Минем килчгем-минем кулларда



Минем киләчәгем-минем кулларда

Җирдә бик күп эшләр барда

Һәр эшнең дә була остасы.

Тәнең таза ,дәрт һәм теләк булса

Кирәкмидер эштән куркасы.

Оста кулдан башка йортлар төзеп булмый

Кирәк монда уңган төзүче.

Матур кием әгәр киим дисәң,

Кирәк икән оста тегүче.

Өстәлләрдә ипи тулып тора

Кырда иген иксә игенче.

Ите, сөте,мае мулдан була

Хезмәт куйса әгәр терлекче.

Сау-сәламәт булсын өчен тәннәр

Кирәк безгә яхшы табиб та.

Уңган фельдшер-акушерлар

Көн дә кирәк халыкка.



Хәрбиләрдән башка аяз күкләр

Булмас иде тыныч төннәр дә.

Тәртип сакчылары,уяу полиция

Саклый безне яман күзләрдән.

Кирәк безгә инженерлар,

Аграном һәм сатучы.

Моляр, токарь һәм слесарь

Косманавт, очучы.

Укытмаса әгәр укытучы

Булмас иде белем кешедә.

Белемнән башка берни булмый

Барып чыкмас иде эше дә.

Кайда гына эшләсәң дә

Һәрбер һөнәр мактаулы.

Тырыш хезмәт куйсаң макталырсың

Эшләмәсәң , дөнья-катлаулы.








sitemap
sitemap