Кышкы кн



Кышкы көн

Буран улый, үкерә,

Мөнәвир өйгә керә.

Ай-яй, көчле буран, ди,

Гел күмелгән урам,ди.

Кичкә буран басылды,

Күк йөзе дә ачылды.

Эткә дәште Мөнәвир,

“Әйдә, уйныйбыз”, — ди,- бер.

Уйнадылар бик озак:

Караңгы төн җиткәнче.

Әбиләре урамнан

Алып кереп киткәнче.

Фәридә Нуриәхмәтова








sitemap
sitemap