Дустыма



Дустыма

Кичер, дустым, авыр минутыңда

Ярдәм кулы суза алмадым.

Өзлеп, сагнып мине чакырганда

Яннарыңа бара алмадым.

Бүген килдем сиңа, сагнып килдем.

Мине каршыларга чыгасың.

Чыгасың да миңа шат елмаеп,

Йомшак кулларыңны сузасың.

Мин шатланам елмаюың күреп,

Нурлар чәчеп балкый йөзләрең.

Яшел болындагы чәчәк сыман

Балкып тора зәңгәр күзләрең.

Хәтеремдә кулга-кул тотынып,

Яшел болыннарда йөрүләр.



Көзләр җиткәч, кулга чәчәк тотып,

Мәктәп бусагасын үтүләр.

Онытылмас безнең бергә чаклар

Онытылмас кайда булсак та.

Язллар җитү белән кошлар кайта

Күрешербез әле шул чакта.

Рәмзия Габдуллина 8нче сыйныф укучысы.








sitemap
sitemap