Еникине йтелмгн васыять сренд миллт язмышы



Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә милләт язмышы

Әхмәтвәлиева А.Р., Әлмәт шәһәре

18нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы,

Фәнни җитәкче: Шәмсетдинова Г.Я.



Бар уем кичен, көндезен

Сезнең хакта милләтем;

Саулыгың — минем саулык,

Авыруың — минем авыруым.

(Г.Тукай)

Милләт язмышы, аның киләчәге турында борчылып язган әдипләребезнең иҗатын барлаганда, күңелләрне тетрәндерерлек итеп язылган әсәр дип Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен атыйсы килә. Билгеле, шул милләтнең вәкиле булган, шул милләт өчен янып яшәгән бер генә әдип тә бу теманы читләтеп үтми. Ләкин, Әмирхан Еники кебек, гап-гади башкорт карчыгының яшәеше сурәтләнгән кечкенә генә күләмле әсәрдә, милләт өчен борчылуны гаҗәеп тирән мәгънәдә чагылдыра алучы юк дип саныйм.

Бу хезмәтебездә әсәрдә күтәрелгән тел мәсьәләсе, катнаш никах, гореф-гадәтләребезне саклаучы булган авылларның киләчәге, шагыйрь сүзенең бүгенге көндә тоткан урыны турында сүз алып барырга уйлыйбыз.

Туксанынчы елларда татар теле зур күтәрелеш чоры кичерде. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Без аны чын-чынлап дәүләт теленә әверелер дип көткән идек. Ләкин телгә ихтыяҗ булганда гына, башка милләт вәкилләре телне өйрәнә, дәүләт теле итеп саный. Ә без, дала буйлап йөгерүче кылганнар кебек, чайкала-чайкала, үзебез яраклашабыз, вата-җимерә рус телендә сөйләшергә тырышабыз. Ничә дәверләр изелеп, буйсынып яшәгән, чукындыру, кимсетү-хурлауларга дучар булган халыкта милли горурлык хисе, милли аң бик зәгыфь чагыла шул.

Тел язмышы белән бәйле тагын бер мәсьәлә күтәрелә бу әсәрдә. Бу –катнаш никахлар, татар гаиләсенә нинди милләт вәкиле килен булып төшү мәсьәләсе. Суфиянның хатыны Мария Васильевна бөтен балаларына да рус исемнәре бирә. Ә Суфиян балаларын, әбиләренә дәшә алырлык кына булса да, берничә дистә сүз дә өйрәтми. Моңа Акъәбинең йөрәге әрни. Инде берничә буын алышынгач, телебезнең хәле нинди булыр икән соң? Татарча аралашырлармы, татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынырлармы? Әллә инде, Суфиянның олы улы Геннадий кебек, берни аңламыйча, “бабушка”сына җавапсыз калмас өчен генә:

-А, да-да, точно!” — дип баш кагып утырырга калырлармы?

Әсәрдә борчуга сала торган образ дип Шагыйрь образын атарга булыр иде. Ул — ялгыз, көчсез, аның сүзе үтми. Ә бит ул, әбинең балаларыннан аермалы буларак, борынгы йолаларны, уеннарны, туйларның ничек узуын сораштырып калырга ашыга. Аның игътибарыннан Юлкотлы атамасының килеп чыгышы да читтә калмый. “Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Юлкотлы! Юлың котлы булсын, Акъәби!- дип әйтәсе килеп тора,” –ди ул авыру карчык белән бер сөйләшүендә. Заманага ияреп, борынгы атамаларның онытылуы, милләткә, безнең яшәешкә бөтенләй кагылышы булмаган мәгънәсез, колакка ятышсыз исемнәр белән алышынуы, безнең җәмгыятькә дә хас.

Тел һәм милләт яшәсен өчен тагын бер шартның үтәлүе мөһим. Бу- татар авылының тулы куәтенә яшәве. Милли традицияләрне саклаучы урын бит ул авыл. Юкка гынамыни автор, инде әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөз яшәр Миңлебай карт авызыннан: “Аккилен үлмәде ул, китте генә… Китте генә… Кайтыр, насыйп булса, кайтыр… Ә син учагын карый тор, учагын… Учагында ут сүнмәсен…” дигән сүзләрне әйттерә. Язучы милләт учагын саклаучы авылларыбызның киләчәгенә, аларның ныгып, зураеп китәчәгенә ишарә итә. Димәк, бүгенге көндә авылның матди һәм рухи халәте турында дәүләткүләм кайгырту булырга тиеш. Авылларның милли йөзен саклау юнәлешендә зур күләмле милли проект булырга һәм ул яхшы итеп финансланырга тиеш.

Үзен чын мөселман дип санаган һәр кешенең “мәңгелек йортка, Ходай хозурына күчү” темасын да читләтеп үтми автор. Кәфенлеге авылда онытылып калгач та, шәһәрдә үлем түшәгендә ятканда да, карчык, берничә мәртәбә, үзен мөселманча күмүләрен сорап карый, ләкин балалары аны ишетми- “заманча” гына җыештыралар.

Мөселман зиратының аяныч хәлдә икәнлеге дә Акъәби авызыннан әйтелә.

Зират ул — кешеләрнең дөньяга, яшәешкә мөнәсәбәтен чагылдырган урын. Юкка гынамы, милләтнең чын йөзен күрәсең килсә, зиратларын барып кара, дип әйтәләр. Акъәбинең балалары кыйммәтле машиналарда йөрсәләр дә, әтиләренең каберен зиярат кылу түгел, хәтта таш кую кирәк дип тә уйлап карамыйлар. Әниләренең биек тау башындагы кабере дә тиздән онытылачагы көн кебек ачык.

Әсәрдән аермалы буларак, хәзерге вакытта динебез күтәрелеш чоры кичерә. Шуңа бәйле рәвештә, мөселман зиратларына да игътибар артты: тирә-ягы чистартылган, буялган, бөтен җирдә пөхтәлек хөкем сөрә.

Билгеле, җәмгыять һәрвакыт үсеш-үзгәрештә яши. Яңа техника, яңа төшенчәләр артыннан куып җитәрлек түгел. Дала буйлап йөгерүче кылганнар кебек, без дә, әле бер якка, әле икенче якка ташланабыз. Милли йөзебезне югалтудан да курыкмыйча, борынгы тарихи биналарыбызны таптап -җимереп, башкалабыз Казанны Универсиадага әзерлибез…Дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыелган халыкны цивилизация үрнәкләре белән шаккаттырмакчы булабыз…Ярыша-ярыша инглиз телен өйрәнәбез, элмә такталарны, урам атамаларын инглизчә язабыз…

Ә бит үзебезнең милли телебездә, милли киемнәребезне киеп, милли ашларыбызны тәкъдим итсәк, күпгасырлык тарихыбызны чагылдырган биналарны күрсәтә алсак, Акъәбинең балалары кылган ялгышны кабатламас идек. Телебездән, динебездән аерылган мескен халык булып күренмәс идек. Күрә торып, телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, димәк, милләтебезнең юкка чыгуына үзебез үк юл куябыз дигән сүз.

Әдәбият

Еники Ә. Әсәрләр: Биш томда — Казан: Татар.кит. нәшр.- 2000;

Закирҗанов Ә.М. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту.—Казан: Мәгариф,2001;

Мусин Ф.М. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11нче с-фы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен).—Казан: Мәгариф,2012.








sitemap
sitemap