Конкурсная творческая работа сказка об истории родного села Сукаеш авылы кияте на тата



Сукаеш авылы әкияте .

(чын әкият)

Борын-борын заманда,әбиең дә,бабаң да бу дөньяга тумаганда,әтиең дә,әниең дә бу дөньяга килмәгәндә,син дә,мин дә булмаганда бик куе,калын урман булган ,ди.Ул урманда җиләк,гөмбә,чикләвек,аю,бүре,төлкеләр күп булган.Шул урманны икегә бүлеп,бик матур,тирән,көмеш сулы елга челтерәп аккан.Курай елга дип атаганнар ул елганы. Аңа мең төрле көмеш сулы чишмәләр кушылганга күрә,ул бик серле генә шаулап ага икән.Көннәрдән бер көнне бу елга буена бер егет белән кыз килеп чыккан,имеш.Алар шунда ук бер-берсенә гашыйк булганнар,ди.Өйләнешеп,матур гаилә корганнар,берсеннән -берсе матур,акыллы уллар,кызлар үстергәннәр.

Ә Курай елга ага да ага ди.Бу елга суында коенган,аның суын эчкән һәр кеше шундый матур,чибәр,сылу,батырга әверелә икән.Әлеге елга гади генә елга түгел.Аның төбендә ком да,таш та юк,ә алтын-көмеш түшәлгән,ди,имеш.Елга суында алтын-көмеш балыклар гына йөзеп йөри икән,ди.

Бу тылсымлы елга турында башка җирләрдә яшәүчеләр дә ишетеп алганнар.Байлык күзләрен кыздырган бит боларның.Байтирәк белән Биктимер атлы ике кеше килеп,төнлә белән,беркем дә күрмәгәндә,суга чумып-чумып,елга төбеннән, хәлдән тайганчы,алтын-көмеш тәңкәләрне алып чыгалар да капчыкларга тутыралар икән.Алар шулай әллә-ничә капчык алтын-көмеш тәңкәләр җыйганнар.Бу ике комсызга һаман җитми икән,туктый алмыйлар ди болар алтын-көмеш җыюдан.Берзаман,карасалар-елганың суы сизелерлек булып кими башлаган,ди.Куркуга калганнар бу ике комсыз,туктап та караганнар алтын-көмеш җыюдан.Тик Курай елганың суы кимүдән барыбер туктамаган.Таң атуга елга урынында тирән чокыр гына калган.Елга төбендәге алтын-көмеш тә бөтенләй юкка чыккан,ди.

Кояш чыгуга авыл халкы,бу хәлне ишетеп,елга кырыена килгән,бу хәлне күреп,исләре киткән.Бар кеше хафага төшкән,бик кайгырганнар .Эчәр суыбыз,шифалы елгабыз юкка чыкты,хәзер ничек яшәрбез,дип ,бик нык елашканнар,ди.Кешеләрнең күз яшьләреннән күлләр хасил булган.Ләкин бу күлләр генә елга өчен бик аз булган,ди.Байтирәк белән Биктимернең җыйган алтыннарын кире елга урынына бушатып та караганнар,тик елга кире барлыкка килмәгән.

Тагын бер-бер начарлык кылмасыннар дип,теге ике комсызны тимер читлеккә бикләп куялар.Алар бу эшләренә бик үкенгәннәр,ди.Ләкин,терсәк якын да бит,тик тешләп булмый.

Эчәр сулары да калмагач,Курай елга халкы чит җирләргә,чишмә булган урыннарга күчеп китә башлаган.Ерак та түгел,берничә генә чакрым ераклыкта,табигатьнең бик матур урынында,чокырлы урында челтерәп кенә ике чишмә ага икән.Берсенең суы чәйгә бик яхшы.Шуның өчен аңа “Чәй чишмәсе” дип исем дә биргәннәр,ди.Икенчесе тагын да мулрак сулы булган.Тагын да күп булып аксын,үткән-сүткән юлчылар да шифалы суын эчә алсын дип,чишмәгә агачтан зур улак та ясап куйганнар.Шуннан соң бу чишмәнең исеме дә “Алты улак чишмә” се булып калган,ди.Бу ике чишмәнең суы да бик шифалы,тәнгә сихәт бирә торган,Курай елга суы шикелле көмеш,тәмле булган,ди.Әлеге чишмә суларын эчкәнгә күрә,бу авыл кешеләре бик эшчән,егетләре баһадир,кызлары бик чибәр,сылу,олы кешеләре дә бик зирәк,акыллы икән,ди.

Ике чишмәнең суы бер дә туктамыйча ага да ага,икенче елгаларга суын коя икән,ди.Ә чишмә буена урнашкан яңа авылга шуңа күрә Сукаеш дигән бик матур исем дә кушканнар.Ә чишмәләре һаман да бар микән дип сорасагыз-бар,алар исән.Бу матур чишмәләр буенда сыерчыклар,сандугачлар,тургайлар сайрый.Алар,ел саен җылы яклардан кайтып,чишмә буендагы талларда оя корып,бала чыгаралар.Чишмә суыннан барлыкка килгән кечкенә инештә кыр казлары,кыр үрдәкләре,торналар туктап,хәл җыя,чишмәнең саф,көмеш суын эчеп,ял итеп ала.Ә бер ялгыз челән чишмә буеннан гел китми икән.Кешеләр бу кошларны бер дә рәнҗетмиләр,куркытмыйлар,ди.Юлчылар ял итеп китә алсын өчен урын да ясап куйганнар икән,ди.



Чишмәләр дә,әлеге Сукаеш авылы хәзер дә бар икән.Авыл һаман зурайганнан зурая барганга,аның исемен Зур Сукаеш дип кенә үзгәрткәннәр .Авылның хәзерге кешеләре тирә-юндәге кешеләрдән хезмәт яратулары,егетләре батыр,кыю.кызлары уңган,чибәр,сылу ,балалары гел яхшы билгеләргә укулары,тәртипле булулары,әти-әниләренең сүзләрен тыңлаулары белән аерылып торалар икән.Ышанмасагыз-үзегез килеп күрегез.Мин үзем күрдем,ул авылда кунак булдым.Урманында җиләк,гөмбә җыйдым.Зур Сукаеш авылы кешеләре мине тәмле,шифалы “Чәй чишмә” се суы белән чәй эчерттеләр.

Чынлап әйтәм,ишетү-бер хәл,үзең бер күрүгә ни җитә!

Шәяхмәтова Лилия Рамил кызы,3 сыйныф укучысы, Азнакай районы Зур Сукаеш авылы төп гомуми белем мәктәбе. Сыйныф җитәкчесе:Фәрхетдинова Ландыш Мирхәтим кызы,1 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.








sitemap
sitemap