Мин тынычлык яклы



Мин тынычлык яклы.

Һәр кеше тыныч, якты, матур тормышта яшәргә тели.

Террор, терроризм, террорист — күңелне тетрәндерә торган сүзләр. Терроризмның милләте дә, ватаны да юк. Террористлар бөтен җир шары буенча үзләренең күренмәс пәрәвезен үрәләр. Алар үзләреннән башка беркемгә дә хезмәт итмиләр. Илләрне, өйләрне шартлатып, яндырып, анда баламы, әниме, ярдәмсез карт кешеме үлүен, хәсрәт кичерүен уйламыйлар.

Америкада террористлар игезәк башнясын, Россиядэ метро шартлатып; Сириядә, Турциядә, Чечнядә, Ингушетиядә әле хәзер дә аларның җимергеч эшләре алып барыла.

Бер кеше дә әлеге заман чиренә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Минемчә, әгәр җир шарының бөтен халкы да балаларны яхшылыкка, кеше кайгысын аңларга , ярдәмчел булырга өйрәтсә , бервакытта да сугыш булмас иде.

Мин Әлмәт шәһәре 10нчы мәктәбенең 6В сыйныфында укыйм. Безнең сыйныф бик тату,чөнки монда рус егете, үзбәк кызы, азербайҗан малае бер партада утырып белем ала.

Алар белән уку миңа кызыклы һәм рәхәт. Бала нинди генә милләттән булмасын ул тыныч,матур тормышта яшәп,әти-әнисен күреп, якты көнгә шатланырга тиеш.

Мин – азербайҗан малае. Әлеге шәһәрдә минем әтием, әнием, апаларым, абыйларым тора. Ә кояшлы Грузиядә минем әби-бабайларым яши. Җир шары тыныч булса, җирләр шартлаудан тетрәмәсә,без аларга кунакка кайтып йөрер идек.

Һәр бала тыныч тормышта яшәргә тиеш.



Кечкенәдән аларның начар гадәтләрен кисәтсәләр, якын киләчәктә әлеге куркыныч сүз бөтенләй онытылыр. Бөтен җир шарында бары тик тынычлык яшәр иде.

Без тынычлык яклы !

Әлмәт шәһәре 10 нчы урта мәктәбе

сыйныф укучысы Исмаилов Эльчин.








sitemap
sitemap