ПраздникЗолотая Осень на татарском языке



«Алтын көз» бәйрәме



Бәйрәмнең максаты:

Уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр аша балаларны бөртекле культуралар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру;

укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү;

табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: көзге яфраклар, яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре төшерелгән калфаклар, бөртекле үсемлекләрнең рәсеме, дару үләннәре.

Бәйрәм барышы:

1.Бәйрәмнәр турында сөйләшү, аларның әһәмиятен аңлату.

— Кадерле балалар! Сезнең «бәйрәм» дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Сез нинди бәйрәмнәр беләсез? Сез ни өчен бүген матур итеп киенеп килдегез? Бездә нинди бәйрәм? Бу бәйрәм кайчан үткәрелә?

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Алтын көз бәйрәменә.

«Көз» җыры.

1 нче бала.

Саубуллашу өчен генә

Ашыгып килгән кебек,

Үтте җәй…

Юк, ул үтмәде –

Калды күңелгә кереп.

Соңгы чәчәкләре белән

Кинәнә җәйге басу.

Безнең дә әле бу көннәр

Җәй белән саубуллашу.

2 бала.

Август…җирдә Сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак — көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

3 бала.

Алтын – Сары яфраклар

җиргә түшәлгән…

Алтын-сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.

4 бала.

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә -юнь гел сары төстә —

Әллә соң бу алтын аймы?

5 бала.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы икмәк, сый-нигмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

6 бала.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

Арыш, бодайлар белән

Колхоз амбары тула.

Яхшы эшләгәч, уңыш күп

Бар кешедә бай булла.

Җыр «Күрсәт әле, үскәнем»

Күрсәт әле, үскәнем

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай3 очалар.

Күрсәт әле ,үскәнем

Ничек йөри поездлар?

Менә шулай3 йөри поездлар.

Күрсәт әле, үскәнем

Ничек урак уралар?

Күрсәт әле, акыллым,

Ничек куян аталар?

«Көз кызы» керә. Кулында кәрзин.

«Көз кызы»

— Мин «көз кызы», киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш, бодайларым,

Тау-тау булып өелгән,

Алмалы авыр ботаклар

җиргә чаклы иелгән.

Кыз һәм малай (Милли киемнәрдән) «Көз кызын» ипи-тоз белән каршы алалар.

Кыз.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзеңдә,

Күкраләрга терәп кисәр икмәк

һәр табынның тора түрендә.

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир-Анага кадер хөрмәте,

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Малай.

Өстәлдә икмәк,

Ашъяулык япкан,

Тәмле хуш исен

өйгә тараткан.

Икмәк кадерен

Мин яхшы беләм.

үскәч үзем дә

Игенче булам.

7 бала.

Көзге табын –бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын,

Теллем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Капсаң эри авызда,

һәр кисәге бал төсле.

«Көз кызы»

Менә сезгә, балалар, Уңыш бабайдан телеграмма бар. Анда мондый сүзләр язылган:

«Алтын көз» бәйрәме уңаеннан, сезне иген басуына, урманга, бакчага чакырам. Көтеп калам. Уңыш бабагыз.

Велосипедта йөргән кебек хәрәкәтләр ясау һәм җыр башкару.

Велосипедка утырып

Без басуга барабыз.

Анда ниләр үскәнен

Бик тиз белеп кайтабыз.

Бөртекле культуралар белән танышу.

А.к. – Балалар! Бу басуда нәрсә үсә икән?

Арыш.

— Кар астында кыш үткәрәм,

Яшел тунымны киеп,

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек.

Башта буынга сикерәм,

Аннан серкә очырам,

Баш кысам да,

Янып-көеп,

Урганны көтеп торам…

Бодай.

— Буем озынлыгы белән,

Аз калышам арыштан.

Мин әңардан күп уздырам

Уңыш өчен ярышта.

Эшкәртсәләр бөртегем,

бөтен шартын китереп,

минем оннан күмәч пешә,

күбек кебек күпереп.

Тары.

— Солыныкы шикелле үк

Чукларым бар.

Меңарләгән бөртегем бар

Чукларымда.

Суда икегә, сөттә җидегә

Ярылам да,

Алтын сары бөртекләрем

Ботка була.

Карабодай.

— Бал кортлары үбә

Чәчәк керфекләрем…

Тары кебек вак түгел

бөртекләрем,

Соң чәчеләм, иртә кайтам

Басу-кырдан,



Табыннарда мин бик затлы

Ризык булам.

Борчак.

— Сабакларым җиргә ятып

үсә минем,

чәчәкләрем ал-шәмәхә

төстә минем.

Балаларга ошый минем

Яшел чагым.

Карабодай белән һич юк

Охшаш ягым.

Көнбагыш.

Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем итә күзләре.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле йөзләре.

Укытучы яки А.к.

Быел әтиләребез шул үңыш җыеп алдылар. Икмәк булса, җыр да була диләр, җыр булган җирдә оста биюче дә табыла.



Татар бию.

Уңыш бабайдан хат

«Витаминлы дару үләннәре белән танышасыгыз килсә, урманга барырга киңәш итәм. Сезне «җигелгән атлар» көтә.

Түгәрәккә басу «ат» белән урманга «бару». Барганда җырлау.

Көз җиткән, көз җиткән

Сап-сары булган урман.

Тугәрәккә басабыз,

Атлар булып чабабыз.

Тр-р!

А.к.

-Карагыз әле, урманда нинди матур агач үсә икән! Бу нинди агач?

— Балан.

А.к. – Балан! Безгә әйтер сүзең бармы?

Балан.

Суымны эч, авырсаң,

Йөткерсән, я карлыксаң.

Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

хәтта кабыгымнан да.

Балан ашап карау.

А.к. — Әйдәгез, бергәләп, Балан җыеп алабыз. «На горе-то калина» дигән рус халык көенә уен оештырыла.

1. Тау өстендә бер балан,

Тау өстендә бер балан.

(куллар белән күрсәтәләр).

Ай-һай, тау өстендә бер балан

(чүгәләп-чүгәләп кул чәбәклиләр).

2. Баланны сындырганнар

(агачны сындырып алу хәрәкәте).

3. Юлларга ыргытканнар

Ай-һай, юлларга ыргытканнар.

(тәлгәшне өзеп ыргыткан кебек хәрәкәт ясала).

— Урманнардан тагын нәрсәләр җыялар? (мәтрүшкә, үги ана яфрагы, гөлҗимеш, миләш, балан).



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap