Минем нием



Әнием ,мин сине яратам!

Туган көнеңә матур шигырьләр язам.

Нинди матур бүләк була

Сиңа язам ,әни,сиңа!

Мин әниемне бик яратам.Әни булмаса,мин дә булмас идем.Минем әниемнең исеме Галина.Аңа утыз тугыз яшь.Ул матур,акыллы,яхшы һәм яраткан әнием.Без бергә өй эшләрен эшлибез,шигырьләр һәм хикәяләр язабыз.

Әнием бик оста ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан иң тәмлесе юктыр. Ул һәр кешегә булышырга тырыша. Һәр кеше өчен әни — иң кадерле,иң игелекле кеше. Мин дә әниемне иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше дип шутлыйм.

Әнием янында яшәү бик рәхәт бит.Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булырлар безгә.Озын гомерле булып,безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшә,әнием!



sitemap
sitemap