Минем яраткан укытучым



Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре, 16нчы мәктәп

11нче А сыйныф укучысы

Мустаев Роман Виталий улы

Укытучы: Гайнетдинова Зөлфия Марс кызы

Минем яраткан укытучым.

Мин аерым бер генә укытучыны яратам дип әйтә алмыйм. Безне укыткан барлык укытучыларны да яратам мин. Аерым бер укытучыны гына сайлап алып яратырга мөмкин түгел.

Шулай да бер уытучыга минем мөнәсәбәтем аеруча. Бу – Багаутдинова Евгения Ислам кызы. Ул безнең физика-математика сыйныфында алгебра һәм геометрия фәннәрен укыта. Ул үз фәнен бик яхшы белә һәм материалны да укучыларга аңлаешлы җиткерә.

Болардан тыш, Евгения Ислам кызы якты кеше. Аның дәресенә ниндидер аерым бер күтәренке кәеф белән киләсең, ә менә теманы яхшы аңлаганга, мәсьәләләрне чишү бик кызык. Мин аңлыйм, дәрес материалын безгә җиткерү бик авыр, ләкин мин яраткан укытучы моны бик җиңел башкара.

Минем уйлавымча, нинди генә укытучы булмасын, ул үзенең укучыларының өлгерешенә шатлана. Әгәр укучысы уңышларга ирешсә, укытучы өчен бу икеләтә шатлык.



Евгения Ислам кызы инде ничә буын укучылар укытып чыгарган һәм шул укучылар аны онытмыйлар, хөрмәт белән искә алалар.Укучыларның рәхмәтле булуы, укытучылар өчен һәрвакыт рәхәт. Без үзебезнең укытучыларны хөрмәт итәргә тиеш, чөнки алар үзләренең көч һәм вакытларын кызганмыйча, сабыр гына безгә белем бирәләр.

Беркем һәм беркайчан да укытучыларны онытырга тиеш түгел, чөнки алар безгә яңа, олы тормышка ишек ачучылар. Барлык уытучыларга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Яраткан укытучым Евгения Ислам кызына аерым зур рәхмәт!








sitemap
sitemap