Дорогу уважай-правила дорожного движения соблюдай



Тема: Юлда тормагыз, машина килә!

Максат: Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү; юл хәрәкәте көйләүче хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: “Запорожец”машинасы, “Жигули” машинасы, диңгез рәсеме, светофор төсләре, 3 юл билгесе, жезл,ат, балыклы кәрзин, ятьмә.

Катнашалар: Карт, карчык, алтын балык, 3 юл билгесе булып киенгән укучы, 3 светофор булып киенгән укучы, егет, юл хезмәткәре.

Сәхнә бизәлгән. Бер почмакта — базар, икенче почмакта — диңгез.

Автор: Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда,

Карт белән карчык яшәгәннәр;

Искереп беткән бер землянкада

Нәкъ 33 ел бергә торганнар.

Карчык базарда балык саткан, ди.

(Карчык атын җитәкләп җырлап чыга)

Юлны аркылы чыкканда

Карыймын сулга, уңга

Күрсәм янымда машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

Кушымта: Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс яшел,

Кызылга аяк атламыйм,

Ялтыраса да яшен.

Сары төс кайчак алдата

Аның сүнгәнен көтәм.

Артыннан яшел кабынса

Ашыкмыйм, кыю үтәм.

Кушымта: Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс яшел,

Кызылга аяк атламыйм,

Ялтыраса да яшен.

Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан ашка пешкән.

Юл тәртип ярата, диләр

Шуны чыгармыйм истән.

Кушымта: Светофорлы юлларда

Миңа юлдаш төс яшел,

Кызылга аяк атламыйм,

Ялтыраса да яшен.

Карчык: Балык сатам, балык сатам, кемгә кирәк?



Автор: Карт балык тоткан зур ятьмә белән,

Бервакыт картка диңгез төбеннән

Чыккан ятьмәдә бары тик балчык;

Икенче тапкыр ятьмәсе чыккан

Диңгез үләне белән чорналып;

Өченчесендә бер балык чыккан,

Тик гади түгел, ә алтын балык

(балык бии)

Автор: Шунда балык телгә дә килгән

Картка ялынган…

Балык: “Җибәр син мине,

Җибәрсәң мине диңгезгә кире,

Ни теләсәң дә, бирермен сиңа!”

Карт: “Бар, алтын балык, хәерле юлга!

Бернәрсә дә мин сорамыйм синнән.

Үзеңнең зәңгәр диңгезеңә кит,

Иркендә йөреп, шунда гомер ит!”

Автор: Бу зур хикмәтне баруы белән,

Сөйләп биргән карт, хәйранга калып..

Карт: “Бер балык тоттым бүген мин,

Тик гади түгел, ә алтын балык.

Шунда кеше күк ул телгә килде:

“Җибәр син мине диңгезгә, диде;

Бирермен, диде, теләгән нәрсәң,

Зәңгәр диңгезгә кире җибәрсәң.”

Әйбер сорарга күңел бармады,

Түләүсез генә, җибәрдем аны”.

Карчык: “Юләр син, бигрәк, ахмак, беркатлы!

Һич юк дигәндә сорап син аннан

“Запорожец” аласың калган.

Атыбыз безнең тәмам картайган”.

Автор: Диңгез буена карт тагын барган,

Диңгез аз гына чайкала икән.

Алтын балыкны чакыра башлаган

Балык шунда ук килеп тә җиткән.

Балык: “Ни кирәк сиңа, карткынам минем?”

Карт: “Кызган син мине, алтын балыгым

Бик нык тиргәде мине карчыгым

Мин карт кешегә тынгылык бирми,

“Запорожец” кирәк миңа, ди.

Балык: “Кайгырма,бар, кит хәерле юлга,

“Запорожец” булыр кайтуга.

Карчык “Запорожец” та йөри. Аның янында 3 юл билгесе бии. Карчык ул билгеләргә карамый да. Аннан әби тагын балыгын сата башлый. “Жигули” машинасында бер егет килә дә, әбинең бөтен балыгын алып бетерә.

Автор: Карт тагын барган карчык янына,

“Запорожец” –карчык алдында

Карчык ныграк кыздырган картны:

Карчык: “Юләр син, бигрәк, ахмак, беркатлы!

“Запорожец”алып кайткансың

“Запорожец”та күпме файда соң?

Бар, юләр, тагын балыкка баш и,

Бу юлы инде сора “Жигули”

Автор: Диңгез буена карт тагын барган

Алтын балыкны чакыра башлаган

Ә балык килеп сораган аннан.

Балык: “Ни кирәк сиңа, карткынам минем?”

Карт: “Кызган син мине, алтын балыгым

Тагын тирги бит мине карчыгым

Мин карт кешегә тынгылык бирми,

“Жигули”сорый, ул явыз карчык.

Балык: “Ярар, тыныч бул,

“Жигули” булыр, бар хәерле юл!”

Автор: Базарга карт кайтып киткән

“Запорожец”ның эзе үк беткән.

Аның урынында инде тора, ди,

Бик матур яңа “Жигули”

Ә карчык, карчык, бик тә үзгәргән:

Йөзе һәм саны танып булмаслык…

Карт белән карчык утырганнар да,

Элдертәләр ди, “Жигули”ларында.

(Әби киенеп чыккан. Карт белән икесе машинада йөриләр. Карчыкның кулында акчасы. Светофорлар җырлый – җырлый бииләр. Алар янында карт белән карчык та бии. Алар светофорга игътибар бирми. )

Кызыл ут: Кызыл ут яна! Кызыл ут!

Әйтерсең лә сезгә ул:

“Юлны чыкмый торыгыз”-ди,

Үтенечем сезгә шул!”

Сары ут: Сары ут яна! Сары ут!

Гуя әйтә сезгә ул:

“Сак булыгыз, кисәтүем

Булсачы иде кабул!”

Яшел ут: Яшел ут яна! Яшел ут!

Гуя әйтә сезгә ул:

“Ашыкмыйча чыгыгыз,ди,

Һәркемгә хәерле юл!”

Алар биеп бетергәч, юл хәрәкәте хезмәткәре керә, ул карчыкка кисәтү ясый.

Юл хәрәкәте хезмәткәре:Урамнарны күзәтәм,

Үткәннәрне кисәтәм.

Нигә әби карамыйсың,

Светофорны санламыйсың!

Кузгалма! – ди, кызыл ут.

Сабыр! – дия, сары ут.

Ярый! – дия, яшел ут.

Юл кагыйдәләрен бозгач,

Фаҗигалар эшләнә

Мин сиңа кисәтү ясыйм,

Башка алай эшләмә!

Автор: Карчык тагын да кыздырган картны.

Карчык: “Юләр син, бигрәк, ахмак, беркатлы!

Ни дип сорадың аннан “Жигули”

Бар, тагын аңа баш иеп сөйлә:

Юл билгеләренә игътибар итми,

Светофорга карамый гына

Йөрисем килә….

Кирәкми миңа бу “Жигули”

Туйдым мин моннан

Яңа “Мерседес” сора син аннан…

Карт: Нишләвең инде, монысы карчык

Алай урамда йөреп булмый бит…

Карчык: Ничек кыясың тарткалашырга

Мужик башыңнан минем каршымда?

Юньләп әйткәндә тизрәк барып кал,

Юкса якалап алып барырлар!

Автор: Диңгез буена карт тагын барган,

Диңгез аз гына чайкала икән.

Алтын балыкны чакыра башлаган

Балык шунда ук килеп тә җиткән.

Балык: “Ни кирәк сиңа, карткынам минем?”

Карт: “Кызган син мине, алтын балыгым!

Тагын тирги бит мине карчыгым

Мин карт кешегә тынгылык бирми,

“Мерседес” сорый, ул явыз карчык.

Юл билгеләре, светофорга

Карамый гына йөрисе килә.

Балык: Алай булмый бит, карткынам минем

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәсә,

Гомере белән хушлашырга,

Туры килер карчыгыңа.

Мин теләмим, ялгыз калуыңны синең!

Автор : Шулай дигән дә балык моңа

Күрсәтеп аңа койрыгын гына,

Диңгез төбенә чумган да киткән.

Карт шунда аны бик озак көткән.

Чыкмагач, барган карчык янына,

Карчыгы шунда утыра карап,

Янында аның — картайган аты,

Ул аны сыпыра, ярата икән,

Шулай күңелен юата икән.

Карт: Әй, карчык, карчык,

Бик тә явыз син!

Комсыз булганга

Коры калдың син!

Аннан барасы да бииләр.








sitemap
sitemap