләдә

Иң эшчән, булган кеше.

Йортыбызга нур өстәүче,

Безне яраткан кеше.

Сез минем әтиемне беләсезме? Белмәсәгез, үзем әйтәм: минем әти – Сираҗиев Зөлфәт Фәрит улы – Биектау районы Айбаш урта мәктәбенең тарих укытучысы. Бу дөньяда нинди эш бар – бөтенесен дә булдыра ул. Яхшы укытучы булу өстенә, өйдә телевизор, сәгать, тузан суырткыч кебек әйберләр ватылса, төзәтә дә куя. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль барлыгын белә идем, әтиебезгә йөз төрле һөнәр дә аз безнең.



Без әтигә ике кыз, юк, өч кыз, өченчесе – әниебез. Ул безне бик ярата. Кичләрен безгә әкиятләр, кызыклы хәлләр турында сөйләргә дә вакыт таба.

Әтием минем яшемдә нинди булды икән? Мин әтиемнән шул турыда сөйләвен үтендем, аптыратып бетердем.

– Үскәндә мин бик тик тормас, шук бала идем, – дип сөйли башлады әтием. – Бервакыт дус малайлар белән “сугыш-сугыш” уйнадык. Мин үземне батыр сугышчы итеп хис итәм һәм “дошманнарга” каршы ут ачам. Күрше Минһаҗ абыйларның капка төбендә өелеп торган печән чүмәләсе күземә танк булып күренә. Кулыма зур гына бер таш алам да дошман танкына таба ыргы-там. “Гранатам”, очып барып, танкны туктатасы урынга, күршеләрнең тәрәзәсенә барып бәрелә. Тәрәзә чәлпәрәмә килеп ватылып төшә. Мин бик каты курыктым шул вакытта, бакча артында өелеп торган такталар астына кереп качтым. Кич белән әти килеп тапмаса, кайчанга кадәр такта астында бөгәрләнеп яткан булыр идем, белмим. Әти мине тынычландырды, без икәү тәрәзәгә пыяла куеп кайттык. Мин күршеләрдән гафу үтендем, – дип тәмамлады әти үзенең хикәясен.

Кызык! Мин бит әтиемне бала чагында бик тәртипле, тыныч малай булгандыр дип уйлый идем. Шаянлыгым, шуклыгым белән бәлки мин дә аңа охшаганмындыр?

Без сеңлем белән әтиебезне бик яратабыз. Әниебез кебек үк, ул безгә бик кирәк. Гаиләбезнең ныклы терәге, барыбызга да үрнәк бит ул.

Безнең әти алтын куллы,

Бөтен эшне ярата.

Балта тотса, ут уйната,

Өебезне яңарта.

Хезмәтне бик ярата.

Әти – безгә бик зур терәк,

Ул һәммәбезгә кирәк.!

Безнең әти кебек әти

Бу дөньяда бик сирәк.

Ул безгә бик тә кирәк!

Һәммәбезне яклаучы.

Гаиләбезне саклаучы,



И Ходаем, әтиемне

Гомер буе саклачы!

Ул бит безне яклаучы.

Җәй.

Җәй көнен бик яратам мин,

Тик җәй генә аңламый.

Мин сагынып аны көтәм –

Ул килергә уйламый.

Җәй җиткәч, көннәр җылыткач,

Җир күмелә чәчәккә.

Әни белән бергәләшеп

Без барабыз җиләккә.

Кояш җылы нурын сибә

Әй, рәхәт соң җәй көне!

Минем көткәнне белсен дә,

Җәй тизрәк килсен иде!

Әниләребез.

Безнең әниләребезгә

Алла рәхмәте яусын!

Әниләрнең изгелеге

Гомер буена барсын.

Әни әни булып кала,

Без әнигә бала күк.

Әниләребез алдында

Һәрвакыт тезеңне чүк!

Гомерегез озын булсын,

Гел сәламәт яшәгез.

Нинди авырлык килсә дә

Әниләргә дәшәбез.

Дәү әни.

Барыбызның дәү әнисе

Үзенә бер кадерле.

Безне назлап сөеп кенә

Яратып үстерүче.

Безнең әбиләребез

Авыр заманда үскән.

Аларның сабырлыклары



Хәзер безгә дә күчкән.

Яратабыз сине, әби,

Син безгә бик тә кирәк.

100 гә кадәр яшә әле,

Бездән сиңа шул теләк.

Безнең хәтердә.

Минем бабам – Баһаветдин

Яшьли киткән сугышка.

“Насыйп булса иде,-дигән,-

Кайту шушы тормышка!”

Күпме генә көтсәләр дә,

Хат-хәбәре булмаган.

Минем бабаем сугышта

Бер хәбәрсез югалган.

Әбием ялгызы гына

Нәни улын үстергән,

Укыткан, кеше иткән,

Кайгыга бирешмәгән.

Хәбәрсез югалганнардан

Калмаган каберләр дә.

Юк, югалмаган бабаем,

Ул безнең хәтерләрдә!








sitemap
sitemap