Минем песи



Әти,песи алыйк әле !

Һәммәбез карар идек.

Әгәр дә песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

Әйе,мин дә әтиемә шулай дидем.Чөнки мин песиләрне бик яратам.Алар шундый матур, йомшак, шундый кызыклар.

Миңа да песи баласы алып кайттылар.Аны күргәч,мин бик нык сөендем, куандым. Башта ул кыргый иде- бөтен кешедән куркып ,кресло артына посып торды.Хәтта ашарга да чыгарга курка иде.Ә хәзер без аның белән дуслаштык.Ул безнең белән шаяра да,уйный да.

Песиебез булгач,тычканнар да качып беттеләр.Ул аларның кыштыртаган-нарын саклап кына тора.



Песиемә “Пушок” дип исем куштым.Миңа калса,ул исемен бик ярата. Исемен әйтү белән җырлый — җырлый безнең янга килә.

Безнең песи шат күңелле,

Шаяра, гел тик тормый.

Сезнеке мырлыйдыр, бәлки,

Ә безнең песи җырлый!



(Ә.Бикчәнтәева)

Пушок – шаян һәм акыллы песи.Без аны бик яратабыз.

Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге

Бизи безнең бүлмәне.

Күзләре ялт-йолт итә,

Мыегы җиргә җитә.

(Мәхмүт Хөсәен)








sitemap
sitemap