Минем олы тием



1

Ф.И.О.автора

Ахметова Алия Айдаровна

2

Место учебы

«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем мәктәбе» МББУ

5нче сыйныф

Минем олы әтием.

Минем исемем Алия. Мин Яшел Үзән шәһәрендә яшим. Унберенче мәктәптә, 4 нче сыйныфта укыйм. Мин сезгә дәү әтиебезнеӊ әтисе — олы әтиебез — Нигъмәтҗан улы Галимҗан Әхмәтов турында сөйләргә телим.

Галимҗан бабам 1914 елда туган, Сабантуйлар батыры — көчле көрәшче булган. Сугыш чыкканда олы әтиемә 27 яшь була. 1941 нче елныӊ 25 июнендә ул илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен, сугышка китә. Сугышта 1нче Белорусь фронтында саперлар полкында хезмәт итә.

Аӊа Курск дугасындагы сугыш мәхшәрендә катнашырга туры килә. Каты сугышларда аягы, кулы яраланып госпитальгә эләгә. 4айдан соӊ, яралары төзәлгәч, яӊадан фронтка китә. Бу юлы аӊа Кенигсберг, Польшаны азат итүдә катнашырга туры килә. Шулай халыкларны фашист коллыгыннан азат итә-итә Германиягә кадәр барып җитә. Рейхстагны алуда катнаша. Орден, медальләр белән бүләкләнә. Ләкин олы әтием өчен сугыш Германиядә тәмамланмый әле. Фашист илбасарларын җиӊгәннән соӊ, аларныӊ дивизиясен Ерак Көнчыгышка — Япон самурайларына каршы көрәшкә җибәрәләр. Бу сугыштан да ул җиӊеп, 1947 нче елда исән-сау әйләнеп кайта.

Сугыштан соӊ авылдагы хатын-кызлар, яшүсмер балаларга тормыш бераз җиӊеләя. Ир-егетләрнеӊ исәннәре сугыштан кайтып эшкә керешәләр. Олы әтиебез дә сугыштан соӊ кул кушырып өйдә утырмый. Җиӊ сызганып колхозда эшкә керешә.Әмма 1968 нче елны, сугыш яралары ачылып, ул безнеӊ арабыздан китеп бара.



Менә шундый истәлек –хатирә саклана безнеӊ гаиләбездә.Олы бабам турында миӊа әтием сөйләде, ә әтиемә дәү әтием сөйләгән. Галимҗан бабабыз безнеӊ гаиләбезнеӊ горурлыгы, безнеӊ өчен иӊ «Олы» кеше ул.








sitemap
sitemap