Еллар аша миа Тукай дш



«Еллар аша миңа Тукай дәшә» бәйгесенә.

Сабый чагымнан әнием мине “Туган тел” җырын көйләп тирбәткән. Энемне дә шул җыр белән юатты. Кечкенәдән күңелемә үтеп кергән бу моң, бу сүзләр әле дә хәтеремдә. Габдулла Тукай белән мин әнә шулай таныштым. Аннары мин “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык әкияте”н укып сөендем.

“Су анасы” әкиятен укыгач, мин чын-чынлап Су анасы барлыгына ышанган идем. Аннары, әнием аңлаткач кына, су буена төшәргә, су коенырга курыкмый башладым. “Су анасы” әкиятеннән тыш, Г.Тукайның тагын бер әкиятен бик яратам мин. Бу –“ Шүрәле” әкияте. Аны укыганда Кырлай авылының табигате, Шүрәле яши торган куе урманнары, киң кырлары күз алдына килеп баса. Әкиятне яхшылап укып чыккач, татар әдәбияты дәресендә Шүрәле рәсемен ясадык. Мин Шүрәлене шундый куркыныч, ямь- сез итеп күз алдына китерәм. Шуңа күрә мин аны шулай ясадым да. Борыны кәп-кәкре, бармаклары озын, нечкә, маңгай уртасында мөгезе бар. Нәкъ Тукай әкиятендәге кебек.

Аннан укытучы апа безгә “Шүрәле” образының башка бер халык фольклорында да, әдәбиятында юк икәнен сөйләде. Шулай ук, “Шүрәле” әкиятенең Берлинда “Бертуган” нәшриятында нимес телендә басылып чыгуын, бөек шагыйребезнең үзе, иҗаты турында Вайсбаден каласында яшәүче филология докторы Ферена апа Фликк бик зур бәя бирүен белдек.

Быел Г.Тукайның олы бәйрәме. Аңа-125 ел. Бәйрәмгә без ныгытып әзерләндек., шигырьләр ятладык, инсценировкалар куйдык. Тукай агаебызның бәйрәме безнең өчен дә зур бәйрәм. Юбилеең белән сине, Тукай бабабыз!

Эльвина Ганиева.

Зәй шәһәре, 7 нче мәктәп.

7 нче сыйныф.



sitemap
sitemap