Кояш Тимбикова иаты буйлап



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯР ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕ

«ФӘННӘРНЕ ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЧЕ 45нче УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ

МӘКТӘБЕ»

Инша

Кояш Тимбикова иҗаты буйлап

Шафигуллина Айгөл

45нче урта мәктәпнеӊ 6нчы Б сыйныфы укучысы

Укытучы: Шәйхетдинова Галия Габдрәзи кызы



Яр Чаллы

2012 ел

Җирдәге һәр үсемлек яфрак яра, чәчәк ата, җимешен бирә. Боларныӊ һәрберсенеӊ үз вакыты бар. Моны күп еллар буена тупланган тәҗрибәләргә таянып та әйтеп була. Ә менә Кояш Тимбикова турында. бу кыз язучы булыр дип, тәгаен генә әйтә алдылар микән? Чөнки аныӊ әтисе Закир абый – математик, әнисе Сания апа – тел-әдәбиятчы була. Үз вакытында Ленин орденына лаек булган мөхтәрәм кешеләр гаиләсендә тәрбияләнгән Кояш апа журналистлык юлын сайлый. Әдәбият дөньясына да ул журналистика аша килә. 1961 нче елныӊ гыйнварендә «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыккан «Имтихан» исемле хикәясе аны әдәбият мәйданына алып керә. Бик бәхетле хикәя була «Имтихан». Чөнки аӊа әдәбиятыбыз аксакалы Нәкый ага Исәнбәт уӊай бәя бирә. Яшь автор канатланып киткәндәй була: мондый бәхет һәркем өлешенә дә тими!

«Имтихан» хикәясендә автор кешеләр тормышыныӊ бик мөһим булган проблемасын: намус һәм намуссызлык, гаделлек һәм ялган мәсьәләләрен күтәргән вакыйгаларны тасвирлый. Шушы зур, әһәмиятле тема Кояш Тимбикованыӊ барлык әсәрләрендә дә яӊгыраш таба.

Кояш Тимбикованыӊ 1961-1971нче елларда иҗат иткән әсәрләре – «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964), «Зәӊгәр күлмәк» (1969), «Инешләр Иделгә коя» (1971) исемле җыентыклары – аныӊ беренче иҗат тәҗрибәләре булып тора. Язучыныӊ шуннан соӊгы иҗаты сәнгатьчелеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә.

Җитмешенче елларда язылган «Синеӊ өчен» повесте (1971), «Якты йолдыз» исемле документаль повесте (1973), «Кара юрга» әсәре (1975), «Кайгы белән шатлык янәшә» җыентыгы (1979) Кояш Тимбикованы осталык үрләренә алып менгән әсәрләреннән санала.

Минем «Кайгы белән шатлык янәшә» җыентыгы турында аерым язасым килә. Бу җыентыкка кергән «Агым уртасында» әсәре бүген мин яшәгән Яр Чаллы шәһәренә һәм 1970нче елларда дөньяны шаулаткан Кама автомобиль заводы төзелешенә багышланган. Кояш Тимбикова КамАЗ төзелешенә үзенеӊ мөнәсәбәтен шушы әсәре аша белдергән. Әсәрдә үсмер кызлар язмышы сурәтләнә. Урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Зөһрә Алмаева институтка керү имтиханында икеле алып, тәмам аптырашта кала. Юк, ул берүзе түгел. Аныӊ әти-әнисе дә, яраткан укытучылары да, дус кызлары да бар. Ләкин бу очракта алар Зөһрәгә берничек тә ярдәм итә алмыйлар.

Инде нишләргә? Кемнән киӊәш сорарга? Кая барып егылырга? Зөһрә юллар чатында япа-ялгызы кала. Ләкин һич уйламаган кешеләр аӊа ярдәм кулы сузалар. Болар – зур төзелешкә катнашырга дип, илнеӊ төрле ягыннан Яр Чаллыга җыелган яшьтәшләре була. Алар Зөһрәне олы юлга алып чыгалар, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр. Шуӊа күрә дә укучылар бу повестьны бик тиз үз итәләр.

КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен Кояш Тимбиковага – «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе бирелә.

Сиксәненче еллардагы иҗатында язучы авылныӊ хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын- кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндерә. «Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут», «Тәӊкәле тау», «Ярлар биек» һәм башка әсәрләре шушы елларда иҗат ителә. Алар Кояш Тимбиковага зур уӊыш китерә. Тормыш чынлыгын сизгер тоемлап, аны үз йөрәге аша үткәреп, үзенчәлекле образларда гәүдәләндерә ала ул. Аныӊ төп кораллы – теленеӊ халыкчан булуы.

Соӊгы елларда илдә зур үзгәрешләр булып, язучыларга тулы сүз иреге бирелә. Кояш Тимбикова да бу үзгәрешләрдән читтә калмый. Тулы сүз иреге бирелү язучыныӊ иҗатына да өр-яӊа сулыш өрә. «Табылдык хатлар сере» повесты — шундый әсәрләренеӊ берсе. Повестьныӊ үзәгендә –татар хатыныныӊ мөшкел хәле һәм шуныӊ сәбәпләре бирелгән, образлар ахырынача ачыкланып сурәтләнгән. Шуӊа күрә дә бу әсәр укучыга нык тәэсир итә, мавыктыра, уйга сала.

Кояш Тимбикова геройлары арасында кемнәр генә юк: игенче-механизатор, терлекче, студент, археолог, укытучы, эшче-төзүче… Язучы геройлары язмышындагы аерым моментларны тотып ала да сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Тормыш ямен, гомер матурлыгын мактый. Ә тормышныӊ төп яме – кешеләр. Күркәм кешеләргә ул тирән мәхәббәтен саклый, ә тскәре типларны аяусыз камчылый. Сизгер, ярдәмчел, гадел, эзлекле, төпле фикергә ия булган героиняларында авторныӊ үзенә дә хас булган байтак сыйфатлар бар.

«Татар хатыннарына әллә ни кирәкми бит. Алар азын – күп, югын – бар итеп кабул кыларга өйрәнеп үскәннәр. Олуг хезмәтләренә кечкенә генә игътибар булса, аена-елына бер якты караш төшсә, меӊ эшләренә бер рәхмәт ишетсәләр, и-и, шатлыклары эчләренә сыймас иде аларныӊ. Татар әниләре, кызлары, әбиләре – былбыллар алар. Аларныӊ кунып сайрар таллары – сез, укучыларым. Бер-беребезне хупласак кына моӊарчы сакланып калган затлы атыбыз исән-имин калыр. Югыйсә татар хатыныныӊ җаны да чуерташтан коелмаган , ул да бәллүр кебек уалырга гына тора бит. Бирегез көч. дәртебезгә аз гына дәрман өстәгез, ул бәллүрне сакларга куәт бирегез! – дип яза Кояш Тимбикова татар хатыннары турында үзенеӊ уйлануларында.

Кояш Тимбикова турында Ф.Хуҗахмәт : «Исеме — Кояш, яктырта да, җылыта да», — дип язган. Әйе, Кояш Тимбикова яктырта да. җылыта да. уйландыра да, моӊландыра да, шатландыра да, хәтта көлдерә дә. Моны аныӊ кырык елга сузылган иҗат гомерендә язылган очерк, хикәя һәм повестьлары дәлилли. Аныӊ аерым әсәрләре татар телендә генә түгел, ә рус, украин, беларус, кыргыз, латыш һәм башка телләрдә дә дөнья күрә.

Бүген Кояш Тимбикованыӊ рәсеменә карап: «Яратабыз без сине, Кояш апа! Яратабыз синеӊ әсәрләреӊне! – дип әйтәсе килә.








sitemap
sitemap